Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туган көнгә котлаулар

Туган көннәргә, юбилейларга татарча котлаулар тәкъдим итәбез.

news_top_970_100

30 яшь белән котлау

Утыз яшкә житү бик үк

Күңелле түгел инде.

Ни дисәң дә утыз — утыз,

Егерме түгел инде.

Тик шулай да хәлең бигүк

Куркырлык түгел әле.

Ни дисәң дә утыз — утыз,

Ул кырык түгел әле.

Үткән гомерне буйлыйсың…

Уйлыйсың… Шунсыз булмый.

Бер янасың, бер көясең —

Утыз яшь утсыз булмый.

Очкын гына сал күңелгә,

Ялкын кабынып тора.

Бик борчылма, утызда да

Кызык табылып тора.

Борчылуны белми яшә,

Авырлык күрми яшә.

Кайгылар да жиңелә ул,

Башларың иелмәсә.

Жаныңда — сөю жылысы,

Табында ашың булсын…

Калганнарын санап тормыйм,

Жилкәңдә башың булсын.

Тагын ниләр телим, дустым?

Учакта утың булсын.

Шушы тост белән кырыкка

Житәрлек хутың булсын.

Марат Кәбиров

***

Туган көн белән котлау

поздравления на татарском

Күңеле алтын кешенең

Бәйрәме дә күңелле.

Көн дә үткәрәсе килеп

Тора туган көнеңне.

Туган көндә үзеңне дә

Мактыйсы килеп тора.

Мактап тормыйм,

Шәплегеңне

Барысы да белеп тора.

Бәхет кенә алып килсен,

Туасы иртәләрең.

Татып яшә дуслар иңен,

Сөйгән яр иркәләвен.

Кайгылары урап үтсен,

Авырлыклар җиңелсен.

Юкка-барга баш иярлек

Егет түгел инде син.

Шатлыкларың артып торсын,

Калкып торсын кесәң дә.

Бу заманда ул да кирәк,

Нәрсә генә дисәң дә.

Шул теләкләрне Ходайга

Житкереп куйыйк инде.

Бокалларга салынганын

Киптереп куйыйк инде.

Марат Кәбиров

***

Туган көн котлавы

Котлы булсын туган көнең,

Якты булсын һәр таңың,

Куанычлар, бәхет-шатлык белән

Үтсен синең гомерең.

Бәйрәм белән тәбриклибез,

Телибез бәхет кенә.

Нурланып торсын йөзләрең,

Бәхетләр иңеп кенә.

Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,

Тыныч булсын һәрчак җаннарың,

Кочак-кочак бетмәс куанычлар,

Төяп килсен туар таңнарың.

***

Якын дустым, синең туган көнгә

Бүләк итәм шигырь юллары.

Гел шатлыкта гына узсаң иде

Сикәлтәле тормыш юлларың.

Бу тормышның, дустым, үз законы,

Таләпләре аның бик кырыс.

Табаласың икән бәхетеңне,

Югалтмаска аны син тырыш.

Тынычлыгың булсын күңелеңдә,

Эшләрең дә барсын, гөрләсен.

Гомер буе синең йөрәгеңдә

Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

Кояшлы көн телим сиңа, дустым.

Болытларны куып таратып.

Яшик әле алда гомер барда,

Якын дуслар булып яратып.

***

Бәхет нурында коенып,

Назга күмелеп яшә.

Тиңең белән тигез булып

Сөеп-сөелеп яшә.

Синең өчен гөлләр чәчәк атсын,

Тыныч булсын кичең, төннәрең.

Сайрар кошлар синең өчен генә

Багышласын иде көйләрен.

***

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

туган кон белэн котлау

Өлеш чыксын сиңа мул гына.

Без телибез сиңа ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Мин ышанам алда бары бәхет,

Куанычлар сине көткәнгә.

Яшә үз-үзеңә тугры булып.

Үкенмәслек итеп үткәнгә.

Бәйрәмеңнең матур хатирәсе

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез сине чын күңелдән.

Барыбыз да бергә җыелып.

***

Озын булсын гомерең,

Тыныч булсын hәрчак күңелең.

Бәхет чишмәләрең мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң атсын.

Кояш кебек тормышыңа

Ак бәхетләр килсен күренеп,

Куанычлар гына юлдаш булсын,

Яшә шатлыкларга төренеп.

Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк,

Чәчәк бәйләмнәре корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк итсәк,

Мәңге сүнмәс, җылы торыр ул.

Бик гадисең, бик гүзәлсең,

Бар кешегә карата.

Шуңа күрә яше-карты

Сине бердәй ярата.

***

татарча котлаулар

Бүгенгедәй сөйкемле бул!

Бүгенгедәй бәхетле бул:

Жәй гөлләре үскәндә дә,

Яз яфраклар ярганда да,

Көз жилләре искәндә дә,

Жиргә карлар яуганда да

Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,

Шатлык тоеп типсен йөрәгең.

Авырлыклар сине урап үтсен,

Кабул булсын һәрбер теләгең.

Гомер юлың озын-озак булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Гомерләрең бәхет белән үтсен,

Авырлыклар бер дә килмәсен.

* * *

«Сәламәтлек, бәхет, шатлык

Булсын иде, — диләр, - күбрәк».

Нидер һаман җитми кебек,

Гади генә бер сүз кирәк.

«Дөнья мәшәкате күмгән,

Ял итәсең, — диләр — сирәк».

Онытылып торыр өчен

Җанга якын бер сүз кирәк.

Гаиләң матур, дөньяң җитеш,

Эзләгәнең таптың, димәк.

Шуннан да зур бәхет булмас,

Сиңа тагын нәрсә кирәк?

Ул сүзне әйтүче кеше —

Яныңдагың, синең терәк.

Җан тынычлыгы бир, Ходай!

Шушы булсын минем теләк.

Хисләр ташый йөрәк түреннән,

Саф теләкләр булып түгелә.

Сине туган көнең белән

Тәбрик итәбез чын күңелдән.

Тормыш юлын уз син шатлык белән,

Авырлыклар юлдаш булмасын.

Озын юлда баскан эзең калсын

Вак яңгырлар аны юмасын.

Кеше гомере артык озын түгел,

Кошлар гына озын гомерле.

Авырмыйча, тазалыкта яшә

Ходай биргән шушы гомерне.

Котлы булсын бәйрәмең,

Тыныч булсын куңелең,

Шатлык-сөенечләр белән

Тулы булсын гомерең!

Гамьле еллар, гамьле көннәр

Телибез чын йөрәктән!

Һич кичекми чынга ашсын

Безнең күркәм теләкләр!

Мин сиңа бер генә теләк телим!

Саулык, саулык, саулык!

Ә саулык ул - озын гомер,

Бәхет һәм мәхәббәт нурының тамчысы!

Күңелең күгендә көн дә кояш,

Көн дә яз булсын!

Җаныңда чәчәкләр атсын!

Мәхәббәт җимешең, хыялыңдагы серле

Һәм изге теләкләрең тормышка ашсын!

* * *

Туган көннәр чәчәк белән

Ямьлерәк, кадерлерәк.

Гел янәшә булсак иде!

Безгә тагын ни кирәк?

***

Энҗе нурлар сибеп елмаюың

Күңелләргә бирә мең дәва.

Синдәй ихлас, киң күңелле кеше

Бармы икән тагын дөньяда!

***

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

Нурлы булсын синең күңелең.

Сәламәт бул, ак бәхетләр белән

Гел шатлыкта үтсен һәр көнең.

***

70 яшькә котлау

Җитмеш яшь ул — картлыкның уртасы,

Гомер үтте диеп уйлама.

Әнкәй исән, балаларың янда,

Бәхетле син, әткәй, дөньяда.

Авырлыклар килсә, елмаясың,

Нур чәчә күзләрең көлгәндә.

Беләсеңме, әткәй, син бит безнең—

Әлдермештән Әлмәндәр.

Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Кирәк чакта ярдәм кулы суздың,

Шәфкатьле син һәрбер балаңа.

Шуңа сине бары да яраталар,

Дус-ишләрең йөри килгәләп.

Сау-сәламәт булып, туксанны да

Үткәрергә язсын бергәләп.

***

50 яшькә котлау

Тормышның иң ямьле чагы,

Илле яшь - ул аз әле!

Алда әле күпме шатлык!

Күпме бәхет, наз әле!

Гомереңнең бу мизгеле -

Туктап бер җырлап алу,

Үткәннәргә шөкер итеп,

Киләчәккә юл салу!

***

40 яшь тулган көн белән котлау

Күңелләрдә канат иде,

Киң дөньялар тар иде.

Кырык яшьлек бабай, диеп

Йөргән чаклар бар иде.

Бүген менә сиңа да бит,

Дустым, кырык яшь икән.

Бер дә бабай диеп булмый,

Кырык — кызык яшь икән.

Үз-үзеңне егет итеп

Тойган чаклар буладыр.

Күңел кайчак матур кызлар

Ягына да борадыр.

Тел тидермик, кырык яшең

Шул килеш — кырык булсын.

Кырык эшең кырылса да

Яшәве кызык булсын.

Хозыр Ильяс һәр эшеңдә

Изгелек кылып торсын.

Теләгәнең булып торсын,

Юлларың уңып торсын.

Шатлыкларың көн дә булсын,

Көненә кырык булсын.

Шуның өчен, әйдә, берне

Күтәрик — кызык булсын.

***

Апама

Гомер юлың пар канатлы үтсен,

Өстәлеңдә сыйлар мулдан булсын,

Тормыштагы кылган игелегең

Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.

Миннән теләк һәрчак якты сиңа,

Шатлык кына, Апа, гел изге.

Туганнарың белән гөр килешеп

Сау-сәламәт яшә гомереңне.

***

Әтигә

Изге теләк, җылы сүздән башка

Таба алмыйбыз олы бүләкне.

Безнең өчен бик тә кадерле син.

Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Рәхмәт, әти, син булганга

Тормышыбыз күгендә.

Терәк булдың син hәрвакыт

Кирәклесең бүген дә.

Безнең өчен мәңге кадерле син,

Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Якты караш, җылы сүздән башка

Таба алмыйбыз олы бүләкне.

Олы синең биргән киңәшең

Туры синең әйткән сүзләрең.

Шатлык, сөенечтән генә торсын

Син үтәсе гомер юлларың.

Әти, гомереңдә hәрчак

Безгә үрнәк булып яшәдең.

Безнең өчен олы бәхет бит ул

Сәламәт hәм имин яшәвең.

***

Дәү әнигә

Картаям дип, һич тә хафаланма,

Өлкәннәрдә акыл-сабырлык,

Киңәш-ярдәм кирәк булган чакта,

Әле дә син бар үрнәк алырлык.

Безнең кайгы синең кайгы булды,

Безнең уңышларга куандың.

Үткәннәрең җиңел булмаса да

Киләчәгең булсын матур гөл.

***

Кадерле әтиебез! Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык. Сине ... яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.

Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әти, син балалабызга да ягымлы дәү әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!

Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

***

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телим!

***

Кадерле … ! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.

***

… ! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

***

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә — кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганмы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме — менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Хатын-кыз бу чорда алдын-артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, көләч йөзле булып калыгыз.

***

Уңышларның иң зурысын, гомернең иң озынын, киләчәкнең иң матурын, сәламәтлекнең иң ныгын телим.

Йөзең һәрвакыт якты, мөлаем, нур сибеп тора, һәрвакыт ачык йөз белән каршы аласың. Рәхмәтлемен, изгелекләрең үзеңә әйләнеп кайтсын.

***

Кадерле … !

Кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез сине.

Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. … ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.

Ходай Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.

поздравления на татарском

юбилей белэн котлау

туган конгэ котлау

с днем рождения на татарском

поздравление на татарском женщине

туган кон белэн котлау

поздравление с рождением на татарском языке

поздравления с днем рождения на татарском

поздравление с рождением на татарском

поздравления с днем на татарском

поздравления на татарском языке

татарские поздравления

татарские поздравления с днем рождения

татарские поздравления

на татарском языке поздравления с днем рождения


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100