Татарстан халкы бүген төнлә Галлей кометасы белән бәйле йолдызлар атылуын күрә алачак
6 майга каршы төндә Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр Галлей кометасы белән бәйләнгән йолдыз атылуын – Эта-Акваридларны күзәтә алачак. Бу хакта Мәскәү планетарие сайтында хәбәр ителә.
Бу – Акваридалар 19 апрельдә үк башланган һәм 28 майга кадәр дәвам итәчәк, ләкин нәкъ менә 6 майда метеорлар агымы активлыгының иң югары ноктасына туры киләчәк. Аның максимумы сәгатенә 40 йолдыз атылуга җитәчәк.
Шуның белән бергә NASA, бу юлы йолдызлар агымының максималь тыгызлыгы сәгатенә якынча 50 метеор тәшкил итәчәк, дип фаразлый (уртача күрсәткече – 10 метеор).
Йолдызлар атылу пигы 6 майда 6:00 сәгатькә туры киләчәк. Аны 2:00 сәгатьтән алып таң атканчыга кадәр күк йөзенең көньяк-көнчыгышында күзәтергә мөмкин булачак.