Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көрәшче Раил Сәлахетдинов: «Кычкырмасам, көрәшә алмыйм»

Келәмдә –ул эмпульсив, тиз кызып китүчән һәм бик тә хисчән көрәшче. Келәм читендә – битараф һәм салкын карашлы егет. Дип уйлый идем мин. Тормышта оптимистик рухлы һәм шаян егет булып чыкты, кызулыгы да бар, әлбәттә. 22 яшьлек Татарстан һәм Россия чемпионы Раил Сәлахетдинов белән кызлар һәм эгоизм турында әңгәмә кордык.

news_top_970_100
Көрәшче Раил Сәлахетдинов: «Кычкырмасам, көрәшә алмыйм»
Михаил Захаров

Тумышы: Чиләбе өлкәсе

Яши: Киров өлкәсе, Нократ Аланы шәһәре

Милләт: татар

Яше: 22

Укый: Казан Дәүләт Аграр университеты, 4 курс

Үлчәү авырлыгы: 85 кг

Көрәшә: Кукмара районы өчен

Тормыш хәле: өйләнмәгән, йөргән кызы бар

Тренерлары: Кукмарада — Илсур Нәҗмиев, Казанда — Җәүдәт Хөсәенов

Җиңүләре: Татарстан һәм Россия чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе

«Кычкырмасам, көрәш бармый»

— Раил, келәмдә син бик эмоциональ. Кычкырып-кычкырып көрәшәсең. Нәрсә белән бәйле бу?

— Иң еш бирелә торган сорау. Тренер шулай өйрәтте мине. Келәмдә синең каршыңда дустың түгел, көндәшең тора. Аны болай гына җиңеп булмый. Ачуны чыгарырга кирәк җиңәр өчен. Канда калды инде ул минем. «Нишләп кычкырасың соң син?» — дип сорый инде кеше. Ә кычкырмыйча көрәшсәм, минем көрәш бармый. Россиядә менә көчкә көрәштем, бик авыр булды, Татарстан чемпионатында җиңелрәк булган иде. 

— Эйфория вакытында ялгыш берәр нәрсә кычкырып җибәрсәң шунда? Йә күрсәтсәң…

— Радик абый Сәлахов шикелле юк инде. Мин дә андый нәрсә юк. Эчемдә булганны шул рәвешле чыгарам мин. Провокация ише нәрсә дә юк. Көрәшкәндә мин үземнең дөньяда. 

— Ә читтә усал бит син.

— Юк. Бөтен кеше шулай ди. Мин башка кеше анда. «Настрой» дигән нәрсә бар. Көлеп чыксам, көрәш бармый минем. Имгәнеп тә куярга мөмкинсең. Беренче тренерым Илсур Нәҗмиев шулай өйрәтте. Фишка ул минем. 

Әле бер елны Муса Җәлил турнирында финалда Ранис Галимуллин белән көрәштем. Ул да кычкыра башлады. Аңа кадәр кычкырып көрәшкәне дә юк иде аның. Бары җиңеп чыктым аны да.

— Бу сыйфатлар тормышта ярдәм итәме соң?

— Юк, син нәрсә. Спорт — ул икенче әйбер. Тормышта алай кычкырып йөрмисең бит инде.

«Абый, мине якла әле»

— Татарстанда беренчелегендә Чаллы көрәшчесе Ренат Шәйхетдиновны чистага җиңүең белән килешергә теләмәделәр. Ә Россияда киресенчә Чувашиядан Ринас Садаровның сине күтәреп салуын ике баллык түгел, чиста баллык алым иде дип сөйләделәр. Андый конфликтларга еш керәсең. Ул кешеләргә нәрсә дип әйтер идең?

— Миннән тормый бит. Хөкемдар ничек күрә инде. Мин дә: «Абый, мине якла әле», — дип әйтмим бит. Аллаһы Тәгалә бар ул. Минем дә андый хәлләр булды. «Манзара» да Фаязның ике баллык алымын чиста дип әйттеләр, ике баллык иде. Тормыш — бумеранг, бөтен нәрсә дә әйләнеп кайта. Уңыш минем якта, Аллага шөкер. 

— Туеп ташлыйсы килгән чакларың да булмадымы?

— Ял итәсе килгән чаклар була иде, ә бөтенләй ташлыйсы килми һәм килмәде дә. Кандадыр инде ул. Көрәшә башлаган гына чорда Сабантуйда кул сынды. Әле дә хәтерлим күтәреп, хастаханәгә алып кергәннәрен. Анда да ташлыйсы килмәде. Яшьтәшләр көрәшә бит.

— Күпмедер вакыт көрәштән китеп тә тордың. 

— Әйе, аякка операция ясаттым. Бер ел тирәсе китеп торырга туры килде. Аллага шөкер, әйләнеп кайта алдым. Әлһәмдүллиләһ.

— Кукмара көрәшчеләргә шартлар тудырамы?

— Тырыша, тик бик барып чыкмый. 

— Башка районнардан да тәкъдимнәр киләме? 

— Килә. Лаешлар чакырды. «Әйдә, әйдә» — дип торалар. Шул ук Ранис Галимуллин шалтыратып кына тора. Әле студент бит, башта укып бетерим дим. Аннары карарбыз. Яшисе дә бар бит, тормыш корасы. Эш булуга да карыйсың инде.

— Эш дигәннән, тренер буласың килмиме соң?

— Юк. Минеке түгел ул. Тренерларга рәхмәт, түзгән нерваларына рәхмәт. Шулай кычкырып йөрсәм, балалар калмаячак бит минем (көлә). 

«Гаиләдә әти хуҗа»

Раил гади эшчеләр гаиләсендә туып үскән егет. Ике сеңлекәшенә абый да әле ул. «Абый» булгач, аларны үпкәләтергә бирмим. Проблемалары чыкса, миңа мөрәҗәгать итүләрен телим. Уртанчы сеңлекәш тә «абый, булыш әле» дип килә. Күңелле инде ансы. Шулай булырга тиеш бит инде. Гаиләдә бер-береңә тотынып яшәргә кирәк», — ди абый кеше. 

— Һәр ярышка әтиең дә килә. Әтиең көрәшче булганга гына көрәшчеме син дә?

— Бер дә калдырмый. Минем өчен борчыла, җан ата. Нократ Аланында яшәсәк тә, әти атнага өч тапкыр Кукмараның Олыяз дигән авылына тренировкага йөртте мине. Олыяздан безгә кадәр — илле чакрым. Илле чакрымны барасы, илле чакрымны кайтасы. Ә кайбер көннәрне Кукмараның үзенә йөртте. Ансы унике генә чакрым бездән. Әти үзе утыз яшьләрдә көрәшә генә башлады. Россияда икенче, өченче урыннар да алып йөрде. 

Әти күп йогынты ясады инде. «Улым, кирәк булмаса, ташла. Икенче әйбер белән шөгыльләнерсең», — дигән сүзләр дә булды. Мин: «Юк, көрәшәм. Миңа ошый», — дидем.

13 яшьтә генә көрәшә башладым. Хәзер бит кечкенә генә бакча балалары йөри. Алар нәрсә икәнен аңламый бит әле аның. Уйнарга киләләр инде. Минемчә, ул кечкенә балаларга иртә әле. Әзрәк акыл кергәч көрәшә башларга кирәк.

— Әниең курыкмыймы?

— Укуыңны калдырасың дигән чаклары булды инде. Гаиләдә әти хуҗа. Әти әйткәч, әни дә күнде. Туры эфирдан күрсәттеләр бит чемпионатны. «Финал башлангач, карамадым. Кулыңны күтәргәч кенә сөендем», — диде. Минем әби курка. «Нишләп көрәштерәсең малаеңны?» — ди әтигә. Әби пессимист минем (көлә). Ул да куркып, борчылып тора инде.

— Гаиләдә тәрбия нинди сезнең?

— Гадел һәм уртача кырыс. Тәртип бозган чаклар булды инде. «Шпана» бит инде мин (көлә). Почмакка бастыралар иде. Почмакка басмаган бала нормаль бала булмыйдыр инде ул, минемчә. Өченче сыйныфта укучы сеңлекәшне бастырмыйлар менә. «Ул берәү генә бит», — диләр. Мин икәүмени дим инде (көлә). 

— Гаилә традициягез бармы?

— Һәрбер ярыштан соң, җиңелдемме, җиңдемме мин, торт алып кайтам да гаилә белән бергәләп чәй эчәбез. 

«Кызлар күп яза»

— Йөргән кызың көнчеме?

— Бар инде әзрәк. Үземә охшаган.

— Кайчан өйләнәсең?

— Укып бетерергә кирәк әле башта. Аннары эш табарга. Тик дөньяларын корып, бөтен нәрсәне үзләре генә табып бетергәч кенә өйләнүчеләр яклы түгел мин. Тормышны бергәләп корырга кирәк. Бергәләп эшләсәң, тәмлерәк була ул. 

— Раил Сәлахетдиновның хатыны нинди булырга тиеш?

— Үземә охшаган. Әнигә охшаганны эзлисең бит инде. Тик әнигә охшаган кызларны табу бик авыр. Баш белән уйлый торган кыз кирәк. Хәзер кызлар заманча бит инде. Миңа иреннәрен кабартан кызлар ошамый. 

Авыл кызлары да шәһәргә килгәч үзгәреп бетәләр. Авылда аларны йодрыкка төйнәп тотканнар, ә шәһәрдә алар «ачылып» китәләр. Шәһәр кызларының да тыйнаклары була. Тәрбиядән тора инде.

— Ә менә тормыш шулай борылып куеп, хатының көрәшүеңә каршы була ди?

— Юк. Мин хуҗа, мин хәл итәм. Бик авыр бит ул. Бер танышым бар минем. Үзенең бик көрәшәсе килә инде, тик хатыны көрәштертми. 

— Кызлар тарафыннан игътибар җитәрлекме? Язалармы?

— Күп. Язалар. 

— Җавап бирәсеңме соң?

— Юк, игътибар итмим. «Игнор» инде. Менә шундый начар мин (көлә). 

«Спортчы эгоист булырга тиеш»

Раил 19 яшендә иң дәрәҗәле турнир саналган Муса Җәлил турнирын ота. «Иң истә калган җиңү шул. Бик авыр булды. Теләчедән (хәзер Лаештан) Ранис Галимуллинны җиңдем. 19 яшьлек малай, көндәшләр — зурлар», — дип искә төшерде ул. Ә җиңелүләрен тизрәк онытырга тырыша икән. «Күңелдә дә калмый. Мин андый кеше түгел», — ди. 

— Яшь буенча зурлар белән көрәшүе авырмы?

— Көндәш көчлерәк булган саен миңа җиңелрәк. Бу көчлерәк бит дигән уйлар белән адреналин барлыкка килә, антуаж туа. Ә бер башка түбәнрәкләр белән көрәш авыррак. Җиңәчәгемне белеп чыгам, шуңа авыррак та. Ә көчлерәкләр белән белмисең. Анда иллегә илле. Алай кызыграк. Илмир Төхвәтуллин белән өч-дүрт тапкыр көрәштек, бер дә җиңгән юк әле. Алла боерса, очрашырбыз әле бер. Аның белән көрәшәсе килә. Финалда. 

— Хыялларың чынга ашып барамы?

— Кечкенә чакта юллар төзисе килә иде. Безнең шәһәрдә юллар начар, шуңа шулай уйлаганмындыр инде. Үскәч, нинди юл инде. Кеше булып калырга кирәк. Заманасы шундый, кешелек дигән нәрсә дә юк хәзер. 

Ә көрәштә машина отасы килә. Бүлеп түгел, җиңеп отасы. Биш кеше килде ди, син җиңеп, машинаны син алып китәсең икән, теге дүртесе карап кала инде, саран, бүлешмәде дип. Ә икенче яктан караганда — нигә син бүлешергә тиеш? Син бит көн саен күпме тир түгәсең спортзалда.

Спортсмен кеше эгоист булырга тиеш. Мин генә һәм шуның белән шул. Үзең турында алай дип сөйләргә ярамаса да, тормышта мин андый түгел. Ә көрәштә барысын да мин җиңәргә тиеш дип уйлыйм. Спорт эгоизмы инде. 

— Бүләк дигәннән, тәкәгә сөенәсеңме?

— Акчалата алыр идем. Тәкә булса да, мин тәкә ите ашамыйм. Бармы, юкмы, артык шаккатмыйм да. Иңеңә күтәреп салганда күңелле инде. Ну биш центрнерлы үгез бирсәләр, яхшырак булыр иде (көлә). Авылларда шундый мода китте, тәкә бирмиләр хәзер. Акчалата бүләк тапшыралар да, булды, хуш диләр. 

«Клубка түгел, театрга йөрим»

— Көрәштә җиңәр өчен физик көч кирәк. Ә тормышта шундый хәлләр килеп чыга ди?

— Физик көч белән хәл итмим проблемаларны. Беренчедән, минем сугышкан юк. Әти-әнигә сугышма, кеше баласына тимә дип тәрбияләделәр. Бер-ике тапкыр булгандыр, тик алары да әти-әни белмәсен дип кенә. Аннары заманасы шундый бит. Тиеп китсәң дә утыртып куярга мөмкиннәр, Алла Сакласын. Сүз белән хәл итәм бар нәрсәне дә.

Мин конфликт тудыра торган кеше түгел. Миңа тимиләр икән, мин дә тимим. Миңа тияләр икән, ул очракта, гафу итегез, кычкыра башлыйм.

— Көрәшчеләр көне буе спортзалда яталар, режим белән генә яшиләр, клубларга бармыйлар, кызлар белән «гулять» итмиләр, күңелсез яшиләр дигән стереотип бар. Син дә шулар рәтендәме?

— Шундыйлыкка шундый да, тик күңелсез дип әйтмәс идем инде. Минем клубта бер генә тапкыр булган бар. Хәзер әти белән инде (көлә). Әле ансы да бергә яшәгән егетнең туган көнендә, миндә генә машина йөртү таныклыгы бар. Машинага утырттылар да бардым инде. Шул беренче курста бер тапкыр гына барган бар. Миңа кызык түгел ул. Клубка барганчы театрга барам мин. 

— Көрәштән ничек ял итәсең? Китап бәлки?

— Музыка. Иртә белән кушып куям да, кесәдә йөри шунда. Егетләр: «Раил, зинһар, сүндер инде шул музыкаңны, чукынчык малай», — дия башлыйлар. Театр, концерт, киноларга барыштырам кыз белән. Ә китап укырга вакыт юк дисәм, ялган була инде. Әгәр дә мин китап укыйм икән, димәк, нәрсәдер булган. Димәк, «Раил, әйдә, сөйлә» (көлә). 

— Игътибар яратасыңмы? Популяр булу теләге бардыр бәлки.

— Чама белән генә. Көрәш ягын алсак, кул чабу җитә миңа. Ә тормышта кирәк кеше кирәкле сүзләрне әйтсен. Сүз белән кешене үтереп тә, терелтеп тә була диләр бит. Дөрес сүз әйтә белергә кирәк. 

Популяр буласым килми. Ул минеке түгел. Тик «әнә Сәлахетдинов, көрәшкәнен хәтерлисеңме?» дип сөйләсәләр, әлбәттә, күңел күтәрелә. 

Блиц-сораштыру

— Авылмы, шәһәрме?

— Авыл.

— Актив ялмы, тынычлыкмы?

— Тынычлык.

— Кыз кеше килеп, беренче булып мәхәббәт аңлатса, син?

— Уйлыйм. Тукта, әйдә аңлашыйк әле дияр идем. Дөрес түгел бит инде бу. «Раил, мин сине яратам» дип килеп әйтсәләр соң… Белмим инде. Заманасы шундыймы соң аның?

— Күңелсез чакта син?

— Ял итәм. Кеше белән сөйләшмим. Ул чакта миңа тимәсеннәр.

— Кумирың?

— Футбол, Месси.

— Көрәштәге кумирың?

— Кемгәдер охшарга теләп көрәшкәнем юк. Ис китми минем алай кемнәргәдер. Павликны әйтәләр инде менә. Ис китми аңа да. Гыйлаевларны каты көрәшә иде дип сөйлиләр, тик минем аларның көрәшен күргән юк. Яшь бит әле.

— Яшерен талантың?

— Русча шигырьләр сөйли алам, кәеф булганда. Аллаһы Тәгалә тавыш бирмәгән шул, җырлар идем мин. 

— Йомшак сыйфатың?

— Бик ышанучан. Колакка токмач эләләр минем. Кешегә каршы килә алмыйм. 

— Синең өчен көрәш?

— Тормыш.

— Тормыш девизың?

— Төшенкелеккә бирелмәскә һәм бары алга барырга.



Галерея: Көрәшче Раил Сәлахетдинов белән интервьюдан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100