Уфаның «Ay Yola» төркеме «Һомай» җырына клипның рәсми тизерын чыгарды. Премьера 2025 елның 6 маенда булачак, дип хәбәр итә музыкантлар. Бу хакта «Башинформ» сайты яза.
Клип тизеры музыка сөючеләргә ошаган һәм социаль челтәрләрдә 100 меңгә якын карау җыйган.
Төркем музыканты Ринат Рамазанов клипны бөтен илдән җыелган талантлы кешеләр командасы белән төшергән. Алар Башкортстанның матурлыгын һәм башкорт фольклоры булган «Урал-батыр» эпосы мотивларын күрсәтергә омтыла.
Ринат Рамазанов сүзләренчә, «Ay Yola» сәхнә костюмнарын дизайнер Мария ясаган, ул баштарак «Аргымак» фолк-рок төркеменә дә эшләгән була, ә мехларны һәм атрибутиканы музыкантлар үзләре теккән.