Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

200 сумлык лотерея, Казанга кайту, легионерлар - Җәлил турнирыннан нәрсә көтәргә?

18-19 март көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган, Муса Җәлил истәлегенә багышланган ачык көрәш турниры узачак. Иң дәрәҗәле ярышларның берсе булган турнирдан быел нәрсә көтәргә?

news_top_970_100
200 сумлык лотерея, Казанга кайту, легионерлар - Җәлил турнирыннан нәрсә көтәргә?
Салават Камалетдинов

«Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган, Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры бу атна азагында Казанда үтәчәк. Шул уңайдан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе булып узды. Килгән биш кунакның дүртесе Муса Җәлил турниры җиңүчеләре иде.

ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов 1991 елгы батыр, көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров дүрт тапкыр батыр, Балтач районы башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов — ун, билбаулы көрәш буенча халыкара классы спорт остасы Раил Нургалиев тугыз тапкыр батыр калган булган икән. «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллин: «Бер генә очрашуда да Муса Җәлил турнирында җиңгән дүрт батыр очрашканы юк иде», — диде. Уникаль очрашу узды, димәк, «Татар-информ» базасында. 

Кунакларның бөтенесе дә Муса Җәлил турнирының иң дәрәҗәле бәйге булуын һәм аңа икеләтә әзерләнүләрен әйттеләр. «Башка ярышларга караганда Муса Җәлилгә әзерлек җитдирәк тә иде. Татарстан, Россия беренчелегенә дә алай әзерләнми идек», — диде ун тапкыр батыр калган Айдар Хәйретдинов.

400 көрәшче һәм 200 сумлык билетлар

Бу дәрәҗәле турнирда быел да биш төбәктән 400ләп көрәшче килүе көтелә. Ягъни, 18-19 март көннәрендә көрәш сараенда утлар иртә таңнан төнгә кадәр балкып торачак дигән сүз бу. Командалары саны, көрәшчеләр саны буенча бернинди чикләүләр дә юк. Әле командалар составына керә алмаган көрәшчеләргә дә катнашу мөмкинлеге бирелә икән. Кем тели, шул көрәшә булып чыга. Районда батыр калмагансың икән, кайгырма, Муса Җәлил турнирына кил.

Көрәшчеләр колагына тагын бер яңалык. Финалларда иң матур алым ясаган көрәшчегә Ильяс Галимов исемендәге махсус премия биреләчәк. Танылган көрәшче Ильяс Галимов истәлегендәге утыз мең күләмендәге премиягә узган ел 60 кг да батыр калган Кукмаралы Илсур Гыймадетдинов лаек булган иде.

Ә тамашачылар өчен быел башка бер яңалык бар. Көрәш ярышларына тамашачылар гел дә бушлай керә. Быел да бушлай, тик быел лотереяда катнашу мөмкинлеге бар. Ягъни, көрәш сараенда яки www.manzara.pro сайтында 200 сумлык билет алып керсәгез, сез автомат рәвештә лотереяда катнашасыз дигән сүз. Тамашачылар өчен егерме бүләк — көнкүреш җиһазлары әзерләнгән. Кыскасы, 200 сумга телевизор, суыткыч, микродулкынлы мичкә ия булу шансы бар быел тамашачыларда. 

Казанга әйләнеп кайту

Аннары ярышның үткәрелү урыны һәм вакытына игътибар итәсе килә. 18-19 март көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда узачак бу турнир. Бу урында Аллаһы боерса дип куярга кирәктер. Чөнки 2022 елгы Муса Җәлил турниры февраль аенда Яр Чаллы шәһәрендә үтәргә тиеш иде. Тиеш диюем бәлки дөрес тә түгелдер, тик матбугат чараларында бу хакта язып чыктылар. Тик ни кызганыч, турнир ни сәбәпледер Казанга күчерелде. Аннары яңа штамм чыгу белән бәйле рәвештә турнирны бер айга күчерделәр. Һәм, ниһаять, көрәш ярышы күрер көннәр дә бар икән. 

«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллин да ярышның кабат Казанга әйләнеп кайтуын билгеләп үтте. «Бер яңалыгы да шул: ярыш кабат Казанга кайтты. 2005 еллардан бирле Казанда үткәне юк иде. Әлмәт, Чаллы, Биектау, Актаныш, Минзәләләрдә булды моңа кадәр».

Ә Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров исә Чаллы сүзен ишетүгә йөзен борды. «Юк инде, Чаллыда була дигән сүз халыктан чыккан сүз генә. Башта ук Казан, дидек», — диде. 

Раил Нургалиев: «Отасы әйберем калмады»

Муса Җәлил турнирын тугыз тапкыр откан Раил Нургалиев: «Айдар Хәйретдиновны куып тоту уйлары бармы?» - дигән сорауга: «Ничек була, шулай була», - дип җавап бирде. Исәбе алга таба да көрәшергә һәм җиңәргә Нургалиевның. Хәлил Шәйхетдинов та Раилгә карап: «Халык каршында җавап бир әле. Алайса гел миннән сорыйлар. Өч ел көрәшәсеңме тагын, дүртме? Сәламәтлек мөмкинлек биргәнчәме? Җае ничек бара, шулаймы? Хыялың нинди синең? Әллә инде берәр зур ярышны отып китәчәксеңме?» — дип сорады. Бу сораулар халыктан да еш бирелә инде Раилгә. Ни дисәк тә, яшь бара бит, җегетләр. Ә ул әле ыжгырып тора булып чыкты. Әле көндәшләрен сөендерергә уйламый да икән.

— Мин үземнең бөтен хыялларны тормышка ашырдым, Аллага шөкер. Яраткан хатыным, балаларым, көрәш карьерасында да барысы да Аллага шөкер. Үзем нәрсә теләдем, аны өч тапкыр арттырып үтәдем. Минем отасы әйберем калмады. Миңа ошый, мин көрәшнең фанаты, җаным-тәнем белән бирелгән кеше. Сәламәтлегем бар. Алга таба да туктарга уйламыйм. Әйбәтләп әзерләнеп, минем әле алга таба да отасым, җиңәсем килә, — диде көрәшче.

Ягъни, Муса Җәлилдә дә тагын отарга исәбе бар дигән сүз бу. Сүз уңаеннан, Муса Җәлил турнирын иң күп откан кеше — ул Чаллыдан Айрат Гыйлаев. Ул унике тапкыр батыр калган була. Әле аны узучы көрәшче юк. Раил Нургалиев исә турнирда иң истә калган җиңүе дип Лениз Абдуллин белән булган көрәшен атады.

— Ул елны ярыш Чаллыда үтте. Ул елларны мин 80дә ота идем, ә Лениз Абдуллин 85тә. 85кә күчкән елны шул Муса Җәлил турнирында Лениз белән егерме минут тирәсе көрәштек. Бер-беребезне аркага сала алмыйча бик озак йөрдек. Аннары безне футболкаларны салдырып, тагын биш минут көрәштерделәр. Бер бездә генә булды ул. Мин аны җиңдем, турнирны да оттым. Шунысы нык истә калган, — дип сөйләде Раил Нургалиев.

Айдар Хәйретдинов: «Башка район өчен көрәшергә чакырып, фатир тәкъдим иттеләр»

Муса Җәлил турнирының дәрәҗәсе дә шунда: ул ачык турнир. Ягъни, бәйгедә башка төбәк көрәшчеләре дә рәхәтләнеп чыгыш ясый ала. Андый легионерлар Татарстан районнарының командаларын баета һәм ныгыта, гадәттә. Әле легионерлар дигәненә Татарстанның бер районыннан икенче районына күчеп йөргәннәрне дә атыйлар. Теләче, Лаеш, Әлмәт командаларында бу практика бик уңышлы кулланыла. «Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин легионерлар турындагы сорауны Айдар Хәйретдиновка юллады. Чөнки Балтач - үз көрәшчеләре белән генә чыгыш ясый торган бердәнбер район икән. Гомумән, Балтач бик молодец район ул. Ел дәвамында Балтач районында гына да уналты көрәш ярышы үткән.

— Балтач районы - Муса Җәлил тарихында иң күп тапкыр, унөч тапкыр җиңү яулаган район. Нинди генә легионерлар җыеп, команда туплап килсәләр дә, безнең районны узганнары юк. Республика ярышларына үз көрәшчеләре белән генә килә торган бердәнбер район да - Балтач районы. Урын өчен Әлмәт, Лаеш, Теләче районнары белән көрәшергә туры килә. Татарстан беренчелегендә без дүртенче калдык. Әгәр дә башка районнардагы легионерларны алып атсак, без беренче булыр идек. Бу яктан көндәшлек тигез түгел, — дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесе горурлану хисләрен яшермичә.

Шуңа өстәп, Айдар Хәйретдинов үзе дә чит команда өчен көрәшкән кеше түгел. П-патриотлык дип атаргадыр инде моны. Аның сүзләренчә, хәтта фатир да тәкъдим иткән булганнар үзенә, барыбер Балтачны сайлаган. 

— Икенче яктан, легионер башка районга күчеп, үз көче белән акча эшли ала. Күбрәк түлиләр бит инде читтә. Үзем көрәшкән вакытта башка районнарга да чакырдылар, фатирлар да тәкъдим иттеләр. Ләкин мин районнан беркая да чыгып китмәдем. Укып бетергәч тә, Казанда калып эшләү мөмкинлеге ун җирдә бар иде — мин районга кайттым. Моны көрәшче үзе хәл итә. Ә балалар арасында легионерлыкны бетерергә кирәк, — диде ул.

Легионер буларак танылган көрәшчеләрне дә шаяру катыш чынлык белән искә алып үттеләр. «Раил бөтен республиканы йөреп кайтты инде ул», — дип көлде Хәлил Хәмит улы, Теләчедән Биектауга китеп, аннары кабат туган ягы Теләче өчен көрәшә башлаган Нургалиевка карап. Ә чынлап торып Татарстанны йөреп чыккан көрәшче Сергей Павлик икән. Монысын да Хәлил Хәмитович әйтте. Булды шул андый хәлләр. Быелгы Муса Җәлил турнирына килер микән дә, кайсы район өчен көрәшер икән Павлик?

Хәлил Шәйхетдинов журналистларга: «Ярышларны җәнҗал чыкса гына яктыртасыз»

Хәлил Шәйхетдинов «батыр» образын күтәрүне сорап, журналистларга да мөрәҗәгать итте. «Безгә бөтен җирдә тамаша, кызык кирәк. Ә сез батыр образын күтәрсәгез иде. Көрәшне саклап калу - бөтенебезнең бурычы», — диде ул.

— Ни өчендер без һәм сез ярышларны ниндидер шау-шулы, җәнҗаллы булган чакта гына килеп яктыртабыз. Минем күңелгә бер вакыйга кереп калды. Бер көрәштән соң, икенче көнне безнең министрлык каршында иртә таңнан мине берничә камера көтеп тора иде. «Хәлил Хәмитович, нәрсә булды, ничек булды ул?» — дип. Чистайдамы, Азнакайдамы, билбау көрәше буенча ярышта әзрәк сугышып алганнар иде, бер унбиш журналист чыкты. 

Ә Раил батыр, йә Айдар батыр кала… Бу Раил каян икән, кайда тәрбияләнде икән, боларның әти-әниләре кемнәр, нинди шартларда яши, ничек тормыш алып бара? Бу егетне танытып, башкаларга үрнәк итеп кую турында беребез уйламыйбыз. Безгә бөтен җирдә тавыш, кызык, тамаша кирәк. Әгәр дә без дә, артистларыбыз да, мөмкинлек чыгып, көрәшчеләр турында барган җирләрендә сөйләсәләр, яктыртсалар, безнең көрәшебез юкка чыкмас дигән өмет белән яшим, — ди спорт министрының беренче урынбасары.

Хәлил Хәмит улы яшь чакта көрәшче малайларны ничек кызыктыруын да сөйләде. «Авылда батыр калсаң, урамнан йөрүләре икенче инде», — дип искә алды ул. Авылда батыр калуны Олимпия уеннарында җиңү белән дә чагыштырды. 

— Һәр кешенең авылда батыр каласы килә бит. Мин көрәшкә йөргән малайларга — Раилләргә (Нургалиев — ТИ) батыр образын болай итеп сөйли идем. Үземә авылда унынчы класста батыр калырга насыйп булды. Батыр калгач, әти-әниләр мунча әзерләп куя. Тиз генә юынасың да, йөгерәсең клубка дискотекага. Анда кунак кызлары да кайта инде, бөтен кеше шунда. Син батыр булгач, клубка атлап керүләре икенче, аралашулары икенче. Син — батыр, авылның батыры. Икенче көнне иртән чиләкләрне алып, чишмәгә чабасың, күренәсең килә. Авылда атлап йөрүләре икенче инде, башлар күтәренке.

Авылда батыр калуны Олимпия уеннарында җиңгән кебек итеп сөйли идек малайларга. Без ул вакытта унике кеше җыела идек. Мин шунда әйтә идем: мин сөйләгән икегезнең генә колагыгызга керсә дә, мин бәхетле кеше булыр идем. Раилләр җиңә башлагач, Айрат Фәтхуллиннар, күпләре һаман искә алып сөйлиләр. 

Сез ул батыр образын мин сөйләгәннән дә ялкынлырак итеп күтәрсәгез иде. Шәһәрләрдә, авылларда Сабантуй батырлары турында әйләнеп-әйләнеп кайтып сөйләргә, яктыртырга кирәк. Менә бу безнең бурычыбыз. Бу безнең спорт төре генә түгел, ул безнең сәнгатебез. Саклап калу - ул һәрберебезнең бурычы, — диде ул каршында утырган журналистларга карап.

«Без планетада беренче»

Киләсе Муса Җәлил турнирына зур өметләр баглап, көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһировның әйткән сүзләрен язасы килә. «Россия чемпионатыннан соң мин шундый фикергә килдем. Без планетада беренче. Беренчедән, сан буенча. Чит төбәкләр безнекеләр белән якын да килә торган түгел», — диде ул хөкемдарлык, оештыру турында нәрсә генә дисәгез дә, без булдырабыз дигән формада.

Татарстанда 9300 кеше көрәш белән шөгыльләнә. Календарь буенча елга 26 рәсми ярыш үтә. Алардан кала узган елны районнарда җәмгысе 250 ярыш уздырылган икән. Башка төбәкләрдә мондый әйбер юк, хыялда булса гына. «Башкортстан беренчелегенә 70 кеше җыелган. Ә без 400не көтәбез. Башкортстанда шундый талантлы егетләр бар бит», — ди Марсель Шәрипҗан улы.

Киләсе елда, Алла боерса, Муса Җәлил турнирының юбилее — алтмыш еллыгы. Чәче чалаеп, әкренләп кенә гомер көзенә аяк атлаучы ир заты булган инде бу турнир. Киләсе елга шул уңайдан китап та чыгарырга уйлый оештыручылар. Илләр, күкләр тыныч булып, көрәш ярышлары да озын гомерле булсын иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100