
Гыйнвар азагында Азат Фазлыев блогер Гөлия Вәлиәхмәтова белән бәхәсләшкән иде. Бәхәс шартлары буенча, Азат Фазлыев 1 айда 7 килограммга ябыгырга тиеш иде. Бәхәс бәясен 10 мең сум дип билгеләгәннәр иде. Менә, 2 ай тула дигәндә, Гөлия Вәлиәхмәтова бу бәхәсне исенә төшергән.
Ул машинада утырганда нидер эзләгән итенә. «10 мең сум акчамны таба алмыйм. Азат, синдә түгелме икән?» – ди ул. Азат аңа җавап яздырган. Имеш, үзе бу бәхәстә бирешкән.
Гөлиянең язылучылары, борчылмагыз. Акчаны бирәм. Мин аны картага да күчерә алам, әмма без Гөлия белән акчалата бирәбез, күрешеп чәй эчәбез, дип сөйләшкән идек.
7 килограммга ябыкмадым, 4кә генә, чөнки Гөлия: «Азат, зинһар өчен, миңа 10 мең кирәк», – дип елый-елый сорады. «Аша инде», – дип, миңа ризыкларны фотога төшереп җибәрде. Төнлә дә җибәрде. Ничек мин Гөлиягә каршы килим инде? Ничек хатын-кыздан акча алыйм инде. Гөлия җиңсен дип, 4 кг итеп тоттым ташланган авырлыкны», – дип сөйли ул.