Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар Радиосы» яңа бинага күчкән, аппаратураны көйләргә Петербург белгечләре килгән

news_top_970_100
«Татар Радиосы» яңа бинага күчкән, аппаратураны көйләргә Петербург белгечләре килгән
https://vk.com/digitonofficialpage

«Татар Радисы»нда инде 1 айдан артык туры эфирлар һәм тапшырулар чыкмый. Радио җитәкчелеге әлеге шактый озакка сузылган паузаны радиода барган профилактик чаралар белән бәйләп аңлатты. Шул ук вакытта, «Татар Радиосы»ның эшләүдән туктавы аның хәзерге һәм элекке оештыручыларының (учредитель) килешә алмаулары белән бәйле, дигән сүзләр дә таралды. Бу тарткалашулар нәтиҗәсендә «Барс Медиа»га кергән структураларда соңгы 5-6 елда уңай булмаган күренешләр күзәтелә.

Радионың җиһазлары элекке оештыручыларныкы булу сәбәпле, имеш, конфликт чыккан. Бер караңгы төндә, каравылчыга да күрсәтмичә, җиһазларны радиостанция хәзер урнашкан Себер трактындагы офистан Гладилов урамындагы бер офис бинасына чыгарганнар, имеш… Чыгаруын чыгарганнар, ә менә эшләтеп җибәрү белән проблемалар килеп чыккан. Хәзер радионың коллективы яңа урында – Гладилов урамындагы офиста эшләячәк, дигән сүзләр дә йөрде.

Дөреслекне белергә теләп, радионың баш мөхәррире Зөлфәт Зиннуровка шалтыраткач, ул «Интертат»ка радиода үзгәрешләр баруын, аның яңа технологияләр буенча эшли башлавын әйтте. «Бу – радио тагын да яхшырсын, тагын да киңрәк колач җәйсен өчен эшләнелә. Шуңа күрә әлегә безнең тапшырулар һәм туры эфирлар юк», – диде ул. Яңа бинага күченәчәкләре турындагы сорауга Зөлфәт: «Мин бу турыда комментарий бирмим, андый имеш-мимешләр күп инде ул», – дигән иде.

Имеш-мимеш, дисәләр дә, радионың яңа бинага күченүе хак булып чыкты. Аны яңа офиста эшләтеп җибәрү өчен белгечләрне Санкт-Петербургтагы бер билгеле компаниядән чакыртканнар. Бу хакта әлеге компания үзләренең «ВКонтакте» челтәрендәге төркемнәрендә болай дип яза:

«Татар Радиосы»ның яңа бинага күченүе кадрлары артында нәрсә тора? Казаннан фотографияләр белән уртаклашабыз. Төп этап – көйләү-җибәрү процессы башланды инде.

Фото: © https://vk.com/digitonofficialpage

Безнең тарафтан зур эш эшләнде. Техник аудит үткәрдек, проектны әзерләдек һәм заказчыга монтажны үз көчләре белән башкарып чыгарга ярдәм иттек.

Бу атнада безнең белгечләр Казанга җиһазларны эшләтеп җибәрү һәм көйләү, персоналны өйрәтү өчен килделәр. Татар эстрадасы һәм милли музыка культурасы флагманы булган «Татар Радиосы» үсешенә үз өлешебезне кертә алуыбызга без бик шат.

«Татар Радиосы» – тәүлек дәвамында тыңлау мөмкинлеге булган төрле стиль һәм юнәлештәге татар музыкасы дөньясы ул. Әлеге челтәргә Татарстан территориясендәге 4 ЧМ-тапшыргыч һәм аннан читтә 6 тапшыру ноктасы керә», – диелгән хәбәрдә.

«Татар Радиосы»ның тыңлаучылары алып баручыларны да, тапшыруларны да тәмам югалтуын да билгеләп үтәргә кирәк. Алар, аптырашып, радионың социаль челтәрләрендә:

«Иртәнге тапшыру кая китте ул? Зөлфәт Зиннуровны кая куйдыгыз?»;

«Кая алып баручылар? Нәрсә бүләсез анда гел? Матур тапшырулар бетә. Айваз белән дә матур тапшыру бар иде. Зөлфәт Зиннуров кая китте?» – дип, комментарийлар язалар.

«Монда мин! Тиздән башлыйбыз, Алла боерса», – дип җавап кайтарган аларга 6 март көнне Зөлфәт Зиннуров.

Фото: © https://vk.com/digitonofficialpage

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100