Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сайлауның беренче көне: ташламалы беләзек, машина оту мөмкинлеге, НАТО иле делегатлары

Россиядә 8нче тапкыр Президент сайлаулары башланды. Сайлаулар беренче тапкыр 3 көн дәвам итәчәк. «Интертат» сайлауның беренче көненә күзәтү ясый.

news_top_970_100
Сайлауның беренче көне: ташламалы беләзек, машина оту мөмкинлеге, НАТО иле делегатлары
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

15, 16, 17 март көннәрендә Россиядә Президент сайлаулары үтә. Ил тарихында беренче тапкыр президент сайлаулары 3 көн дәвам итәчәк. Ил башлыгы 6 елга, ягъни 2030 елга кадәр сайланачак. Ул 2012 һәм 2018 елларда да шушы срокка сайланды. Аңарчы президент сайлаулары 4 ел саен үткәрелә иде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

  • Сайлауларга 4 кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.

Россия Президентына кандидатлар: кем нәрсә вәгъдә итә?

Бу 3 көндә сайлау участоклары җирле вакыт буенча 8:00дән 20:00гә кадәр эшли. Чукотка һәм Камчаткада сайлауның беренче көне инде тәмамланды.

15 март җирле вакыт белән илнең 89 төбәгендә, шул исәптән яңаларында да, 94 меңнән артык сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү өчен 113 миллион 574 мең 550 сайлау бюллетеньнәре ясалган. Мәскәүдә, шулай ук илнең 29 төбәгендә электрон тавыш бирү көйләнгән.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиядә сайлаучыларның гомуми саны 112,309 млн кеше, чит илләрдә тагын 1,9 млн кеше, дип хәбәр иткән иде Үзәк сайлау комиссиясе. 2023 елның июленнән, ведомство мәгълүматлары буенча, Россиядә сайлаучылар саны 4,394 млн кешегә арткан. Быелның гыйнварында Үзәк сайлау комиссиясе беренче тапкыр Донецк Халык Республикасында сайлаучылар буенча мәгълүматларны ачты. Алар – 1,971 млн кеше, Луганск Халык Республикасында – 1,652 млн, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә һәркайсында 470 меңгә якын кеше.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан сайлауга әзер: 3 миллион кеше, 16 мең күзәтүче һәм видеотрансляция

Иртәнге 8дә Татарстан Республикасы территориясендә 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, СИЗОда, вокзалда һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды. Участокларга 200 мең берәмлектән артык технологик җиһазлар – тавыш бирү өчен урналар һәм кабиналар, флаглар, мәгълүмати басма продукция һәм сайлау участокларын рәсмиләштерү элементлары кертелгән. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше үз сайлау хокукына ия. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев инде иртәнге 8:00 сәгатьтән Татарстан халкының сайлауларда актив катнашуын әйтте.

«Татарстан актив сайлый. Иртәнгә 8:00 сәгатьтә барлык участоклар ачык иде. Кәеф яхшы, һава торышы яхшы, сайлаулар әйбәт узачак», – дип сөйләде ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанда сайлауларны үткәрүне сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Алар арасында бөтен төрле һөнәр ияләре — журналистлар, табиблар, педагоглар, эшмәкәрләр, мәдәният һәм сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре бар.

Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә эшли башлады. Испания, Индонезия, Доминикана Республикасы, Гватемала, Танзания вәкилләре 3 көн дәвамында Татарстан сайлау участокларында тавыш бирү барышын күзәтәчәкләр. Мәсәлән, халыкара күзәтүчеләр бүген Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетында урнашкан 55нче участок сайлау комиссиясендә булды.

«Делегацияләр килә. Испаниядән килүчеләр ачык рәвештә: «Без НАТО иленнән», – дип әйтә. Рәхим итегез! Алар бүген Казан сайлау участокларында булды инде. Чит ил күзәтүчеләре республиканың башка шәһәрләрендә, районнарда булачаклар. Минем хезмәттәшләр әзер», – диде Андрей Кондратьев.

Фото: © «Татар-информ», Надежда Гордеева

Шулай ук барлык участоклар видеокүзәтү яки видеофиксация белән күзәтелә. Барлык мәгълүмат җәмәгать күзәтү үзәгенә килә. Барлык участоклардан трансляция тәүлек әйләнәсе алып барылачак.

Татарстан тавыш бирә

Казанда сайлауларны тантаналы төстә ачтылар. Иртәнге 8дә Казан дәүләт мәдәният институтында 283 һәм 340нчы сайлау участокларын ачу тантанасы булды. Бина фойесында тавыш бирүдә катнашучыларны «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры коллективы һәм институтның 70 кешедән торган җыелма хоры каршы алды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Без шундый мөһим көнне чыгыш ясавыбызга бик шатбыз. Россия Президентын сайлаулар кешеләргә илебезнең киләчәгенә дөрес юл сайларга мөмкинлек бирә. Алга таба ничек яшәвебез нәкъ безгә бәйле. Минемчә, һәр кеше моны аңларга тиеш. Һәркем үзе, гаиләсе һәм иле өчен җаваплы», – дип билгеләп үтте журналистларга чыгыш ясар алдыннан «Казан нуры» оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәсим Ильясов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шулай ук, сайлауның беренче көнендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше белән бергә Россия Президентын сайлауларда үз тавышларын бирде.

Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Карл Маркс урамында урнашкан 42нче участокта булдылар – А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның беренче бинасында, дип ачыклык керттеләр Республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Иң беренче булып тавыш бирүчеләр арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар. Казан шәһәренең 80нче мәктәбендә урнашкан 46нчы сайлау участогында Камил хәзрәт хәләл җефете белән беренчеләрдән булып үзләренең гражданлык бурычын үтәде һәм тавышларын бирде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мөселманнар Россиядә бик күп. Димәк, безнең тавыш көчле булып яңгырый ала. Ә тавыш бирмәсәң, сине кем ишетсен? Шуңа күрә сайлауларда, һичшиксез, катнашырга кирәк. Бу бит – безнең хакыбыз. Кандидатлар арасыннан халкыбыз, милләтебез һәм ислам дине үсеше өчен иң файдалысын сайларга кирәк дип саныйм», – диде Камил хәзрәт.

Фото: © dumrt.ru

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда тавыш бирде. Казанның Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116нчы лицейда урнашкан сайлау участогына парламент башлыгы хатыны белән килгән.

«Бу сайлау кампаниясендә һәркем катнашырга тиеш, чөнки һәркем үзенең киләчәге тыныч булсын, дәүләт башлыгы халыкның сорауларына җавап бирсен дип кызыксына. Авыр шартларда тыныч тормыш, Татарстан һәм Россия гражданнарының иҗади хезмәте тәэмин ителсен өчен лаеклы кешене сайлау мөһим», — диде Ф. Мөхәммәтшин.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Гражданлык бурычын ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та үтәде. Ул Андрей Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетында урнашкан участокта тавыш бирүдә катнашты.

«Билгеле булганча, һәрберебез ил язмышы белән яшибез, чөнки барыбыз да Россиянең дәүләти, аның географик бөтенлеге, табигый байлыклары, халкының киләчәге өчен җанатабыз. Хәзерге вакытта махсус хәрби операция бара, үзебезнең бәйсезлек, дәүләтчелегебез өчен көрәшәбез. Шуңа күрә быелгы Россия Президенты сайлаулары аеруча әһәмиятле», – диде Марат Әхмәтов сайлау участогында.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Сайлаучы беләзеге, Фирдүс Тямаев белән Салават Фәтхетдинов концерты, «Лада Веста» машинасы

Татарстанда сайлаучыларга «Мин тавыш бирдем» дигән язулы махсус беләзекләр дә тапшырыла. Беләзекне күрсәтеп, маршрут транспортларда бушлай йөреп була.

Шулай ук, сайлаулар уңаеннан 17 март көнне «Ак Барс банк» аренада узачак концертка да бушка керү мөмкинлеге бар. Концертның хедлайнерлары – Россия йолдызлары Ваня Дмитриенко, Хабиб, «Иванушки International», «Кар-Мэн» һәм «Хор Турецкого» төркемнәре булачак. Шулай ук кунакларны татар эстрадасы йолдызлары Салават Фәтхетдинов, Фирдүс Тямаев һәм Гүзәл Уразова чыгышлары көтә. Концерт көндез башланачак һәм 21.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Сайлауда катнашучы Татарстан халкы «Гаилә фотоконкурсы»на кушыла ала. Моның өчен сайлау участогында фотога төшәргә һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә #всейсемейнавыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән фотоны бастырып чыгарырга кирәк. Катнашучылар арасында кыйммәтле призлар уйнатылачак, аларның иң мөһиме – «Lada Vesta» автомобильләре. Барлыгы 3 машина уйнатылачак.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чаллыда бәйрәм чаралары 16 мартта шәһәрнең өч мәйданчыгында – Азатлык мәйданы, Җиңү паркы һәм ГЭС поселогы территориясендә мәдәният һәм ял паркында башланачак. Чаллы халкы Масленица бәйрәме чараларында катнаша ала. Традиция буенча, Масленицаны бәйрәм итү кыш карачкысын яндыру белән тәмамланачак. Сайлау участокларында Татарстан предприятиеләреннән товарлар белән ярминкә оештырылачак, аларны Казан участокларындагы кебек үк 25% ташлама белән сатып алырга мөмкин.

Түбән Камада сайлау участокларында бәйрәм кәефен шәһәрнең иҗади коллективлары булдырачак. Интерактив һәм спорт мәйданчыклары, мастер-класслар оештырылачак. Табиблар сайлау участокларында «сәламәтлек нокталары» оештыралар, анда теләүчеләр сәламәтлекләрен тикшерә ала. Түбән Камада ил Президентын сайлауда беренче тапкыр катнашучыларга театр, кино, спорт комплексларына һәм хәтта төнге клубка билетлар биреләчәк.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тавыш бирүдә катнашучы Әлмәт халкы махсус «ташламалы» беләзекләр алачак. Алар буенча тавыш бирүчеләр шәһәрнең 19 оешмасында – кафеларда, рестораннарда, ягулык салу станцияләрендә, спорт комплексларында, кибетләрдә һәм күңел ачу үзәкләрендә ташламалар ала ала.

Фото: © Әлмәт районы матбугат хезмәте

Нәтиҗәләр кайчан?

Тавыш бирүнең беренче нәтиҗәләре якшәмбе, 17 мартта, Мәскәү вакыты белән 21:00 сәгатьтән соң билгеле булачак. Ул вакытта Россиянең иң көнбатыш төбәгендә – Калининград өлкәсендә участоклар ябылачак. Ә сайлауларның беренчел нәтиҗәләрен һәм җиңүченең исемен Үзәк сайлау комиссиясе дүшәмбе, 18 мартта игълан итәргә планлаштыра. Сайлау нәтиҗәләрен Үзәк сайлау комиссиясе 28 марттан да соңга калмыйча билгеләргә тиеш.

Сайланган президентның инаугурациясе 7 майда (алдагы сайлауларда җиңгән президент вазифасына керешкәннән соң 6 ел узгач) булырга тиеш. Сайланган Президентның вәкаләтләре 6 ел тәшкил итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100