Зөлфәт Зиннуров чәчәк бәяләренә зарлана: «Болар 8 Марттан бирле айнымадылармы әллә?»

Алып баручы Зөлфәт Зиннуров чәчәк кибетенә кереп, бәяләргә хәйран калып йөргән. Аның фикеренчә, чәчәк букетларына бәяләрне артык югары куялар.
«Карагыз инде сез бу чәчәкләрнең бәяләрен! Ярар, монысын мин белмим инде. Ә монысы – хризантема. 2630 тәңкә тора гап-гади хризантема. Бу чәчәкләр 8 Марттан бирле һаман айнымадылармы әллә? Бәяләре дип әйтүем инде. Бигрәк бит! Кара инде, 2900, 2200! 2000 сумнан да очсызрак чәчәк юк. Монысы 2500 сум тора. Бер чәчәк алсаң, 200 тәңкә», – дип, чәчәкләр кибетенә күзәтү ясап, кәнәгатьсезлек белдереп йөргән ул.
Зөлфәт Зиннуров гаиләсенең кичә бәби каршылавы турында хәбәр иткән идек. Аның бертуган сеңлесе өченче тапкыр әни булды, өченче малаен алып кайтты. Чәчәк кибетенә шуңа кагылуы булган икән. Нәтиҗәдә, алып баручы 2370 сумлык чәчәк кәрҗинендә тукталган.
«Менә шундый матур кыз сата. Бәяләр һәрвакыт шундый, дип әйтә. Бу бәяләр әле очсыз, бәйрәмнән соң бәяләре төшкән», – ди ул.
Зөлфәт Зиннуров егетләр сөйгән кызларына бирергә ярата торган зур, йомшак аюларны да күрсәтә. Аларның бәяләре 7 мең сумнан башлана икән.