Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мондый хәлне көтмәгән идек» – Республикакүләм ифтарга 13 мең урынына 15 мең кеше килгән

Быелгы республика ифтарында планлаштырылган 13 мең урынына 15 меңгә якын кеше катнашты.

news_top_970_100
«Мондый хәлне көтмәгән идек» – Республикакүләм ифтарга 13 мең урынына 15 мең кеше килгән
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Кичә «Казан Экспо» үзәгендә XIII Республикакүләм ифтар узды. Республикакүләм ифтарда катнашучылар саны һәр ел саен 1 меңгә арта бара, былтыр авыз ачуда 12 мең кеше катнашкан иде. Оештыручылар алдан хәбәр иткәнчә, чарада 13 мең кеше катнашырга тиеш иде, тик күбрәк килгәннәр.

Чарага 13 мең кеше көтелсә дә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, «Казан Экспо» үзәгенең металл рамкасы аша 14900 кеше узган.

«Кызганычка, күбрәк кеше килде, бәлки, сөенергә дә кирәктер. Без мондый хәлне көтмәгән идек. Киләсе елларда тагын да ныграк эшләргә кирәк булачак. Ләкин, Аллаһка шөкер, безнең яктан 13 мең порция әзер иде, без барысын да әзерләдек. Шуның өчен кешеләрне билет алырга өндәргә кирәк, билетлар бит бушка бирелә. Ул ничә кеше килүен аңлау өчен генә. Кешеләр күп килүенә шатланырга кирәк, димәк, киләсе елларда без тагын да яхшырак эшләячәкбез», – диде Камил хәзрәт, ифтардан соң журналистлар белән очрашуда.

«Кеше билетсыз килсә дә, кертәчәкбез, дип игълан иткән идек»

Ифтарга килүчеләр арасында, урын җитмәү сәбәпле, борылып чыгып китүчеләр дә булды. Шул ук вакытта өстәлдә торган ашамлыкларны үзләштерүчеләр, сумкаларына, алып килгән пакетларына тутыручылар да күренде.

«Узган елларда безнең өстәлләр буш кала иде, билетлар да тарала кебек, ләкин урыннар барыбер кала иде. Быел пресс-конференциядә «кеше билетсыз килсә дә, кертәчәкбез» дип игълан иткән идек. Әлеге кешеләрнең кайдан килеп чыкканын аңларга кирәк, без моны тикшерәчәкбез. Без төгәл 13 мең порция әзерләгән идек», – диде генераль директоры.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 20 март 2025
    Исемсез
    Анда барып йөргәнче өйдә кайнар аш һәм сөтле чәй , майлы кара ипи бн авыз ачып куйсаң бик уңышлы була
  • 20 март 2025
    Исемсез
    Ач халык чыннан да кубәя бара Татарстан жөмһуриятендә, куп пенсионерларның акчалары житми ризык алырга, ачтан улу очраклары да кубәя бара Казан каласында. Ярый дәуләт ашата елга бер булсада мескеннәрне.
  • 20 март 2025
    Исемсез
    Раздевалкаларны бүләсе иде ирләр, хатыннар өчен аерым. Залга кереп намаз аерым укыдык, ашаганда аерым утыралар, Аллаһыга шөкер. Тик кием алырга барып җыелышып ышкылып торалар барысы бергә.
  • 20 март 2025
    Исемсез
    Улым белән табыннар янына килгәндә урыннар калмады инде, билетларыбыз да бар иде, китәргә туры килде инде. Өйгә кайтып ашадык. Ашамый калганнар күп иде, ирләрдән бәлки 20% тирәсе ашамагандыр.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100