Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хаҗга килгән кебек килдем»: XIII республикакүләм ифтар – горурлык та, оят та, гыйбрәт тә

Кичә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIII Республикакүләм ифтары булганын, анда килүче кайбер халыкның ач калып кайтып киткәненә дә хәбәрдарсыздыр. Хәер, кем әйтмешли, туй үпкәсез булмый! Шуңа күрә бәйнә-бәйнә күзәтү ясыйк әле шундый зур дәрәҗәле мәҗлескә.

news_top_970_100
«Хаҗга килгән кебек килдем»: XIII республикакүләм ифтар – горурлык та, оят та, гыйбрәт тә
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кичә «Казан Экспо»га инде иртәнге сәгатьләрдән үк республика районнарыннан имамнар, абыстайлар килә башлаган иде: биредә башта Татарстан Диния нәзарәте корылтае, ә аннан соң республикакүләм ифтар ниятләнгән иде. Корылтайдан алып ифтарга кадәр халык фойедагы күпсанлы күргәзмәләр, хәләл маркет нокталары белән танышты.

Ифтарга килүчеләрне мөселманнарның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларына ярдәм итүгә багышланган зур экспозиция каршы алды. Моннан тыш, кунаклар Диния нәзарәтенең, шулай ук ТР Мәдәни мирасны саклау комитетының тарихи мөселман биналарын саклау өлкәсендәге казанышлары күргәзмәсен карадылар.

Һәр журналистның соравына ТР мөфтие ярдәмчесе Резеда Закирова тулы җаваплар бирде.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

16.45 сәгатьтә 13 мең кеше белән җәмәгать намазы уку өчен җиһазландырылачак 2 нче павильонда мәдәни программа башланды. Биредә танылган татар хәзрәтләренең рамазан ае фазыйләтләренә һәм Ватанга мәхәббәт турында вәгазьләрен һәм мөнәҗәтләр тыңларга мөмкин иде. Ифтардагы халык арасында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та бар иде.

Фото: © «Татар-ифнорм», Салават Камалетдинов

Ифтар төрле буын һәм дәрәҗә халкын берләштерде

Әлбәттә, ифтар мәҗлесе алдыннан фойедагы ак яулыклы әбиләребез янына барып исәнләшмичә булдыралмадым. Кукмара районының Адай авылында яшәүче, озак еллар алмый-талмый фермада эшләгән, хәзерге көнне хаклы ялдагы хезмәт ветераны Фәнүзә апа Миңнегалиева:

Бу ифтарга хаҗга барган шикелле килдем, энем. Шундый яхшы, күңелле хисләр белән. Бар дөньяга тазалык-саулык, исәнлек телим. Алга таба да ислам дине юлында булырга язсын иде. Авылыбыз мәчетендә дә көн саен ифтарлар үтә, тәрәвихларны бергәләп укыйбыз. Төрле буын халкы бездә йөри. Әлбәттә, авыл бәләкәй генә. Әмма күңелне шул сөендерә, ифтар ашының туктаганы юк. Киләчәктә ил-дәүләтләргә тынычлык һәм иминлек насыйп булсын. Бар милләтләр дуслашсын, – дип бәян итте Фәнүзә апа.

Әйтергә кирәк, күп кенә район-җирлекләрдән автобуслар белән килүче мөселман кардәшләребез дә булды. Бу очракта исә район башлыкларының оештыру эшләренә, муниципалитеттагы дини оешмаларга карата булган хәерхаһлы мөнәсәбәтләрен дә билгеләү дөрес булыр. Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин:

Рамазан шәриф ае безнең Кайбыч якларында бик күркәм бара. Чөнки бөтен мөселман авылларыбызда ифтар ашлары үткәрәбез. Аллага шөкер, бүген дә шушы матур чарага килергә насыйп булды. Без монда бөтен имамнарыбыз белән җыелып килдек. Инде шуны да әйтергә кирәк, үзебездә күп кенә өлкән кешеләребез генә түгел, яшьләр дә актив ураза тота. Ходай Тәгалә тоткан башкарган гамәлләребезне савапка кылсын. – ди хакимият башлыгы. – Әлбәттә, безнең Кайбыч районы, белүегезчә, күпмилләтле як. Күбесе – татарлар, нинди генә чаралар булмасын, һәр милләткә ярдәм итеп яшәргә, эшләргә омтылабыз. Монда 50гә якын кеше оешкан төстә килдек, алар арасында хәзрәтләр дә. Бу бит инде – Аллаһы Тәгалә тарафыннан каралган шундый фарыз, шуңа күрә дә, без һәркайбыз дин кардәшләргә ярдәм итәргә тиешбез.


Кама Тамагының Мортаз авылыннан килгән Ислам абый Шаһиев элек колхоз рәисе булган, хәзерге вакытта диндә. Ул да үзенең фикерләре белән уртаклашты:

Мин республикакүләм ифтарда тәүге тапкыр катнашам. Моңарчы бирегә авыл хуҗалыгы күргәзмәләренә килә идек, комбайннар, төрле корылмалар карарга. Мин 25 ел хуҗалык рәисе булып эшләдем. Пенсия ялына чыксам, ныклап дингә керәм, мәчеткә йөри башлыйм, дигән сүзем бар иде. Һәм 2021 елдан дини юлны сайладым. Уразалар тотам. Миңа хак динебез күңелгә рәхәтлек хисе бирә. Рәис булганда да, җирлек халкын рухи-әхлакый яктан тәрбияләгән кешемен бераз. Гаетләрдән калмадым.

Шушы матур изге айларда безне Республикакүләм ифтарга чакыру өчен Идел буе районы хакимиятенә бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Үзебез дә, Аллага шөкер, уразаны тотып барабыз. Бик шатбыз монда килүгә. Монда чын-чыннан бәйрәм рухы хөкем сөрә, – ди МХО офицеры хатыны Мәүлия Сәлахова. – Минем ирем әлеге вакытта ил, дөнья тынычлыгы өчен яу кырында. Әлегесе көнне яралану сәбәпле госпитальдә ята. Аның тизрәк савыгуын, тернәкләнүен көтеп калабыз. Һәрвакытта да Аллаһы Тәгаләдән ил-көнгә иминлек һәм җиңү сорыйбыз. 80 ел элек кебек быел да Җиңү язы булса иде!

Балык Бистәсе вәкилләре

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Шундый тенденция бара, яшьләр күбрәк дингә бирелә»

Инде сәгать уклары икенче павильон залына керергә кирәк вакытны күрсәткәндә, яшьләр белән бергә кереп барышлый сөйләшеп киттек. Ифтарда яшьләр дә, 6 айлык балалар белән килүче әтиләр дә һәм хәтта коляска этүче әниләр дә күзгә чалынды.

Изге рамазан айлары белән барлык «Интертат» укучыларын котлыйм! Безнең әлеге вакытта шундый тенденция бара, яшьләр күбрәк дингә бирелә. Һәм инде ураза аенда тыелганнан тыелып, намазларны укып баралар. Безнең активта да күбесе ураза тотуын да билгелим. Узган атнада гына яшьләр активыбыз өчен «Апанай» мәчете мәдрәсәсендә ифтар табыны оештырылды. Монда без элеккеге активистларны, зурларны да җыйдык. Нигә дисәгез? Бу эш элеккеге һәм бүгенге буынның элемтәләрен яхшырту максатыннан эшләнелде, – дип фикерләрен әйтте Бөтендөнья татар конгрессының Татар яшьләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин. – Рамазан ае – ач тору ае гына түгел бит. Ул якыннарыңа, туганнарыңа һәм гомумән, мәрхәмәтлелек арткан чак. Республика ифтары – төбәк мөселманнарының, халыкның бердәмлек символы да һәм рухи көчебезне күрсәтә! Әлбәттә, әдәп һәм әхлакны дәлилләгән вакыт та бу. Өстәп шуны да әйтмәкчемен: безнең төбәктәге татар яшьләре оешмалары да үз ифтарларын уздыра.

Чит төбәкләрдән килүчеләр саны быел тагы да арткан иде. Ульян өлкәсендә яшьләребез ураза тотамы икән?

Мин мондый чарада беренче тапкыр. Былтыр теләсәм дә, килеп булмады. Эш бик каты күп булды. Һәм ниһаять, менә кичә ныклап уйладым да килеп күрергә булдым. Ульян якларыннан электричка белән килдем. Аллага шөкер, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре белән бергә автобуста килдек. Безнең Ульянда да Татарстандагы кебек һәрбер мәчеттә уза. Бик күп иман йортларына яшь кешеләр йөри. Безнең Ульян өлкәсе ифтары 5 мең кардәшебезне җыя. Гадәттә, ел саен җомга көнне уза, – ди «Сембер мирасы» татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Азат Яруллин. – Ә инде оешмабыз 3 ел эшли. Яшьләр өчен төрле мавыктыргыч проектлар алып барабыз.

Санкт-Петербургтан татар журналисты: Мин республикакүләм ифтардан искиткеч халәттә

Питердан татар журналисты Гүзәл Садыйкова белән дә сөйләшеп алдык.

Мин республикакүләм ифтардан искиткеч халәттә. Ул – төбәктә диннең шулкадәр көчле булуына янә бер дәлил. Шундый зур масштаблы итеп оештырылган. Күпсанлы күргәзмәләр аеруча соклану хисләре уятты. Кулъязма Коръәннең сигнал экземплярына кадәр монда урын алган бит. Кызганыч, заман тыныч түгел. Шуңа күрә дә кайбер экспозицияләр махсус хәрби операция тематикасын колачлаган. Моңа кадәр дә 2 тапкыр Татарстанның республикакүләм ифтарында катнашканым булды. Күп кенә хәзрәтләр белән аралаштым, интервьюлар алдым.

Ач килдек – ач китәбез, иптәшләр!

Оештыручылар әйтүенчә, ифтардагы бер ланч-бокс 750 сумга төшкән. Ике павильонда 21 000 кв.м. ковролин җәелгән, авыз ачу өчен 2 100 өстәл куелган. Ризык әзерләү өчен 3 тонна ит, 800 кг карабодай, 4 тонна яшелчә, 4 тонна җиләк-җимеш, 900 кг кипкән җимеш, 13 000 данә чәк-чәк, 400 кг кәнфит сатып алынган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм 13 меңнән артып киткән мөселман бергә ахшам намазы укыгач, халык ифтар залына ашыкты. Һәм шунда мәхшәр башланды. Көн буена уразада булган олпат абзыйлар, өлкән әбиләр, хәзрәтләр һәм абыстайларга да урын җитмәде шул. Халык шулкадәр күп булды. Әлбәттә, ланчбокс алып, бушаган 2 нче павильонга яки шушындагы Илһам Шакиров залына кереп тә, я булмаса фойеда ризыкланып булыр иде. Бәлки, киләсе елга бу әйбер дә ныклап уйланыр. Аңлыйбыз, монда гаеп эзләү кирәк эш түгел. Диния нәзарәтенең дә, барлык оештыручыларның һәм волонтерларның да башкарган саваплы гамәлләре мактауга лаек.

Беләсезме, шәхсән үземә иң кыены нәрсә булды… Ач өлкәннәрнең халык ашап утырган залдан әкрен-әкрен чыгуы… Битләрендә күз яшьләре! Берәрсе торып урын бирмәсме аларга, дип тә уйлап куйдым. Юк… Бүкәндәй, урыннан да кузгалмыйлар, баш хәзрәтләр вә абыстайлар кебек утыралар! Волонтер буларак монда катнашкан коллегаларыма да «эләккән». Ашый алмыйча киткән халыкның аларны сүгенү сүзләре белән орышуын әйттеләр… Ә аларның күпчелеге диндә бит. Иртә таңнан эшләгән кызлар-егетләр, апалар бар алар арасында!

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Үзем шәхсән, порциямне бергә эшләгән коллегам Зөлфиябезнең әткәсенә тапшырдым. Ул абзый да район, авыл җиреннән килгән. Юл үткән, ә ач кайта…

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Үзем, ифтар ашамыйча, халыкны төшерергә тырышып та карадым, тик халык агымы алып китеп, үзем бер табын уртасына ярый әле тәгәрәмәдем, вәллаһи-билләһи.

Бу урында безнең хезмәттәш журналистларыбызның социаль челтәрләрдә язган фикерләренә урын биреп китик.

«Шәһри Казан» газетасы журналисты һәм мөгаллимә Рәсимә Галиева:

«10 ел дәвамында чакырулар күп булса да, каршы килеп, бармадым. Сәбәбе – халык күп булган урыннарда йөрисем килмәде. Быел менә 13 мең кеше ифтарга бергә җыйналды. Әйтүләре буенча, халык 15 меңгә якын булган, диләр. Кемгәдер ашау урыннары җитмәү шуңа да бәйле булырга мөмкин.

Ә гомумән, мәйданчыклар зур, аның кадәр кеше дә булмаган кебек. Иң кызыгы шунда – бөтен кешене дә күрдек, күрештек. Кайберләрен читтән күзәтеп киттек.

Шулкадәр зур хезмәт башкарылган. Оештыру эшләре, әзерләнгән ризыклар. Кабуллардан булсын! Күңелгә тигән әйберләр дә бар. Безгә сабырлык җитми икән! Аннан алдыбыздан ризык алып китүчеләргә ничек карарга да белмәссең… Беребез дә ач та түгел кебек. Болай ошады. Бергәләп намазлар уку, аралашулар. Шәп булды. Кайтканда бөкедә дә утырдык бераз».

«Татар-информ» журналисты Гөлназ Әхтәмҗанова:

«Республика ифтарына башка бармыйм, дип кайткан идем былтыр. Быел Аллаһ бу ифтарны тагын күрергә насыйп итте.

Оештыручылар әйтүенчә, ифтарга 13 мең кеше килгән. Ел саен 1 мең кеше өстәлә, диделәр.

Күптән очрашмаган дусларны күрештерергә тиешле, күңелле ифтар булырга тиешле чара, дип уйланылган бит инде ул. Башында шулай булды да.

Аннан башланды әдәпсезлек, этеш-төртеш. Басып торырга урын җитми. Халык намаз укый, кайберләре талаша. Ямьсез күренеш.

Ифтар өстәлләре куелган залга кергәндә, көч-хәл белән аякта басып кала алдым. «Раббым ачлык бирмәсен» дип, кат-кат теләдем. Безнең халык бик ач ахры, әллә бик әдәпсез. Ялгыш кына берәрсе егылган булса, таптап үтерәләр, чын.

Бүген мин чын-чынлап курыктым. Һәм оялдым. Республика ифтарына җыелган ураза тотучылар, кичке ашларын ашау өчен, хәтта кешеләрне ега-ега да барырга әзер икән. Куркудан йөрәгем өйгә кайтып җиткәндә дә дөп-дөп тибә иде әле. Алла сакласын...» – дип язган Гөлназ.

Оештыручылар сүзләренчә, 13 мең кеше урынына 15 мең кеше килгән, мондый хәлне алар үзләре дә көтмәгән.

Камил хәзрәт Сәмигуллин республикакүләм ифтар турында: «Бу күренешкә сөенергә кирәктер»

Ифтардан соң Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил Сәмигуллин журналистлар белән аралашты һәм чарага кагылышлы сорауларга җавапларын бирде.

«Барыгызны да изге рамазан ае белән тәбриклим. Ифтар оешкан төстә үтте. Барлыгы 800 волонтер биредә хезмәт куйды. Тулаем алганда 13 мең кешелек порция әзерләнде. Оештыручыларга рәхмәт белдерәм. Съезд да бүген булгач, монда 1500 имам җыелды. Әлбәттә, халык күбрәк булды, әмма бу күренешкә сөенергә кирәктер», – дип ассызыклады мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, «Казан Экспо» үзәгенең металл рамкасы аша 14900 кеше узган.

  • Сүземне «туй үпкәсез булмый» дип башлаган идем. Нәкъ шулай, әмма ифтарга шулкадәр күп кеше килгән икән, димәк, шатланырга да урын бар. Халкыбыз бит ислам дине тәгълиматына тартыла, дигән сүз. Аллаһы насыйп итсә, киләчәк бу мәртәбәле чараны ничек оештырырга кирәклеген күрсәтер. Җәй, елның җылырак фасылы булса, аны стадионда да оештырып булыр иде. Ләкин, әлегә безнең ничәмә мең мөселман кардәшне сыйдырырлык бина инде бу.
  • XIII Республикакүләм ифтарыннан фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100