«Төнлә бер зур дрон очып килде, без Шәмәрдән малае белән кочаклашып яттык...»
Бер мәҗлестә Татарстан районыннан хәрби операциягә киткән Айдар һәм аның гаиләсе белән таныштым. Айдар әфәнденең махсус хәрби операциядән гаиләсе, туганнары янына ялга кайткан вакыты иде. «Интертат» махсус хәрби операция катнашучысы белән әңгәмә корды.
«Повестка килгәч, елап беттек, кая барырга белмәдек»
Айдар әфәнде (исеме үзгәртелде) мәҗлескә хәрби киемнән килгән иде. Ул Татарстанда туып үскән. Бертуган энесе бар, әти-әниләре исән-саулар. Моннан берничә ел элек бер урамда торган күршесе Алия (исеме үзгәртелде) белән гаилә корып җибәрәләр. Алия ханым Үзбәкстанда туган, әтисе – Башкортстан татары, әбисе Лениногорскиның Зәй-Каратай авылыннан. Әби-бабалары Татарстаннан күченеп киткән булган. Ә инде 2002 елда әбисе, әнисе, сеңлесе һәм энесе белән Татарстанга күченеп кайтканнар. «16 яшькә кадәр Үзбәкстанда үзбәк мәктәбендә укыдым», – ди үзе турында Алия ханым.
Фермада сыер савучы булып эшли башлый ул. «Әбием белән гел татарча сөйләшкәнгә күрә татар телен яхшы белә идек. Әбием 97 яшьтә – узган ел җан бирде. Үзбәкстанда туганнар бик күп, ләкин Татарстанда туганнар юк. 22 ел яшәп, туганлашып беттек инде», – дип елмайды ул.
– Алия ханым, булачак ирегез белән ничек кавыштыгыз, таныштыгыз?
– Без күршеләр идек. 2010 елда йөрешә башладык, 2013 елның 1 декабрендә никахыбыз булды. Хәзерге вакытта сыер савучы булып эшлим. Ирем – механизатор. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә. 2 бала үстерәбез. Беренче ирем белән аерылыштым. Аннан 18 яшьлек улым бар, кондитер-пешекче һөнәрен үзләштерә. Айдарга кияүгә чыккач, Нәфисә исемле кызыбыз туды, аңа хәзер 5 яшь. Маллар тотабыз, 5 сыерыбыз, үгезләребез бар. Малсыз яшәп булмый.
– Ирегез махсус хәрби операциянең беренче дулкынына ук эләккән, дип ишеттем...
– Әйе. 2022 елның 21 сентябрендә мобилизация була, дип игълан иттеләр дә, 22 сентябрьдә иремә повестка килде, 23 сентябрьдә алып киттеләр...
– Бу хәбәрне ничек кабул иттегез?
– Бик авыр. Көтелмәгәндә булды бит бу. Күңел ышанмады. Баштан, 35 яшькә кадәр булган кешеләрне генә алабыз, дип әйттеләр. Шулай булгач, җиңел сулап куйган идек. Повестка килгәч, күңелләр сүрелде. Елап беттек, кая барырга белмәдек.
– Тракторда эшли идем, – дип дәвам итте Айдар. – Шалтыраттылар да: «Сиңа повестка бар», – дип әйттеләр. «Юктыр», – дип үз эчемнән генә уйлап, бу хәлгә ышанасы килмәде. Хатыныма әйткәч тә: «Юктыр инде, булмас», – диде. Күз яшьләре дә чыкты, авыр кичердек. «Тегендә» киткәндә дә авыр булды.
– Әзерләнер өчен вакыт булдымы?
Алия ханым:
– Әзерләнергә 1 көн бирделәр. Ничек бар, шулай әзерләндек. Үзебез кирәк-ярак әйберләрне сатып алдык. Аннан соң, безнең егетләр акча җыешып, булыштылар, ярдәм кулын суздылар.
Айдар әфәнде:
– Полигонда 1 ай әзерләделәр. Файдасы булды дип әйтә алам, ничек атарга, кешене чыгарырга... Барысын да өйрәттеләр. Рәхмәт. Кайбер кешеләр әзерлексез көе китте, андыйлар да бар. Безне әзерләделәр.
Анда да бераз өйрәтүләр булды. Анда барып җиткәч, полигонда тордык, эчкә кертмәделәр. 1 атна палаткаларда яшәп яттык инде без. 3 ноябрьдә «тегендә» – эчкә кереп киттек. Инде хәзер 1 елдан артык вакыт узып китте…
«Үзебезнең егетләрне дә югалттык...»
– Анда шартлар нинди? Яшәргә урын бармы?
Айдар әфәнде:
– Җир астында яшәп ятабыз. Өйдәге шикелле яшисең, яраклашасың. Посылка җибәргәнгә сөенә идек, килеп җиткәч ачасың бит... Бер-береңә ярдәм итәсең инде.
Алия ханым:
– Бакчадагы балаларга кәнфит бирәсең бит әле, аларның сөенүләрен белсәң! Алар да нәкъ балалар кебек инде.
Айдар әфәнде:
– Без анда бер гаилә, туганлашып беттек, бергә-бергә дуслашып яшибез. Татарстаннан киткәч, татарлар белән бергә туры килдек. Татарлар анда бик күп. Соңга табарак кимедек, мәетләрне кайтарып торалар бит. Башкалар белән куштылар инде хәзер, татарлар да кимеде. Хәзерге вакытта контракт белән хезмәт итүчеләр күбрәк. Кимегәч, яңа кешеләрне җибәрәләр. Югалтулар да юк түгел.
– Сез торган территориядә дроннар төшкәне, шартлаулар булдымы?
– Әйе. Шәмәрдән малае белән бергә торган идек. Төнлә бер зур дрон очып килде. Шул егет белән җирдә икебез бергә кочаклашып яттык. Дрон шартлады һәм безне чыгарып атты. Ничек икәнен аңлыйсың инде, качарга тырышасың. Җәрәхәт кенә булды. Аллаһы Тәгалә саклады, каты зыян тимәде.
Үзебезнең егетләрне дә югалттык. Авыр. Психологик яктан да авыр, чөнки һаман саен егетләр күз алдында тора, ничек әйтим, без дуслашып, туганлашып беткән идек, бергә сөйләшүләр, көлешүләр күз алдында. Сөйләшеп, көлешеп, бер-беребезнең күңелен күтәрә идек. Әмма дусларыңны югалту – икенче төрле. Гаилә әгъзалары ничек кадерле булган кебек, егетләр дә кадерле иде. Казаннан бергә киткәч, авыр булды. Кайберләре шунда үлеп калды, мәетләрен алып чыгып булмады, алып чыгарга ирек бирмәделәр. Җир астына да күмелеп калалар... Хәзер мәетләрне кайтаруларын ишеттек, чыгара башлаганнар ахры.
«Телефон шалтыраса, йөрәк сикереп куйган шикелле була»
– Махсус операция башланганнан бирле гуманитар ярдәм дә җибәреп тордылар. Ул сезгә кадәр барып җитә алдымы?
– Безгә 1 мәртәбә килде.
– Гуманитар ярдәм дигәндә, иң беренче чиратта, иң кирәкле әйбер нәрсә?
– Бөтен нәрсә җитә. Кием, йон носки, җылы калын носкилар, триколар, кофталар, шәм булса, бик әйбәт булыр иде. Рәхмәт, зарланып әйтүем түгел. Җибәреп торуларына рәхмәтлебез. Булганына шөкер итеп яшибез.
– Махсус хәрби операциядә элемтәгә чыгып, якыннарыгызга шалтырата алдыгызмы?
– Эчкә кергәндә булмый. Эчкә кергәндә «5 көнгә керәбез» диләр дә, йә 17, йә 20 көн була. Артка чыгаргач, качып кына, әкрен генә телефоннан сөйләшкәләгән булды. «Исән-сау, Аллага шөкер», – дип, шалтыратып әйтә идем. Балаларның хатлары килә, шуңа да бик сөенәбез. Үзебез хат язып тормыйбыз инде, телефон булгач...
Алия ханым:
– Ничек икән, нәрсә икән, исәнме-саумы дип, борчылып торабыз. Ирем шалтыраткан вакытта бик сөенәбез. Телефон шалтыраса, йөрәк киселеп киткән шикелле була. Гел сөйләшеп булмагач, бик авыр. Сөйләшкәч, исән-сау икән, Аллага шөкер, дип тынычланабыз. Шалтырамаганда бик кәефсез йөрим, начар, әллә нинди уйлар да керә. Шулай да, яхшыга өметләнәбез.
Әтисе киткәч, кызыбызга: «Әтиең хастаханәдә, аягы авырта», – дип алдадык. Әтисе отпускка кайтканнан соң: «Әтиең эшкә акча эшләргә китә, бәбине сатып алабыз», – дидек. Бала шуңа ышанып йөри.
Сүз дә юк, кызыбыз да әтисен бик сагына. Отпускка кайткач, әтисе сюрприз ясады: балалар бакчасына барды. Бик авыр булды инде... Ул әтисен бик ярата, әтисе генә кирәк, әти кызы ул. «Мине генә кочакла», – дип тора әтисенә. Әтисенә мәхәббәте көчле.
«Иң мөһиме – исәнлектә күрешик. Бу теләкне үзем өчен генә түгел, барлык кеше өчен дә телим»
– Отпуск күпме бирелде?
– 24 көн бирделәр. Шуның 3 көне юлга, 21 көн кала.
Алия ханым:
– Менә хәзер тагын китә инде... Җибәрәсе килми, кәеф төшә, бик авыр. Кеше янында бирешеп тә булмый, балаларны да уйларга кирәк. Үзебездән башка балаларны беркем үстерми бит, дибез. Шулай булгач, бирешмәскә тырышабыз.
Барысы да исән-сау кайтсыннар. Шундый теләктә торабыз. Аны бер кешегә генә теләмисең, барысына да телисең. Безнең өчен бүгенге көндә барлык кеше дә газиз. Безнең әби: «Үзеңә генә теләмә, Җир йөзендәге барлык кешегә дә шуны ук телә», – дип өйрәтә иде. Әби-бабайлар өйрәткәннәрне, белгән догаларны укып, теләп торабыз.
XXI гасырда шундый хәлләр буласын күз алдына да китергәнем булмады. «Без күргән сугышларны сез күрмәгез. Ачлык булды, черегән бәрәңгеләр ашадык», – дип әйтә иде мәрхүм әбием. Ул 1926 елда туган, тыл ветераны иде. Бөек Ватан сугышында чабаталар киеп, сугышларны күргән... Махсус хәрби операция башлангач, шаккаттык, аптырашта калдык. Әби сөйләгәннәрне хәзер үзебез дә күрә башладык.
Айдар әфәнде:
– Әтигә караганда, әни күбрәк борчылды. Әти дә борчыла торгандыр, ир-ат булгач, бик сиздерми торгандыр. Шалтырата алганда, телефон трубкасын алып: «И, Аллага шөкер, шалтыраттың. Тавышыңны ишетәсем килгән иде», – дип, сөенеп куялар.
Хатынымның әбисе әйтмешли: «Без күргәннәрне бүтән кеше күрмәсен иде», – дим. Аллага тапшырган инде. Иң мөһиме – исәнлектә күрешик, балаларны күрергә язсын. Бу теләкләрне үзем өчен генә түгел, барлык кеше өчен дә телим. Без анда барыбыз да гаиләле кешеләр, өйләнмәгәннәр бик сирәк. Балалар дип яшисең бит, сагындыра инде. Исән-сау булыйк, сәламәт булыйк, – диде Айдар әфәнде.
Хөрмәтле ир-егетләр! Йөргән юлларыгыз уң булсын, ихлас йөрәктән сезгә күңел тынычлыгы, сабырлык телим. Күкләребез аяз, ил-көннәребез тыныч булсын, исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, ИншәАллаһ.