Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллин гаиләсен күрсәтте

news_top_970_100
Ринат Рахматуллин гаиләсен күрсәтте
https://vk.com/club119424862

Җырчы Ринат Рахматуллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә гаиләсе – кызлары һәм оныгы белән төшкән фотосын күрсәтте.

Җырчы әлеге фотоны берничек тә шәрехләмәгән. Язылучылары гына: «Кызларың, оныгыңмы, Ринат?» – дип кызыксынганнар аннан.

Ринат Рахматуллинның беренче никахыннан 2 кызы бар. Ул хатыны белән 2018 елда ук аерылышты. Җырчы «Интертат»ка интервьюда балалары турында:

«Кызларым икесе дә Казанда яши. Олысы инде тормышта, оныкларым бар – 2 малай үстерәләр. Кечкенә кызым Казан юстиция университеты көллиятендә укый, аннары укуын университетта дәвам итәргә җыена. Аңа һәрьяклап ярдәм итеп торам. Ул – мине, мин аны бик яратабыз. Әти кызы ул. Кечкенә чакта минем белән җырлап та йөрде әле. Минем белән гастрольләргә чыга, мин аңа җырлар яза идем. 8 класста укыганда кисәк кенә башына уй килде дә: «Әти, мин башка җырламыйм», – диде дә. Үгетләмәдем. Чөнки җырчы булуын үзем дә теләмәдем. Кыз балага җырчы булуның ничек кыен икәнлеген, аларның нәрсәләр аша узганын мин күреп торам. Башка өлкәдә эшләсен. «Җырламыйм» дигәч, сөендем генә», – дип сөйләгән иде.

Бу фотоны Ринат Рахматуллин әле иректә вакытта төшкән булса кирәк.Бүгенге көндә җырчы, исерек килеш автомобиль йөртү һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнеп, колония-поселениедә җәза срогын үти.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100