Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов туган көн концертында: «Үз язмышыма бервакытта да үкенгәнем юк»

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов туган көн концертында: «Үз язмышыма бервакытта да үкенгәнем юк»
Гөлназ Хәбибуллина

Руслан Кираметдиновка шушы көннәрдә 33 яшь тулды. Җырчы үзенең гомер бәйрәмен, зур концерт белән, туып үскән шәһәре Чаллыда билгеләп үтте.

«Бу инде безнең әлеге сезондагы 43нче концертыбыз. Дөресен генә әйткәндә, бу 43 көн эчендә нәрсә генә күрмәдек, нәрсә генә булмады – тавышлар да бетте, концертлар да күчерелде. Казан концертында авырый башлаган идем, әле менә бүген Аллаһка шөкер. Шушы Чаллы концертын көткәндер терелүем. Чаллы – туган шәһәрем. Биредә бүген минем туганнарым, якыннарым, дусларым да утыра. Барыгызга да рәхмәт җыелып килгәнегез өчен.

Узган ел туган көнем Арчадагы концертыбызга туры килгән иде. Быел инде мин концертны махсус туган ягымда куярга уйладым.

Бүгенге бәйрәмдә кунаклар бик күп, үзем дә сезне җырларым белән сөендерермен. Интернет киңлекләрендә: «Руслан, гел шушы гитаристларың белән йөрисең, берәр кайчан гармун тавышлары ишетербезме икән?» – дип язалар. Бүген гармун моңнары да алып килдек, дуслар. Сез дә җырлыйсыз, мин дә җырлыйм, Аллаһ боерса.

Ә инде туган көн дигәндә, шушы 33 яшемә җитеп, минем үз язмышыма бервакытта да үкенгәнем юк. Аллаһка шөкер, сез исән-сау, без исән-сау, әти-әниләрем, балаларым исән-сау. Бу тормышта булганына шөкер итеп, булачагына өмет итеп яшәргә кирәктер, – диде җырчы, концертын «Юк язмышыма үпкәм» җыры белән башлап.

Концерт тәмамланганнан соң, Руслан Кираметдинов «Интертат» хәбәрчесенә туган көнен тамашачысы янәшәсендә үткәрүе белән бәхетле булуын әйтте. Руслан туган көнен зурлап, банкетлар ясап бәйрәм итәргә яратмый икән.

«33 яшь икәнлеге сизелми дә, дөресен әйткәндә. Елларны санаганым юк. Бүгенге көндә тормышымнан да, иҗатымнан да тулысынча кәнәгать. Мин бернәрсәгә дә кайгырып ята торган егет түгел.

Туган көнемдә, зурлап, бәйрәмнәр оештырмыйм инде мин. Ниндидер зур юбилейлар булганда гына ярый. Аллаһка шөкер, бәйрәмне менә тамашачым белән бергә үткәрдек. Мин шуның белән бәхетле! Бәйрәм иртәгә Лениногорск, аннан Башкортстан якларында концертлар белән дәвам итәчәк. Иң мөһиме – тавыш кына җайланып бетсен», – диде ул.

Руслан Кираметдиновның туган көн концертына иҗатташ дуслары – Сиринә Зәйнетдинова, Азат Фазлыев, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, Ринас Әхмәтов, Илгизәр Мортазин, Илшат Хәмәдиев һәм башкалар килгән иде. Сәхнәгә чәчәкләр, тәмле күчтәнәчләр күтәреп, җырчының якыннары, дуслары да бик еш күтәрелде. Әлбәттә, туган көнендә Русланның янәшәсендә балаларын да күрәсе килгәндер. Ясминә белән Камил әтиләрен котларга килә алмаган. «Монда башка ситуация шул инде», – дип җавап бирде Руслан, сәбәбен сорагач.

Руслан Кираметдиновны туган көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Иҗат уңышлары, сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләп калабыз!

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 6 декабрь 2023
    Исемсез
    Русланнын балаларын ботен тамашачы котте,Ильмиранын мэгьнэсезлегенэ тагын бер кат инандык.
  • 5 декабрь 2023
    Исемсез
    Руслан балалар очен кайгырма балалар усэ ул монда Эльмира гаепле балам янадан башларга кирэк узен чибэр монлы син бар агзаларын бар алла юирса тагын балалар була ул ана Асаев кебек бул
  • 2 декабрь 2023
    Исемсез
    Бик каты бэгерле икэн Ильмира как будтто доньяга мэнгегэ килгэн кебек кылана инде нишлэп инде Русланнын энилэре белэн ияртеп этилэрен котларга жибэрмэгэн балаларын бердэ килешми инде болай эшлэу ул да бит балаларынын котлауларын коткэндер Алай ярамый донья мэнгелек тугел теге доньяда барсы очендэ жавап бирэсебез барюи жестокий хатын икэн каян чыга шундый усаллык анардан 50 кг вес юк э усаллык сойлэп бетерэ торган тугел
  • 1 декабрь 2023
    Исемсез
    Балаларнын булмавы энилэренен заслугасы инде.😔Алар усэрлэр, узлэре йори башларлар шул вакытта этилэрен котламый калмаслар алла бирса. Сабырлык Руслан!!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100