Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар эстрадасында аның кебек гади кеше бармы икән?»: Флюра Сөләйманованы искә алдылар

11 март көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә легендар җырчы, Татарстанның халык артисты Флюра Сөләймановага багышланган искә алу кичәсе булып узды. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Зөлфия Шәвәлиева «Әниемә» дип аталган концерттан репортаж әзерләде.

news_top_970_100
«Татар эстрадасында аның кебек гади кеше бармы икән?»: Флюра Сөләйманованы искә алдылар
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Караңгы сәхнә. Сүнгән утлар. Тынлык. Экраннан залда утыручы һәркемгә балачактан ук үтә дә таныш булган көй яңгырый. Видеода Флюра Сөләйманованың яшь чагы. Ул үзенең «визит карточкасына» әйләнгән «Әниемә» җырын башкара. Әгәр исән булса, Флюра Сөләймановага 10 мартта 85 яшь тулган булыр иде...

Сүз уңаеннан, әлеге җырны ул Казахстан далаларыннан алып кайткан. Флюра Сөләйманова чирәм җирләрен (целина) күтәрү вакытында Казахстанга йөри торган концерт бригадасы җитәкчесе, җырчы һәм баянчы Гани Вәлиев коллективында берничә ел җырлый. «Әниемә» җырын да ул беренче тапкыр шунда ишеткән.

Җырның көен танылган казах композиторы Шәмши Калдаяков иҗат иткән, сүзләрен татар теленә Госман Әхмәтҗанов тәрҗемә иткән.

Татар дәүләт филармониясендә Флюра Сөләймановага багышланган искә алу концертын Илдар Кыямов алып барды, «Әниемә» дип аталган кичәнең сценарий авторы һәм режиссеры – Фәрдия Сәфәргалиева.

Концерт Флюра Сөләйманова турында истәлекле видеолар һәм аның репертуарындагы җырлар белән үрелеп барды. 1989, 2004, 2014 елларда җырчыга багышлап үткәрелгән чаралардан өзекләр күрсәтелде. Сәхнәгә чыгучы җырчылар башта Флюра Сөләйманова репертуарыннан бер җыр, аннары үзләренең бер җырларын башкарды. Иң күңелдә калганнардан – Татьяна Ефремовадан татар халык җырларына попурри, Зәринә Хәсәншина башкаруында онытылып барган «Ай тыр-дыр там-там» татар халык җыры, Азат Кәримовтан «Моңлану» һәм Алмас Хөсәенов башкаруында «Сарман вальсы».

Чараны тере музыка белән Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы Ринат Вәлиев тәэмин итте. Концертта Зәйнәб Фәрхетдинова, Вил Усманов, Алинә Кәримова, Асылъяр, Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова, Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов, Алинә Гыйльметдинова, Салават Шәфыйков, Булат Закиров чыгыш ясады.

Афишада махсус кунак – Салават Фәтхетдинов күрсәтелгән иде, ләкин Зәйнәб Фәрхетдинова, Рәзил Камалов, Алмас Хөсәенов һәм Салават Шәфыйков бергәләп «Әнием»не җырладылар да – концертка «салават». Легендар Салават Фәтхетдинов үзе күренмәде.

Янымда утырган, барлык концерт номерларына да комментарий биреп барган ике мөлаем апа үзара «берәр кая ифтарга киткәндер» дип фаразлап та алды. Тагын әлеге апалардан Вил Усмановның «Тукайлы» костюмына уңай бәя, Алинә Даутованың ялтыравыклы күлмәгенә соклану, аннары, җырының сүзләрен оныткач, аңа чын күңелдән юату сүзләре, Татьяна Ефремова татар телен каян шулай яхшы белә икән дигән сорауга фикерләр, Алмас Хөсәенов «Сарман вальсы»н җырлагач – «болай «ниче» так, матур җырлый» дигән мактау сүзләре яңгырады. Дебатлар бик кызу булды, күчеп утыру өчен берәр урын карый башлаган идем – залның шыплап тулы икәненә игътибар иттем. Шулай, мәш килеп, бергәләп, концертны карап бетердек.

Фәрдия Сәфәргалиева: «Ул җырына хезмәт итте»

Чараның сценарий авторы һәм режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Сәфәргалиева Флюра Сөләймановага бәйле истәлекләре белән уртаклашты:

– Концертка әзерләнгәндә, хатирәләр барлаудан күбрәк, яңа истәлекләр эзләргә туры килде. Чөнки Флюра Сөләйманованың 60, 65, 75 яшьлегенә багышлап уздырылган әдәби музыкаль кичәләр булды, аларны әзерләүчеләр арасында мин генә идем. Режиссер, сценарист, алып баручысы да булдым. 3нче чарага алып баручы итеп Илдар Кыямовны алган идем. Инде менә 4нче кичәне дә Илдар белән уздырырга насыйп булды.

Үткән концертларга кермәгән әйберләрне барладым. Аннан соң, бу чара аерылып тора, бүген – концерт. Әдәби-музыкаль кичә булса, анда барлык мизгелләрне, истәлекләрне дә җәелеп-җәелеп сөйләргә була, ә монда алай булмый. Бу – концерт, кеше концерт карарга килгән.

Флюра апайга килгәндә, ул бик тыйнак, үзен әллә кемгә куймый торган кеше буларак күңелемдә калды. Минем белән дә үзенең дәрәҗәсендәге кеше итеп сөйләшә иде. Кешеләрнең бернинди гайбәтенә, сүзенә кысылмады. Үзен генә белеп яши иде. Ул гомере буе үзенең тавышын саклады. Ул җырына хезмәт итте. Шушы тавышны халык яратканын белә торып, гомерен тавышын саклауга багышлады.

Тагын аңа бик тә уңай якка булды дип уйлыйм – Габделхак абыйга кияүгә чыгуы. Аңа ул вакытта инде 48 яшь иде. Алар һәрвакыт барлык концертларга, чараларга икәү йөри иделәр. Бергә йөрү – бер, Флюра апа һәрвакыт әйтә иде: «Ул мине җырымнан аермады. Ул мине җырым белән кабул итте», – дип. Ул аңа бервакытта да «анда бармыйсың, монда бармыйсың» дигән сүзләр әйтмәде. Киресенчә, аңа таяныч, терәк булды, без моны һәрвакыт күреп, сизеп тора идек.

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Биргән киңәшләре һәрвакыт истә»

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова:

– Мин филармониядә эшләгән вакытта, Флюра апалар белән сирәк кенә очраша идек. 1990 елларда «Яшьлегемә кире кайтыр идем» дигән бер күмәк концерт оештырганнар иде. Без – сәхнәгә чыгып кына килүче җырчылар һәм өлкән буын – Флюра апа, Таһир Якупов, Илһам Шакиров, Әлфия апа бергә йөреп кайттык. Флюра апа үзен һәрвакыт тәртипле, итагатьле тота иде. Бернинди артык, кыеш-мыеш сүзләре дә юк аның. Миңа һәрвакыт «Зәйнәб, акыллым, матурым» дип дәшә иде. Биргән киңәшләре һәрвакыт истә.

Алар белән эшләгән чорларны бик сагынып искә алам. Бик күңелле иде, аларның үзләренең юморы. Шундый итеп елмаеп куя иде Флюра апа. «Әй, сөйләмә инде, Илһам», – дип әйтеп куя иде. Яшь вакытларында гастрольләргә йөрүләрен безгә юмор белән сөйли иделәр. Бик кызык була иде.

Флюра апа күңелемдә һәрвакыт үзен кулда тота торган, сөйкемле, тыныч күңелле кеше булып истә калды. «Әниемә» җыры – безнең инде кечкенәдән тыңлап үскән җыр. Нинди бәйрәмнәрдә катнашсам да гел шуны җырлый идем. Флюра апа үзенә генә хас тавышы, тембры белән мәңгегә безнең күңелебездә.

«Флюра апаның җырлары халык күңелендә»

Татарстанның халык артисты Вил Усманов үзенең концертларында Флюра Сөләйманова репертуарыннан җыр башкарырга ниятләвен сөйләде:

– Флюра апа турында уйлагач, безнең татар эстрадасында аның кебек гади, ачык кешеләр бармы икән, дигән сорау туа. Мин аның белән бер сәхнәдә бик озак эшләгән кеше түгел, әмма бергә еш кына төрле бәйгеләрдә, концертларда чыгыш ясый идек. Ул бик тыныч кеше булды, дулкынлануы да юк, чыга – барысы белән дә шундый тыныч, салмак кына сөйләшә. Бәйгедә кемдер әзрәк ялгышса, алар өчен борчылып, «әйдә инде, алай гына була инде ул» дип, аларны яклап, тынычландыра иде. Күңелемдә шулкадәр ачык, бик гади кеше булып истә калган.

Концертны Флюра апаны искә алу концерты дип әйтергә дә тел әйләнми. Сәхнәдән аның тавышы яңгырый, җырларын без җырлап торабыз. Менә күптән түгел генә аның җырларын барлый башладым, «Саубуллашу» (Рафаил Бакиров көе, Кадыйр Сибгатуллин сүзләре) җырын 80нче еллар башында ишеткәнем бар иде. Ул заманда бит күңелле җырлар бик сирәк иде, әмма Флюра апаның «Яшермә миннән күзеңне» дип, үзенчәлекле, нечкә тавышы белән җырлавы йөрәккә кереп калган.

Шушы җырны төрле концертларда, мәҗлесләрдә өлкән буын баянга бик яратып җырлый иде. Мин аңа яңа аранжировка ясап, әз генә заманчалатып эшләдем. Бер концерт өчен генә түгел, менә ничә елга сузылыр, әйтә алмыйм, һәрбер концертымда Флюра апаны искә алып, аның турында матур сүзләр әйтеп, шушы җырны башкарачакмын. Халык җырны белә, моны бүген дә сиздем. Халыктан җылылык, энергия килә җырны белгәч. Белмәгән җырны тыңлаганда – бер төрле бит инде, ә монда сизелеп тора – һәрберсе «әлеге җырны каяндыр ишеткән бар» дип утыра.

Гомумән, Флюра апаның җырлары барысы да халык күңелендә. «Ак чәчәкләр» фильмында Гөлшаһидә җырының ул – иң беренче башкаручысы, әлеге җыр радиодан ишетелә иде. Йомшак тембрлы, күңелгә үтеп керә торган тавышы, аның гадилеге халык күңелендә сакланды һәм киләчәктә дә сакланыр дип уйлыйм.

Чараны алып баручы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов:

– Әлеге чараны нәкъ менә Филармониядә үткәрү очраклы түгел, чөнки Флюра апа монда гомере буе җырлады. Филармония ул соңгы вакытларда, гомумән, монда эшләмәгән җырчыларны да туплап тора торган бер җылы йортка әйләнде. Чөнки күп шәхесләребезне китеп баргач озату, үлгәннәрнең иҗат кичәләрен үткәрү, исәннәрнең иҗатын популярлаштыруда филармониялеләр шактый зур эш башкаралар, рәхмәт аларга.

Менә бу концерт та нәкъ Флюра апа теләгәнчә булгандыр дип уйлыйм, чөнки яшьләр аның иҗатын яңгырата. Әлеге концертта шуңа зур әһәмият бирелгән. Һәм бу – бик табигый да, чөнки Флюра апа үзенә бик зур таләпләр куйган чын профессионал иде, аны дәвам итүчеләр дә – шундый югары дәрәҗәдәге, татар халкының бәгыреннән саркып чыккан җырчылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100