Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейның дәү әнисе Сабада яши

Байлар Сабасында җырчы Элвин Грей псевдонимы белән чыгыш ясаучы Радик Юльякшинның туганы яши икән, дигән хәбәрне ишеткәч, сабалылардан сорашасы иттем. "Бездә бер башкорт апае бар, шулдыр ул",– диде бер танышым. "Татар-информ" хәбәрчесе танылган җырчының Сабадагы дәү әнисен эзләп тапты!

news_top_970_100
Элвин Грейның дәү әнисе Сабада яши

Эзләнүләр мине Рәхимә апа Вәлиуллина яши торган йортка алып килде. Апа мине татар-башкорт халкына хас ачык йөзе белән каршы алды.

– Башкорт-татарлар алар һәрберсе бер-берсенә дус һәм туган бит. Сабага Элвин Грей килә дигәч тә, "башкорт егете" дип йөгереп бардым. Шул вакытта гына таныштым, аннан өйгә алып кайттым. Сөйләшеп утырдык, әти-әнисе турында сөйләде. Сез дә шундый минем әсәемә охшагансыгыз, минем әсәем дә, сезнең сымак йомшак, халыкчан, диде. Әтисенең фаҗигале үлеме турында сөйләде. Мина аңа үземнең китап язуым турында әйттем. Шунда ул, их, минем әти турында берәр җыр язасым килә, диде.

Алар шушы сәкегә җыелышып яттылар да, йоклап киттеләр. Карап торам, и, шушы балаларның әти-әниләре дә балалар кайда йөри микән, дип кайгырадыр инде. Артистларны җиңел генә акча эшли диләр, ничек җиңел булсын, менә төнлә кайттылар да, иртәгесен таң белән тагын юлга кузгалырга кирәк, дип кызганып карап тордым.

Шуннан аш бүлмәсенә чыктым да, уйга калдым. Бу бит бөркет, Урал бөркете, шулкадәр кыенлык белән үзе күтәрелә, дим үз-үземә. Бәлки, татар халкы белмәйдер, бөркет балалары алар кыш уртасында салкында туалар. Аларны әсә-атасы шулкадәр яратып, иркәләп үстерә. Әмма очарга өйрәнгән вакытта атасы балаларын оядан төртеп төшерә һәм кире алып менә. Тагын төртеп төшерә, тагын алып менә, шул рәвешле очарга өйрәтә. Мин дә Радикны бөркет баласына тиңләдем дә, һавага язып куйган сымак, үзеннән үзе җырның сүзләрен укый башладым. Йөгереп кереп Радикны уяттым, әмма ул торуга шигырьнең сүзләрен оныттым. Безнең беренче очрашу менә шулай булды, – дип сөйли Рәхимә апа.

Радик Юльякшин Сабалардан нигә курыккан?

– Сабалылардан бик курыккан ул. Исеме Байлар Сабасы булгач, монда гел байлар яшидер, концертка килмәсләр инде, дип уйлаган. Ә аны тамашачы Мәскәүдән кайтканын өч сәгать буе көтеп утырды. Шул күрешүдә ул миңа, әйдәле, мин сезне өләсәем дип әйтәм, диде. Өләсәй ул, әнинең әнисе, ягъни, дәү әнисе була. Мин риза булдым.

– Элвин Грей турында төрле фикерләр ишетергә туры килә. Яратып тыңлаучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Башкортстан кызы, шулай ук мәдәният өчен янып-көеп йөрүче ханым буларак, сез нинди фикердә?

– Бу дөньяда бар кешегә дә ошап булмый бит. Яратканнар, көнләшкәннәр бар. Минем дә аның белән бу турыда сөйләшкәнем бар. Радик улым, син барысын да яратырга тиеш, дим аңа. Әгәр дә көнләшүчеләр булмаса, сиңа бу дөньяда җырлау да кызык булмас иде. Шулай да, Элвин Грейның җырлавын яратучылар, иҗатын хуплаучыларның үлчәве күбрәк. Аны халык ярата. Ул татар-башкорт көйләрен бөтен Рәсәйгә чыгаручы иң беренче егет. Мин шуның өчен Радикны хөрмәт итәм.

– Үзегез Саба якларына ничек килеп чыктыгыз?

– Аллаһы Тәгаләнең амин дигән көненә туры килгәндер, әмма мин моны кечкенә чагымда аңламаганмын. Минем әсәем татар иде, мин иң матур, иң акыллы, иң булган кешене татар дип йөри торган идем. Без алты кыз үстек, биш апаем да башкорт егетләренә кияүгә чыктылар. Мин һәрвакыт татарга чыгам, дия торган идем. Татар егете булмаса, кияүгә чыкмаем, дия торган идем, – дип сөйли Рәхимә апа.

Шулай итеп, Башкортстанның Күгәрчен районы Бикбулат авылында туып-үскән башкорт кызы Рәхимәбулачак тормыш иптәшен татар итеп күзаллый. Төзелеш техникумын тәмамлап, мастер булып эшли башлаган кыз Ташкент шәһәренә китә. Шунда татар егете Сәфәргали белән таныша.

“Җиде айлык Сәфәргалине үги әнисе бозлы суга чумдырып җәберләгән”

Ә Сәфәргали абыйның балачагы күңелләрне тетрәндерерлек... Вәлиуллиннар гаиләсендә биш бала туа. Әниләре район үзәгенә бала акчасы алырга киткән җирдән кире әйләнеп кайтмый. Февральнең көчле буранында адашып үлә. Биш бала белән тол калган Насыйбулла ачы хәсрәткә түзә алмый, үз-үзенә кул салырга ниятли. Туганнары бу адымыннан коткарып кала һәм күрше авылдан ялгыз хатын белән таныштыралар. Озын-озак уйлап торырга вакыт юк, берсеннән-берсе кечкенә балаларга әни кирәк. Тол ир белән ялгыз хатын ике атнадан кавышып та куя. 

Насыйбулла акча эшләргә Донбасска шахтага китә. Ә үги әни балаларны җәберләп көн күрә башлый. Иң кечкенәсе җиде айлык Сәфәргалине гел бозлы суга чумдырып алган. Шул сәбәпле сабый җиде айда да башын тота алмый. Балаларны ашатмый, эчертми. Бервакыт хәл белергә күрше авылдан туганнары - 13 яшьлек Әлфинур апасы килә. Ишегалдына кергәч, әрнеп елаган бала тавышын ишетә. Сарайга керсә, үз тизәгенә буялып сарайда яткан сабыйны – Сәфәргалине күреп ала. Кыз, баланы алып, авылга кайтып китә.

Бу хәлләрне белгәч, авыл халкы Насыйбуллага хәбәр җиткерә. Ир гаиләсендәге күңелсезлекләрне кайтып күргәч, үги ананы куып кайтара. Бәхет дияргәме, бәхетсезлекме, нәкъ шул вакытта икенче бер күрше авылда бозау караучы Миңлебикәнең бозаулары үлә. Һәм аңа төрмә яный. Терлекче хатынга: “Әгәр сине төрмәгә утырсалар, балаң ятим калачак. Биш бала белән ятим калган Насыйбуллага кияүгә чык та, үлгән хатынының паспорты белән моннан китегез”, – дип киңәш итәләр аңа. Вәлиуллиннар Донбасска шахтага барып урнаша, соңрак Ташкент якларына китәләр.

– Әтиме, әниме - кайсыныңдыр үги икәнлеген сизә идем. Әмма Миңлебикә әни үгидер дип уйламадым, ул безне яратып үстерде. Әтием мине кыерсытмады да, әмма, яратып та бетермәде. Мин моны соңрак аңладым. 

Ә әнинең үги икәнлеген 13 яшемдә генә белдем. Моны миңа күрше апасы сөйләде. Мин үземне кирәксез итеп тойдым, урманга чыгып качтым да, үзем ясаган шалашта өч көн яттым. Шуннан Миңлебикә әнием килеп: “Улым, мин сине бик яратам”, – диде. Мин аны кысып кочакладым. Без башка бервакытта да бу турыда сөйләшмәдек. Әтием, үләр алдыннан үз янына чакырып, Гайшә әнием турында, аның туңып үлүендә мине гаепләвен, шуңа мине яратып бетермәвен сөйләде. Вафатыннан соң аның каберенә үз кабереннән туфрак алып кайтып салырга васыять әйтеп калдырды, гафу сорады, – дип сөйли Сәфәргали абый. 

– Менә шул васыятьне үтәргә кайткач, Саба якларын ошатып, монда төпләнергә булдык.

70 яшьлек диктор

Рәхимә апа Вәлиуллина “Саба дулкыннары” радиосында һәр атнаның сишәмбе көнендә башкорт телендә “Ирәндек” тапшыруын алып бара. Тапшыруның авторы да, алып баручысы да – 70 яшьлек Рәхимә ханым үзе.

– Микрофон миңа дустым кебек. Һәр тапшыруга ныклап әзерләнәм, өйрәнәм, – ди 70 яшьлек яраткан дикторыбыз. 

Бу тапшырулар башкорт-татар дуслыгын ныгыта. Бәрхет тавышлы дикторның тапшыруларын яратып тыңлыйлар, көтеп алалар. Башкортстанда туып-үскән кыз туган ягыннан еракларда яшәсә дә, Сабада гомер итүе белән горурланып, яратып сөйли.Аның “Көмөш һыулы кесе Эйек буйында” китабында Башкорстанда калган якташларына, авылдашларына булган хөрмәте чагыла.

Сәфәргали абый белән Рәхимә апа өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә оныклар сөеп, тормышка куанып, Сабага килгән башкорт егет-кызларын кунак итеп гомер итәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100