Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Намаз укымасаң, ураза кабул буламы? – Нияз хәзрәт Сабиров җавабы

news_top_970_100
Намаз укымасаң, ураза кабул буламы? – Нияз хәзрәт Сабиров җавабы
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов, архив

Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров «Намаз укымасаң, ураза кабул буламы?» - дигән сорауга аңлатма бирде. Бу хакта ул Апанай мәчетендә узган журналистлар өчен ифтарда сөйләде.

Бу сорауны бик еш бирәләр. Әлбәттә, ураза кабул була. Чөнки намаз – ул бер фарыз (һәрбер мөселман башкарырга тиеш булган гамәл – ТИ.), ураза – икенче. Шәригатьтә «намаз укымасаң, ураза тотарга ярамый» дигән кагыйдә юк. Шуңа күрә һәр балигъ яшенә җиткән сәламәт мөселман ураза тотарга тиешле. Әлхәмдүлилләһ, ураза тоткач, күп кенә мөселманнар намаз укый башлыйлар. Ураза аркасында начар гадәтләр онытыла. Рамазан аенда кешенең күңеле сафлана, ул күбрәк изгелекләр кыла башлый, – диде ул.

Нияз хәзрәт һәрбер мөселманга ураза аенда күбрәк изге гамәлләр кылырга, барлык игътибарны тормышның рухи ягына бирергә өндәде.

Рамазан аенда кешеләр тормышның рухи ягына игътибарны арттырырга тиешләр. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте чиксез, ул безгә һәрвакыт төрле мөмкинлекләр бирә. Шундый зур мөмкинлекләрнең берсе ул – рамазан ае. Әлеге ай – һәрберебез өчен дә савап эшләү өчен зур мөмкинлек. Без кайда гына, кем генә булсак та, барыбыз да Аллаһы Тәгаләгә мохтаҗ. Кызганыч, еш кына адәм балалары бу турыда оныта. Рамазан аенда ураза тоту – безнең өчен фарыз. Ураза тотып, изгелекләр кылып, без Аллаһы Тәгаләгә никадәр мохтаҗ икәнебезне аңлый алабыз, – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100