«Нәрсә белән авырганын белмәдек» – алып баручы Алия Вәлиева 47 яшендә вафат
Шушы көннәрдә искиткеч талантлы алып баручы, Саба кызы Алия Вәлиеваның гүр иясе булуын ишеттек. Якыннары теләге белән «Интертат» Алия Вәлиева турында якты истәлекләр туплады. Алия ханымның рухы шат булсын!

Алия апаны шәхсән белмәсәм дә, якыннары һәм дуслары белән сөйләшкәннән соң, күз алдымда аның идеаль бер образы туды. Аның кебек бөтен яклап та килгән кешеләр бик сирәк була торгандыр ул. Холык-фигыле, артистларны да бер якка алып куярлык талантлары, тегү-чигүгә, аш-суга осталыгы, кылган гамәлләре дисеңме… Бәлки, андый ук уңган булырга да ярамыйдыр бу тормышта...
Алия апа Вәлиева– Саба районы Алан-Елга авылы кызы. Инде ничә еллар тирә-якка бер тамада – алып баручы булып тора. Күпме парларны кавыштыра, гаилә бәйрәмнәренә үзенең күңел җылысын өрә, кәеф күтәренкелеген өсти. Бик тә үзенчәлекле, көчле тавышы белән җырлап, бар халыкны таң калдыра торган була.
Кечкенәдән музыкаль сәләте ярылып яткан кыз, әле мәктәптә укыган вакытында ук, авыл мәдәният йортында эшли башлый. Мәктәпне тәмамлагач, шушы ук мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып урнаша. Бихисап күп җыр бәйгеләрендә җиңүче була. Хәтта, районда узган бер чарада, легендар татар артисты Шәүкәт Биктимеров белән дуэт башкара. Бу чорда Алия апаның Казанга китү, зур җырчы булу теләген чынга ашыру мөмкинлеге дә була. Ләкин ул, яшьлек хисләренә буйсынып, мәхәббәтен сайлый. Ире белән Чиләбе якларына чыгып китә. Кызлары Ания туганнан соң, алар кире туган якларына әйләнеп кайталар. Алия апа күршедәге Шәмәрдән мәдәният йортына гап-гади идән юуучы булып эшкә урнаша һәм тулысынча иҗатка кереп чума. Клуб сәхнәсеннән төшеп тә тормый. Читтән торып Алабуга сәнгать училищесын тәмамлый, тамада буларак популярлаша.
Якыннарын югалтулар белән сыналган елларында Алия апада яман шеш авыруы табыла. Соңгы 5 елын ул мәкерле авыру белән көрәшеп үткәрә. Инде ракны җиңеп, рәхәтләнеп яшим генә дигәндә, бөтенләй башка сәбәп – перитонит белән арабыздан китеп бара…
«Яман шешне җиңгән иде бит инде…»
Алия Вәлиеваның бертуган сеңлесе Алисә Гомәрова:
Без 5 балалы зур гаиләдә туып-үстек. Иң өлкән апаларыбыз – Лилия белән Алия – хәзер гүр ияләре инде. Лилия апабыз моннан 4 ел элек шулай ук яман шеш авыруы белән вафат булды, - диде ул.
2021 елда «Интертат» Алия Вәлиеваның мәрхүм апасы Лилия Әхмәтшина истәлегенә язма әзерләгән иде.
Алия апай белән Лилия апайның яшь аермалары 1 генә яшь. Әти-әни эштә вакытта, бөтен җаваплылыкны үз өсләренә алып, без кечкенәләрне икесе карап үстергәннәр алар. Үзара да бик дус-тату булганнар, язмышлары да охшаш булып чыкты. Хәзер авылыбыз зиратында икесе янәшә яталар.

Фото: © Биш бертуган – Алисә, Рифнур, Лилия, Алия һәм Алинә.
Әтиебез белән әниебез дә бер-бер артлы вафат булдылар безнең. Әле ул вакытта мин кияүдә түгел, абый да өйләнмәгән иде. Аларны озаткан вакытта Алия апай белән Лилия апайны кочаклап: «Мине ташламагыз», – дип елаганым бүгенгедәй исемдә. Алар миңа икесе дә нык терәк булдылар.
Әти-әнидән соң озак та үтми, Лилия апайны да югалттык… Янәшәмдә иң кадерле, иң якын кешем булып, күрше йортта гына яшәүче Алия апам калган иде.
Минем балаларымның ике яклап та әбиләре юк. Берсендә Алия апай белән улымны алырга бакчага килдек тә, 4 яшьлек улым миннән: «Нигә бөтен кешенең әбиләре бар, ә минеке юк?» – дип сорый. Шунда Алия апа аңа: «Әйдә, мин синең әбиең булам, улым», – диде. Ул минем ике балама да әби булды. Алар аңа «әбием» дип эндәштеләр. Кечкенә улыма Алия апаның мәңгегә киткәнен әлегәчә әйтә алмыйм. Көн саен Алия апа янына кич утырырга керә торган идек. Улым хәзер гел: «Нигә әбигә кермибез?» – дип сорый. Балаларым Алия апай янәшәсендә үсте. Яшь, матур әби булды ул алар өчен.
Безнең бер апабыз тумыштан ишетми һәм сөйләшми. Махсус мәктәптә укыды, тормышка да башкачарак карый. Аның белән без башкача аралашабыз. Абый белән сеңел мөнәсәбәтләре шулай ук башка төрле була ул. Ә менә апайлар белән бер җепкә береккән кебек идем мин. Кайвакыт, алга таба ничек яшәргә, дип тә уйлыйм. Алия апай белән дә гел элемтәдә идек. Нинди тәмле әйбер пешерсә дә, чакырып сыйлап, мине кайгыртып, ярдәм итеп торды.
Алия апайның киң күңелле, мәрхәмәтле кеше булуын аны озатырга килгән халыкның күплегеннән дә аңлап була иде. Бу дөньяда ничек яшисең – сине озатулары да шулай була икән ул, – ди Алисә.
Сеңлесе сүзләренчә, Алия апа инде күптән дин юлында булган.
Апай соңгы вакытта намазда булды. Бары тик хәләл форматтагы мәҗлесләр генә алып баруга күчеп беткән иде. Авырган килеш тәравих намазларына йөрде.
Әле күптән түгел генә өендә аш уздырды. Мин гомер буе апайларга сыенып яшәдем бит инде. Үземнең генә аш та үткәргәнем юк. Соңгы ашында: «Алисә, өйрән. Табынга нинди ризык артыннан нәрсә чыга, карап тор. Синең әле аш үткәрәсең була», – диде. Шул сүзләреннән сискәнеп киткән идем, – ди ул.
Алисә апасын хастаханәгә дә үзе озата барган. Апа белән сеңелнең соңгы күрешүләре реанимация ишеге төбендә була…
Кан басымы төшеп беткән апайның аякларына хәтле уып, җылытмакчы булдым… «Алия апай, үз аякларың белән чыгасы», – дип кат-кат әйттем. «Исәнлектә күрешергә язсын, сеңлем», – дип җавап кайтарды. Әле дә күз алдымда тора табибларның апайны алып кереп киткәне.
Мин кайгыларны күп кичереп, үлемнең нәрсә икәнлеген белсәм дә, әлегә Алия апаны югалткан шикелле түгел. Беләм, берәр ай узгач, коточкыч авырлык басачак. Ашларын уздырганда да апай рухына түгел, башка кешегә атап үткәргән шикелле булды. Лилия апай үлгәч, ул минем төшемә еш керә торган иде. Хәзер менә Алия апайның төшкә керүеннән, үлгәнен белүдән куркам. Иртәнге 4ләргә кадәр йокламыйча ятам.
Нинди үкенечле булды үлеме… Әле шушы аш үткәргәндә дә Алия апай: «Кеше кулларына калмасам ярар иде, үземнең киткәнемне үзем белмәсәм ярар иде», – дип теләде. Аллаһы Тәгалә «амин» дигән вакыт булган. Онкология газапларыннан тилмереп китәсе булыр, дип курыкты ул. Ә үзе менә нинди авыру белән китеп барды. Яман шешне җиңгән иде бит инде. Декабрьдә соңгы химиятерапияләрен алган иде. Барлык анализлары тәртиптә булды. 3 март көнне контроль КТ узарга барырга тиеш иде. Шушы перитонит килеп чыкты. Операциясе бик катлаулы булды, наркозны күтәрә алмады. «Йөрәге нык булса, исән кала», – дигәннәр иде табиблар. Шулхәтле химиятерапияләр алган йөрәк ничекләр түзсен инде, – дип сөйләде безгә Алисә.
«Бүген үк кирәк, бүген үк эшлик әле», – дип, ашыга-ашыга эшләде барлык эшләрен дә»
Алия Вәлиеваның кызы Ания Ибраһимова:
Моннан бер ел элек әтиемне җирләгән идек. Инде иң кадерле кешем – әниемне югалту ачысын да татырга туры килде…
Минем әти Чиләбе ягыннан иде. Ул әнинең авылына кунакка кайтып йөри торган булган. Яшьләр шунда танышып, аз гына очрашалар да, әти әнине Чиләбегә алып китә. Әни әтине армиядән дә көтеп ала, аңа язган хатларын әле хәзер дә истәлек итеп саклыйбыз. Чиләбедә яшәгәндә, мин дөньяга киләм. Ләкин, озак та үтми, алар Шәмәрдәнгә күченеп кайталар.

Фото: © Әти-әниемнең яшь чаклары.
Әниемне күңелемдә гомер буе бик көчле, максатларына ирешүчән кеше буларак саклармын. Мәдәният йортында идән юуучы буларак башлаган иде ул үзенең хезмәт юлын. Әкренләп күтәрелде, сәхнәгә дә чыга башлады, костюмер булып та, методист булып та эшләде. Аны алып баручы буларак та халык бик ярата иде.
Бу урында әниемнең тагын бер бөтен йөрәген биреп эшләгән шөгылен искә алмыйча булдыра алмыйм. Әни физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Серле дөнья» дигән түгәрәк алып барды. Балаларны җырларга өйрәтте.
Укучысы Ралинә Вәлитова белән:
Ул сабыйларның әни белән аерым бер мәхәббәт иде. Әле Ралина Вәлитова исемле кыз әнигә багышлап шигырь дә иҗат иткән. Әни аларны төрле бәйгеләргә йөртте, сәхнәгә үзе күтәреп алып чыга иде. Ул балалар аны, химиятерапияләргә йөреп, эшләми башлагач та, шулхәтле сагындылар.

Фото: © «Әни физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Серле дөнья» дигән түгәрәк алып барды».
Әнинең елап, борчылып утырган вакытларын күргәнем булмады. Нинди генә авырлык килмәсен, авызын ерып, «барысы да яхшы булачак» дип килде ул. Әнинең онкология белән авыруын белгәч тә, мин төшенкелеккә бирелдем, әни исә мине тынычландырды. Ә бит барысы да киресенчә булырга тиеш иде. Кайсы җире авыртканын да белдермәде, кәгазьләрен дә күрсәтмәде. Аның бөтен уе мине – баласын борчымау, хәсрәт утына салмау иде.

Фото: © «Бөтен уе мине – баласын борчымау, хәсрәт утына салмау иде әнинең».
Дәваланды, химиятерапияләр алды, гел тикшеренеп торды. Рухы кайчан карама күтәренке булды. Моннан 2-3 ел элек: «Минем матур итеп яшисем килә», – дип, фатирына ремонт ясады. «Әни, дәваланып бет әле, башламый торыйк ремонт эшләрен», – дип әйтеп карадым. «Юк, минем хәзер матур яшисем килә. Хәзер үк ясыйбыз», – дип, ашыга-ашыга эшләтте.
Әниенең үлеме бик үкенечле булды. Йөрәгемдә авыр таш булып тора… Нәрсә белән авырганын белмәдек бит без аның… Үзе гел «миндә кизү – ротовирус» дип ятты. Ашый алмады, косты. «Әйдә, әни, хастаханәгә барабыз», – дип, күпме үгетләдек. «Юк, юк, миндә кизү, берничә көннән үтә дә китә ул», – диде. Хәзер инде, иртәрәк барган булса, операциясе җиңелрәк узган булыр иде, дип үкенәбез. Күршесендәге шәфкать туташы Алсу апа да үгетләп карады. Алсу апа авырган көннәрендә аның янәшәсеннән китмәде. «Юк, бетә, барысы да әйбәт була», – дип, хастаханә турында авызыбызны да ачтырмады. 7 март көнне генә, инде авыртуына түзә алмый башлагач, иртәнге сәгать 3тә хастаханәгә алып киттеләр аны. Ул көнне бик каты томан иде. Ирем Алмаз әкренәя башлагач та: «Чап, Алмаз, 100гә бас», – дигән. Бик каты авыртынгандыр инде…

Фото: © «Күршебез Алсу апа авырган көннәрендә әнинең янәшәсеннән китмәде».
Хастаханәгә баргач белдек: әнидә кизү түгел, перитонит булган икән… Барып җитү белән үк операция ясадылар. Ул 5 сәгать барды. Табиблар белән даими элемтәдә тордык. «Йөрәге нык булса, күтәрәчәк», – дигәннәр иде. Үзебез дә яхшыга өметләндек. Әмма… әни җаным наркоздан уяна алмады. Табиблар үлеменең сәбәбен онкология белән бәйләп аңлаттылар. «Барыбер китәр иде», – диделәр. Әмма бу сүзләргә ышанасы килми. Безне үкенмәсеннәр, үз-үзләрен битәрләмәсеннәр өчен генә әйтәләр сыман…
Әнисез калуымны акылым кабул итә алмый. Әни хастаханәдә ятадыр, тиздән кайтып керер, дип уйлап, шуңа ышанып йөрим. Җидесен уздырырга фатирына килгән идек. Аш үткәргәннән соң өйләрен җыештырып, калган керләрен юып йөрим менә. Кырыгын да зурлап, матур итеп уздырасыбыз килә. Әни үзе дә бик тәмле итеп, мул итеп әзерли торган иде өстәлләрне, – ди Ания.
Алия апа, Ходайга мең шөкер, бердәнбер кызыннан бердәнбер оныгын күрергә, әби булу тәмен татырга, сабыйны рәхәтләнеп яратырга өлгергән.
Безнең улыбыз туганны әни бик көтте… Үзебез дә 5 ел көтеп алган җимешебез ул безнең Алиханыбыз. Улым минем кечкенә чагыма охшаган, нәкъ кечкенә мин инде. «Минем кечкенә Аниям бит ул», – дия-дия юындыра торган иде әни Алиханны. Тапкач та, Алихан берара эче авыртып бик интекте, төннәрен йокламый торган идек. Берсендә, инде чарасызлыктан, әнигә шалтыраттым. Әни, җаныем, иртәнге сәгать 4тә: «Кызым, ятып ал, үзем карыйм баланы», – дип, йөгереп килеп җитте. Үзенә икенче көнне эшкә барасы.

Фото: © «Безнең улыбыз туганны әни бик көтте…»
Алиханны мәчеткә йөртергә, дин белеме бирергә хыялланды. Әни үзе дә инде күптәннән мәчеткә йөри иде. Үләр алдыннан да, рамазан аена кадәр җитешергә кирәк, дия-дия, мәчеткә яңа шторалар тегеп элде. «Бүген үк кирәк, бүген үк эшлик әле», – дип, ашыга-ашыга эшләде барлык эшләрен дә. Икәү бергә барып, мәчетне матурлап киендереп кайткан идек.
Әниебезне үзенең туган авылында, әти-әниләре, Лилия апай янәшәсенә җир куенына иңдердек. «Моның кадәр халык Сабантуйда да җыелмас», – диде хәзрәтебез. Үзе дә ярдәмчел, игелекле кеше булгач, бихисап халыкны җыйды әни хушлашу мәрасименә. Инде рухлары сөенеп ятсын, урыннары җәннәт түрләрендә булса иде, дип телибез.
«Җырлавын ишеткәч, сәхнәләрдән төшмәскә тиешле шәхес икәнлеген аңладык»
Алия Вәлиеваның хезмәттәше, сәхнәдәш дусты Раушания Хаҗиева:
Миңа Алия белән бик озак еллар бергә эшләргә туры килде. Бу вакыт эчендә хезмәттәшләр булып кына калмадык, якын дусларга да әверелдек.
Алия 2007 елда Шәмәрдән мәдәният йортында идән юуучы булып эшли башлады. Мин дә шул вакытта декрет ялыннан эшкә чыктым. Карыйбыз, Алиягә Ходай сәләтне бөтен яклап өеп биргән. Ул декорацияләр, костюмнар әзерләү, җырлау-бию дисеңме. Мәдәният йортында узган концертлардагы сәхнәнең бизәлеше – тулысынча Алиянең фантазиясе иде. Сәхнәне бизәүне мин аңа шулхәтле ышанып тапшыра идем. Әкренләп, без Алияне сәхнәгә чыгара, спектакльләрдә катнаштыра башладык. Кулыннан бөтен эш килә иде. Костюмнарның дизайннарын уйлау, спектакльләргә костюмнар әзерләүне дә аңа йөкләдек.

Фото: © «Алия белән төркем оештырып, тамадалык белән шөгыльләнә башладык».
Ә инде җырлавын ишеткәч, аның сәхнәләрдән төшмәскә тиешле шәхес икәнлеген аңладык. Алия башы-аягы белән мәдәни тормышта кайнап яшәде, өенә йокларга гына кайта торган иде. Соңрак без аның белән төркем оештырып, тамадалык белән шөгыльләнә башладык. 10 елдан артык бергә эшләдек, йөрмәгән районыбыз калмады. Аннан соң мин, «сәхнә яшьлекне ярата» дип, эштән туктадым. Алия шушы юлны дәвам итте. Бәйрәмнәрне алып та барды, җырлады да. Омтылган булса, бәлки, зур сәхнәләрдә балкыр иде. Аның моның өчен ярылып яткан сәләте бар, Хәния Фәрхинеке кебек үзенчәлекле тавыш иясе иде ул.
Җырлаганда да килде-китте җырлар башкармады, гел мәгънәле, эчтәлекле җырлар гына сайлады. Ә ничек халык яратты аны. Ул концертларны алып баручылары... Тамашачыны үзенә җәлеп итә белә иде. Мәдәният йортыбызга шундый кешенең килеп керүе безнең өчен зур табыш булды. Бер гаилә булып, гөрләшеп эшләдек. Шәмәрдән халкы әле дә: «Сәхнәдә сез, сезнең җырларыгыз, юморыгыз җитми. Спектакльләрегезне сагынабыз», – дип исә ала.
Кешелекле иде, ярдәмчел булды. Турысын сөйләде, ялганны яратмый торган иде. Кешенең йөзенә бәреп әйтсә дә, бәреп төшерми. Ничек әйтсә, шулай ук кулын сузып, тартып торгыза...
Бик көчле хатын-кыз иде ул Алия. Эчке бер ныклыгы бар иде. Эчендә ниләр булгандыр, анысы караңгы. Әмма бервакытта да авырлыкларга бирешмәде. «Ильдусовна, булдырабыз бит», – дип кенә торды. Онкология белән бик тырышып көрәште. «Җиңәм мин аны, җиңәм, Ильдусовна», – дип торды», – ди ул.
Раушания Ильдусовна дусты белән соңгы күрешүен дә искә алып сөйләде.
Мин пенсиягә чыккач, Алиягә мәдәният йортыннан китәргә туры килде. Тик ятмыйм дип, кибеткә эшкә кергән иде. Үләренә берничә көн кала, Казаннан кайтышлый, янына кибеткә кереп, сөйләшеп тордык. Оныгы турында сөйләп туя алмады, миңа фотоларын күрсәтте. Сәламәтлегенә зарланмады, хәле әйбәт булын әйтте. Авыл җирлеге башлыгы Алиянең китеп баруын әйтеп шалтыраткач, аяк астымда җир убылгандай булды. «Ничек? Әле 2-3 көн элек кибеттә сөйләшеп тордык бит», – дип кенә әйтә алдым.

Фото: © «Оныгы турында сөйләп туя алмады, миңа фотоларын күрсәтте».
Аллаһы Тәгаләгә дә яхшы кешеләр кирәктер шул. Алияне җирләгән көнне табигать шуның кадәр үзгәреп торды. Җәсәден Казаннан алып кайтканда, ялт иттереп кояш чыкты. Алар тау ягында, шундый матур җирдә торалар. Тау битеннән гөрләвекләр ага башлады. Җирли башлаганда шыбырдап яңгыр яуды. Җирләп бетергәннән соң ап-ак, ябалак-ябалак кар яуды. Шаккаттык без табигатьнең шулай үзгәрүенә. Авылына кайтканына сөенде табигать Алиянең, җирли башлагач, елады…Инде җирләгәннән соң, «тыныч йокла, кызым» дип, ап-ак юрганын япты… – дип сөйләде Раушания Ильдусовна.
«Туры сүзле иде, бер кешедән дә куркып тормады»
Җырчы, баянчы Илфир Искәндәров, Алия Вәлиеваның туганы:
Минем әти белән Алия апаның әнисе бертуганнар иде. Әти ягыннан мин иҗатка кереп киткән кеше булсам, Саимә апа ягыннан – Алия апа. Калганнарыбыз җырларга яратсалар да, сәхнәләргә бик чыкмадылар.
Мәдәният юнәлешендә укуымны тәмамлаганнан соң, Алия апа мине Шәмәрдәнгә, үзе янына эшкә чакырып кайтарды. Бергәләп юбилейлар, бәйрәмнәр эшләп йөрдек. Шуңа да мине күпчелек, Мамадыштан дип түгел, Саба егет дип белә.
Алия апа бик әйбәт кеше булды. Үзе туры сүзле иде, бер кешедән дә куркып тормады. Минем иҗатымны, язган җырларымны да бик яратып тыңлый иде. «Молодец, энем», – дип кенә торды. Үзе дә бик матур тавышлы иде, халык ярата иде үзен. Хәзер генә ул алып баручылар күп. Ә Алия апа бу һөнәргә керешеп киткәндә шундый популяр булды. Мәдәният йортында эшләгәндә дә бик яраттылар инде үзен.
2012 елда мин Cабадан киттем, аннан соң, кызганычка, очрашуларыбыз сирәгәйде. Алия апаның урыны оҗмахта булсын, тыныч йокласын.
«Она подарила мне сердца половинку»
Алия Вәлиевага багышлап, «Серле дөнья» түгәрәгенә йөргән укучысы Ралинә Вәлитова язган шигырь:
Я помню всё,
Сияющие глаза и лучезарную улыбку.
Я помню всё,
Как она учила петь, и ни разу не ругала за ошибку.
Я помню всё,
Как мы гуляли, и ловили смешинку.
Я помню всё,
Как 10 лет назад, она подарила мне сердца половинку.
Но совсем недавно, Всевышний забрал её на небеса,
И отныне, она будет солнцем для меня.
Надеюсь простит, ведь сейчас по щеке течёт слеза,
Однако, знаете, я лишь хочу, чтобы в раю была её ангельская душа.
Алия Вәлиеваның гаиләсе, якыннары, дусларының кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен. Якын кешегезнең урыны җәннәтнең түрләрендә булсын!