Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстаннан ерак булмаган тагын бер өлкәдә нефть заводын дрон шартлатты

news_top_970_100
Татарстаннан ерак булмаган тагын бер өлкәдә нефть заводын дрон шартлатты

Казаннан 700 км тирәсе ераклыкта урнашкан Рязань нефть заводына бүген дүрт дрон төште. Беренчесе иртәнге 6:30 сәгатьтә очып килеп җиткән. Бу вакыйганы күреп торучылар: «Менә Рязань заводына да килеп җиттеләр. Безнең каршыда гына шартлаттылар. Рязань заводы да шартлады», – дигән сүзләр белән видео яздырган.

Пилотсыз очкычны күктә үк атып төшерергә тырышканнар, ләкин барып чыкмаган.

Шартлау нәтиҗәсендә ике кеше кыйпылчыклардан яраланган. Алар хастаханәдә.

Төбәк башлыгы Павел Малков Рязань нефть заводына һөҗүм ясалуын раслады.

«Рязань нефть заводына БПЛА һөҗүм итте. Һәлакәт нәтиҗәсендә янгын чыкты. Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр бар», – дип хәбәр итте Малков.

30 дронны Воронеж өлкәсе күгендә бәреп төшергәннәр. Воронеж губернаторы Александр Гусев сүзләренчә, пилотсыз очкычлар төшкән урыннарда подстанциягә,торак йортка, кибеткә бераз зыян килгән. Бутурлиновский районда барлык мәктәпләр дә өйдән торып укуга күчерелгән.

Дрон төшкән базарның берсе шушындый хәлгә килгән.

Тагын бер пилотсыз очкыч Белгородтагы ФСБ төбәк идарәсе бинасына һөҗүм итәргә тырышкан. Беренчел мәгълүматлар буенча, бинаның фасады зыян күргән һәм тәрәзәләре ватылган. Зыян күрүчеләр юк, дип яза «База» телеграм-каналы.

Белгородка килгән тагын бер дрон йортка бәрелгән һәм шартлаган, өйдәге тәрәзәләр коелган. Якында гына балалар бакчасы булган, ул да тәрәзәләрсез калган. Тагын бер дрон елгага төшкән.

Ленинград өлкәсендәге КИНЕФ нефть заводына да һөҗүм әзерлгәнгән, әмма самолет тибындагы БПЛА Кириш районында бәреп төшерелгән. Өлкә губернаторы Дрозденко әйтүенчә, завод гадәттәгечә эшли. Зыян күрүчеләр, җимерелгән урыннар юк.

Гомумән алганда, узган төндә һәм иртән Россиянең төрле төбәкләрендә 68 дрон ачыкланган, алар барысы да юк ителгән. Саклану министрлыгы түбәндәге саннарны чыгарды:

Воронеж өлкәсе — 35

Белгород өлкәсе — 12

Брянск өлкәсе — 8

Курск өлкәсе — 8

Ростов өлкәсе — 3

Ленинград өлкәсе — 1

Рязань өлкәсендә — 1.

Кичә, 12 мартта, Россия территориясенә диверсантлар керүе тырышулары турында язган идек. Бүген чыккан мәгълүматлар буенча, алар 70ләп кеше булган.

Украина хәрбиләре Россия территориясенә Харьков өлкәсенең Одноробовка авылы ягыннан килгән. «База» каналы диверсантларның 12 марттагы берничә һөҗүме турында кайбер мәгълүмат ачыклаган.

Украина хәрбиләренең беренче төркемен чиктән 2 километр ераклыкта иртәнге сәгать 3:30да күреп алганнар. 20ләп кеше Одноробовка авылы ягыннан тимер юл буйлап Горьковский бистәсе ягына юл тоткан.

Моннан тыш, тагын бер төркем диверсантлар Одноробовка авылында табылган. Анда 50ләп кеше исәпләнгән.

Беренче төркемнең якынрак килүен көткәннәр, шуннан соң Россия хәрбиләре аларга артиллерия һөҗүме ясаган.

Икенче төркем диверсантлар иртәнге сәгать 9да Журавлевка авылы яныннан кермәкче булган. Алар Гоптовка авылы ягыннан керергә тырышкан. Сугыш барышында украиннарның Т-64 БМ танкы юк ителгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул минада шартлаган. Атыш иртәнге 11ләр тирәсендә тукталган, исән калган диверсантлар чигенгән.

Чик буенда урнашкан кайбер бистәләрдәге сайлау участоклары эвакуацияләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100