Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Крокус»тагы фаҗига: Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты, күңел ачу чаралары булмый

news_top_970_100
«Крокус»тагы фаҗига: Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты, күңел ачу чаралары булмый

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концерт залында булган фаҗига сәбәпле, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев исеменә кайгы уртаклашу сүзләре җиткерде.

«Республика халкы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Без аларга ярдәм һәм теләктәшлек сүзләребезне җиткерүне сорыйбыз. Фаҗигадә зыян күрүчеләрнең барысына да тизрәк савыгуларын телибез», – диелгән Мәскәү өлкәсе губернаторына юлланган телеграммада.

Татарстанда бүген күңел ачу чаралары узмаячак.

Фаҗигадә 93 кеше һәлак булган, дигән саннар чыкты. Аларның өчесе – балалар.

Вице-премьер Татьяна Голикова Россия президенты Владимир Путиннның барлык яралыларның исән калуын теләве, медикларга рәхмәт әйтүе турындагы сүзләрен җиткерде.

Фаҗигадә якыннарын югалтучыларның тирән кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100