news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шаккаткыч помидор үстергән Индүс абый: «Җылы су гына сиптем»

news_top
Шаккаткыч помидор үстергән Индүс абый: «Җылы су гына сиптем»
Фото: Индүс Дөлфенуровның шәхси архивыннан

Казанның Вознесенское торак массивында яшәүче Индүс абый Дөлфенуров үзе үстергән помидорның авырлыгына үзе шаккаткан. «Гомердә дә бу кадәр булганы юк иде», – дип сөйләде ул «Интертат»ка.

Помидорның авырлыгы 1,227 г булган. Кичтән бакчадан кисеп алып кергән ул «гигант» помидорын. «Бу – урамда, ачык грунтта үскән помидор. Кайчы белән көчкә кисеп алдым мин аны. Алып кереп үлчәдем – шаккаттым. Әле бер дә бу чаклы үскәне юк иде, үз гомеремдә беренче тапкыр 1 кило да 200 грамм булган помидор күрәм. 600-800 грамм булганнары да бар араларында. Үзе шулай үсте, аерым ашламалар кулланмадык.

Хатыным, суганны тукландырырга дип, «Нитроамофоска» алган иде. Мин аны бер тапкыр помидорга да сиптем, башка берни кулланмадык. Помидорның эре булуы һәм пешүе дөрес итеп ян сабакларын алудан тора, мин шулай уйлыйм. Мин боларны мәрхүм әтиемнән өйрәнеп калдым. Әти безнең авылда бердәнбер дөрес итеп кыяр-помидор үстерүче кеше булды, авылдашлар, килеп, киңәшләр сорый иде һәм кыяр-помидор орлыклары алып китәләр иде. Орлыкларны әти үзе киптерә иде.

Бу помидорны без орлыктан үстермәдек, хатыным үсентесен сатып алып кайтты. Үзебезнең тирәдә яшәүче кешедән алган. Помидорларны утырту буенча хатыным Рәзифә белгеч инде, ә карау – миндә, – дип көлеп куйды ул. – Әле кичә тагын 632 граммлы помидорны алып кердем. Өстәлгә куйдым да, интернеттан төрле помидор сүрәтләрен карап, чагыштырып утырам. Безнең помидор «Розывый гигант» яки «Минусинский гигант»ка охшаган», – дип сөйләде ул.

Индүс абый помидорның ян ботакларын һәм артык зур үскән сабагын дөрес итеп кисү буенча киңәшләр бирде.

«Яфрак төбеннән чыккан ян ботакларны алуны әти «бутау» дип атый иде. Мин дә «бутыйм» дип сөйлим инде, «пасынкование» була ул. Мин помидорларны беренче тапкыр июнь уртасында бутадым, аннан июльдә 2 тапкыр. Башка елларда астан үскән 3 зур ботагын калдыра идем, быел икене генә калдырдым. Шуның да файдасы булгандыр.

Беренче тапкыр бутаганда бәйләдем дә. Мин арматура кулланам. Сынарга мөмкин булган 1-2 җирдән арматурага беркетәм. Помидор вертикаль хәлдә торырга тиеш. Икенче тапкыр бутаганда да бәйләрен карарга кирәк. Бик үсеп киткәннәрен өстән тагын бәйләргә кирәк булды. Өченче тапкыр бутаганда озын торбалар кулланырга туры килде, чөнки арматураның озынлыгы җитми иде инде. Торбаларга өстәмә бәйләдем. Әти агач таякка бәйли иде.

Яннан чыккан ботакларны сындырып алу төп сабакка зыян китерә ала. Шуңа, бары тик кайчы белән кисеп алырга кирәк. Анда да төбеннән үк түгел, 0,5 см калдырасы. Сабак яңа гына чыгып килә торган булса, аны, әлбәттә, тырнак белән генә дә алып атып була, тик зуррак булса – бары тик кисәргә. Август аенда помидор сабагының очларын кисәм, чөнки аларны үстерүдән файда юк инде ул вакытта», – дип сөйләде ул.

Индүс абый помидорларны яшел килеш җыеп алып кызарту яклы түгел. Ул яшел помидорларны кыраулар алдыннан гына җыеп ала. «Көчләп кызартылган помидор тәмле булмый бит. Бервакытта да яшел помидорларны, пешеп бетсен дип, җыеп куйганым булмады. Һава торышын карап торам. Һава температурасы +5 градуска якыная икән, шул вакытта гына яшел помидорларны җыеп куям, чөнки калдырырга жәл», – ди.

Әңгәмәдәшем быел һава торышы әйбәт булуын да ассызыклады. Шулай да, көчле яңгырлар вакытында ишегалларын су баскан булган. Ә помидорларга су сибүгә килгәндә, ул бер дә салкын су кулланмый. «Мин бары тик мичкәдән җылы су сибәм. Салкын су помидорга әйбәт түгел. Салкын судан фитофтора да була. Быел помидорлар каралмады да, шөкер. Башка елларда булгалый иде, ди ул.

Индүс абый үзе хәзерге вакытта лаеклы ялда. Тормыш иптәше кызлары янына оныклар карашырга киткәч, үзе генә яшәп ята әле. Бу помидорын да нишләтергә дә белми. «Өйдә тора инде, балаларга, килеп алыгыз, дигән идем. Нишләтәсе булыр инде аны», – дип куйды ул.

Соңрак исә: «Рекордсмен помидорны кистек», – дип фото җибәрде.

Кадерләп кенә торуны яшелчәләр дә сизә шул, менә бит ничек сөендергән ул кайгыртучысын.

Фотоларны «Интертат»ка Индүс Дөлфенуров тәкъдим итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар