Ураза гаете көнне нәрсә эшләргә ярый һәм нидән тыелырга кирәк? – Нурулла хәзрәт җавабы
Рамазан ае ахырына якынлашты. Димәк, иртәгә мөселманнар өчен иң олы бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаетен бәйрәм ителәчәк. «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин гаеткә ничек әзерләнергә һәм әлеге көнне нәрсәдән тыелырга кирәклеген аңлатты.

«Рамазан ае беткәннән соң, иң беренче чиратта, гөнаһлар кылмауга игътибар итәргә кирәк»
Рамазан аендагы халәтне, күңел чисталыгын ничек алдагы айларда да сакларга?
Күңел чисталыгы өстендә без гел эшләргә тиеш, аны бер чистарттың да, аннан соң ул каралмый, дип әйтә алмыйбыз. Ул – өй кебек, өйдә дә тузанны гел җыештырып торсаң гына, чиста була. Шуңа күрә, рамазан ае беткәннән соң да, иң беренче чиратта, гөнаһлар кылмауга игътибар итәргә кирәк. Рамазан аеның рухын, яшәү рәвешен сакларга тырышырга, шулай ук изгелекләрне кылуны дәвам итәргә кирәк, чөнки рамазан аенда изгелекнең әҗер-савабы күп булып, башка айларда әзрәк булса да, изгелекләрне бөтенләй кылмаска, дигән сүз түгел.
Рамазан ае – ул үзенә күрә бер эталон, этәргеч һәм күрсәткеч биреп торучы. Һәм башка айларда да шуңа туры килергә тырышырга кирәк.
Әлеге күңел халәтен саклау өчен, нәфел гыйбадәтләрен үтәргә була. Рамазан ае бетү белән әле шәүвәл аеның 6 көн уразасы була, шулай ук тәравих намазлары бетүгә карамастан, тәхәҗҗүд намазлары бар. Һәр кичне үз теләгебез буенча 8, 10, 12 рәкәгать тәхәҗҗүд намазлары укый алабыз. Моны бит беркем дә тыймый. Рамазан аенда тәравихны гына укырга димәгән. Моннан тыш һәрбер атнаның билгеле бер көннәрендә яки ай уртасында 3 көн ураза тотарга була. Фитр сәдакасы рамазан аенда гына бирелсә дә, башка сәдакалар айның теләсә кайсы вакытында бирелергә мөмкин.
Менә шул гыйбадәтләрне кылып, гөнаһлардан сакланып торганда, без рамазан аендагы күңел халәтен саклый алабыз.
Гает намазы укылганчы нәрсәләрне эшләп өлгерергә кирәк?
Гает намазы укылганчы фитр сәдакасы бирелә. Әгәр дә биреп өлгермәсәң, гает намазыннан соң бирергә кирәк, ул мәҗбүри. Әмма аның вакыты гает намазына кадәр, бу – фәкыйрьләр, мескеннәр сәдака алып, үзләренә бәйрәм оештыра алсын өчен эшләнгән. (2025 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан билгеләнгән фитр-садаканың минималь күләме 200 сумны тәшкил итә. Зәкят түләү мөмкинлеге булганнар өчен фитр-садаканың суммасы 1100 сум. – иск. «Интертат»).

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәллам гает көне алдыннан гыйбадәт кылырга киңәш итә. «Гает кичләрен, төннәрен җанландырыгыз», – ди ул. Шулай ук гает намазына әзерлек бара: чиста киемнәр киябез, юынабыз, госел алабыз. Ураза бәйрәме көнне туганнарыңны чакырырга яки каядыр кунакка баруны планлаштырырга мөмкин, ә балаларга бүләкләр әзерләргә киңәш ителә.
Ә фидия сәдакасын соңрак тапшырырга ярыймы?
Фидия – ул тота алмаган уразалар өчен түләү. Шуңа күрә без аны сәдака буларак кына кабул итмибез, ә тота алмаган уразаны өстән төшерү рәвеше дә. Фидияне рамазан аенда да, шулай ук рамазаннан соң да бирергә була. Аның билгеле бер вакыты юк. Аны бирергә була 1 кешегә дә һәм төрле-төрле кешеләргә дә. Мәсәлән, 30 көн калган икән, 30 кешене ашатырга яки акчасын бирергә туры килә. (2025 елга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карары буенча, рамазан аенда фидия күләме ураза калдырган 1 көн өчен 400 сумны тәшкил итә. – иск. «Интертат»).
«Бәйрәм намазына хатын-кызларга да барырга мөмкин»
Гает намазына ашап барырга ярыймы?
Ураза гаетенә берәр нинди баллы әйбер ашап барырга киңәш ителә, чөнки ул ураза бетүнең билгесе булып тора. Гает намазына кояш чыккан соң барабыз, шуңа күрә уразада булмавыбызны искәртү өчен, ашап барыла. Корбан гаете булса, беренче ризык корбан ашы булсын өчен, анда ашамыйча барырга киңәш ителә.
Хатын-кызга гает намазына барырга ярыймы?
Ярый, хатын-кызларга да барырга мөмкин бәйрәм намазларына. Ләкин ир-атлар өчен гает намазына бару – ваҗиб (мәҗбүри) булса, хатын-кызлар өчен мәҗбүри түгел, бармау гөнаһ булмый.
Гает намазы ничек укыла?
Безнең барлык бәйрәм намазлары 2 рәкәгатьтән тора. Мәсәлән, җомга намазы да, гает намазы да шулай. Ләкин гает намазында тәкъбирләр өстәлә. Мәсәлән, беренче рәкәгатьтә «Фатиха» сүрәсе алдыннан 3 тапкыр тәкъбир әйтелә, ә икенче рәкәгатьтә «Фатиха» сүрәсен һәм кыска сүрәне укыганнан соң әйтелә. Гает намазының калган өлешләре 2 рәкәгать намаз кебек. Шулай ук гает намазыннан соң хөтбә укыла.
(Иртәгә Казан мәчетләрендә Ураза бәйрәме иртәнге 6:30да башлана, намаз үзе якынча иртәнге 7:30да укылачак. Авыл җирлегендәге мәчетләрдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте бәйрәм намазын кояш чыкканнан соң ярты сәгать узгач үткәрергә тәкъдим итте. – иск. «Интертат»).

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Чамасызлык ураза вакытында, ифтарда да булды»
Ураза бәйрәме көнне өйдә «ризык исе чыгарга тиеш» диелә. Өстәлгә нәрсә куелырга тиешлеге турында киңәшләр бирегезче?
Киңәшләр юк, чөнки ул җирлек белән һәм кешенең мөмкинчелеге белән бәйле. Элек авылларда коймаклар пешергәннәр, чөнки коймак бәйрәм ризыгы булган, ә хәзер бит инде коймактан да тәмлерәк һәм затлырак ризыклар бар.
Өстәл тутырып ризык пешереп, исраф булып калса, тоткан уразаларыбызның савабын алмыймы?
Ул чамасызлык ураза вакытында, ифтарда да булды инде. Артык ризык өстәлләрдә күп булды. Чамасыз кыланырга була уразада да, уразадан соң да. Гадәттә, бәйрәм көнне табынны гади көннәргә караганда мулрак әзерлиләр. Бу – бәйрәм икәнлеге күренеп торсын өчен эшләнелә. Мулрак булсын дигәч, ул – ашап бетерә алмаслык, дигән сүз түгел бит инде, аны әзрәк тә куярга була, җитәрлек кенә. Монда да күп ашамаска, исраф булдырмаска киңәш ителә. Күп ашау һәрвакыт харам булып санала.
Ләкин шулай да әлеге бәйрәмне үзең өчен генә түгел, ә гаиләдәге балалар һәм мохтаҗ кешеләр өчен оештырырга тырышырга кирәк. Фәкыйрьләр, күршеләр турында онытырга ярамый, чөнки аларның, бәлки, елына бер тапкыр гына затлы, тәмле ризык ашап карарга мөмкинчелеге бардыр. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәллам: «Иң начар табын – ул байлар гына килеп, фәкыйрьләр утырмаган табын», – ди. Шуңа күрә табын артында мохтаҗрак кешеләр булу – иң әйбәте.
Әлеге көнне нәрсәләр эшләргә ярамый?
Гает көнне ураза тоту киңәш ителми, хәтта тоткан очракта, гөнаһ була. Әлбәттә, гөнаһлардан тыелып торырга кирәк, гает бәйрәме – ул Аллаһы Тәгаләгә якынаюның бер ысулы, күңел ачу гына түгел, шуңа күрә без аны намаз белән башлап җибәрәбез дә. Бәлки, ял көне булгач, кайбер кешеләр элеккеге тормышына кайтып, гөнаһлар белән үткәрергә телиләрдер, әмма алардан тыелып торырга кирәк, бу – бәйрәм рухын җибәрә, савабын бетерә торган гамәлләр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Ислам динендә 2 генә бәйрәм бар – Ураза һәм Корбан гаете»
Гает көнне бүләкләр бирергә кушыла, дидегез. Нинди бүләкләргә өстенлек бирергә кирәк?
Кечкенә генә тәм-томнардан башлап, кешенең теләгән, хыялланып йөргән әйберен дә бүләк итәргә була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәллам: «Ислам динендә 2 генә бәйрәм бар – Ураза һәм Корбан гаете», – дигән. Күп кенә кеше «бүләкләр бирешәбез» дип, Яңа елны көтәләр, әмма бездә 2 гаеттән кала бүтән бер генә көн дә бәйрәм булып саналмый. Шуңа күрә әлеге көндә зур бүләкләр ясап, кешенең хыялланган әйберләрен дә алып бирергә мөмкин. Өйләрне, урамнары бизәү дигән әйбер дә каралган. Бу – элек-электән килгән гадәт.
Безнең Диния нәзарәтенең башка җирлекләрдәге нәзарәтләр белән аермалары булырга мөмкин. Мәсәлән, ай күренмәсә, 1 көн өстәлеп, гает бер көнгә соңрак бәйрәм ителә. Ә вакытлыча Татарстанда булучы кеше кайсы Диния нәзарәтенә карарга тиеш?
Уразалар һәм бәйрәмнәр яшәгән урынга карап үткәрелә. Шул җирлектәге Диния нәзарәте, имамнары ничә көн ураза тотарга, гаетне кайчан үткәрергә икәнлеген хәл итәләр. Шуңа күрә, кая ураза тотасың, шул җирлек, тәртип буенча эшләнә, чөнки алай эшләмәсәң, син мөселманнар белән бәйрәм итә алмыйсың. Галимнәр, әлеге җирлектәге мөселманнар хаталансалар да, алар белән бергә гает намазы укырга яки ураза тотарга кирәк, дип әйтәләр. Чөнки бу очракта бергә булу әһәмиятлерәк.