Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

MOÑ мәйданчыгында – «Танцплощадка»: татар тамашачысына бу формат нигә кызык түгел икән?

MOÑ театр мәйданчыгында «Театр горожан» алымы белән куелган «Танцплощадка» биюле-документаль спектакль премьерасы чыкты. Мәдәни күзәтчебез Рузилә Мөхәммәтова яңа спектакль турында яза һәм бер уңайдан MOÑ театр мәйданчыгы эшчәнлеген күзәтә.

news_top_970_100
MOÑ мәйданчыгында – «Танцплощадка»: татар тамашачысына бу формат нигә кызык түгел икән?
фото: MOÑ театр мәйданчыгының матбугат үзәге тәкъдим иткән фотолар кулланылды. Ася Салахова фотолары

Казанда кызыклы, чын эстетик ләззәт бирә торган спектакльләр җитмәгәндә, театрга йөрүне ял итү чарасы дип кенә карамаучы театраль җәмәгатьчелек кая баруын беләсезме? Әйе, MOÑ театр мәйданчыгы, Демидов утары кебек зур булмаган заллар татар театр җәмәгатьчелеге өчен популярлашканнан популярлаша бара. Бу ике зал «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фондына карый. Аларның репертуарында Айдар Җаббаров спектакльләре дә бар, аларда Камал театрыннан Искәндәр Хәйруллин да, Ләйсән Рәхимова да, Кариев театрыннан Алсу Фәйзуллина да уйный, «Алтын битлек»ле хореограф Нурбәк Батулланың да эш урыны монда булса кирәк, Йолдыз Миңнуллинаны да монда еш очратырга мөмкин. Дәүләт театрлары план-фәлән-төгән һәм меңләгән «тиешләр» белән интеккәндә, MOÑ театр мәйданчыгы һәм Демидов утарында эксперименталь сәнгать тормышы кайный.

Демидов утарында татар театры артисты Искәндәр Хәйруллин һәм Лилия Нурель башкаруында «История одного побега» спектакле бара. ХХ гасыр башында милләткә хезмәт иткән өч татар хатын-кызы турында «Табу» ярымбиографик спектакле дә җәмәгатьчелектә зур кызыксыну тудырды.

MOÑ театр мәйданчыгында күренекле баянчы «Моң» рус-татар ситкомы, татар һәм рус театры актрисалары Ләйсән Рәхимова белән Елена Калаганованың диалогына корылган «Прима» спектакле, Нурбәк Батулланың әтисе белән әңгәмәләренә корылган «Әңгәмә» спектакле, гаҗәеп кәгазь курчаклар белән «Ак бүре» әкияте, «Әлиф» пластик перформансы һәм башка күп кенә кызыклы спектакльләр бар. Әле яңа гына Рөстәм Вәлиевка багышланган «Аккомпаниатор» перформатив киченә чакыру килде.

MOÑ театр мәйданчыгында татар театрларында кулланылмый торган бер театраль алым актив кулланыла – «Театр горожан». Бу төшенчәнең хәтта камил генә тәрҗемәсе дә юк: «Шәһәрлеләр театры», «Шәһәр халкы театры»... Дөресрәге, бер кулланылды ул татар театрында, тик уңыш казанмады.

  • «Театр горожан» – һәвәскәр артистлар катнашындагы профессиональ театр. Ягъни, сәхнәгә профессионаллар белән бергә һәвәскәрләр дә чыга. Әлбәттә, кураторлар, драматурглар һәм режиссерлар профессионаллар була, хәер профессионаллар булмаганы да булды. Ә проектта катнашырга теләк белдергән һәвәскәрләр драматург өчен донор да булып тора – драматург алар сөйләгән тарихларны камилләштерә.

MOÑ театр мәйданчыгы бу театраль алымны рәхәтләнеп куллана – тамашачыдан «артист» ясаган проектлар чыгып кына тора. Мәсәлән, «Децентрализация», «Педсовет», «Коллекционеры», «Чын татар» – MOÑ театр мәйданчыгында куелып үз тамашачысын булдырган кызыклы спектакльләр.

Сүз уңаеннан, моннан 3 ел элек Камал театры да Россия театрлары өчен яңа модалы алым белән мавыгып алды: «Театр горожан/Шәһәрлеләр театры» алымы белән эшләнгән тамаша – «Тамашачы тамашасы» чыгарды. Бу – профессиональ театрда профессиональ режиссерлар карамагында һәвәскәр режиссерлар тарафыннан һәвәскәр артистлар белән куелган спектакль иде.

«Кече сәхнәдә тамашачы экспериментлар, кызыклы тамашалар карарга өйрәнгән. «Театр горожан» проектына кушылып, без Ксения Шачневаны чакырдык, кемнең Камал театрының Кече сәхнәсендә уйныйсы килә, дип игълан салдык…» – дип аңлаткан иде театр директоры Илфир Якупов сентябрь аенда уздырылган матбугат конференциясендә.

Спектакль тамашачыга күрсәтелде, әмма әллә ихтыяҗ булмады, әллә катнашучы һәвәскәрләрне җыештырып торасы авырайды – ул репертуардан тиз төшеп калды. Әллә спектакльне куясы команданы чакырганда ниндидер исәпләүләрдә хата киттеме – татар тамашачысының менталитетын аңламаган команда чакырылдымы?

Икетеллелек концепциясенә туры килгән спектакль

«Танцплощадка» – MOÑ театр мәйданчыгында «Театр горожан» алымы белән куелган яңа спектакль. Бу – 18 яше тулмаган үсмерләрне һәм 50 яшеннән узган апай-агайларны бер мәйданчыкка берләштергән. Буыннар биеп аралаша, ягъни мәсәлән.

Хәер, «апай-агай» дию дә уңайсыз, алар бер сәхнәгә чыккач, кайсы өлкән, кайсы яшь икәнлеге дә аерылмый башлый – бөтенесе бер дулкында.

Спектакль чыгару өчен Санкт-Петербургтан режиссер Дмитрий Крестьянкин чакырылган. Дмитрий Крестьянкин социаль-документаль спектакльләре белән билгеле. Ул документаль театр белән танцполны берләштергән үзенчәлекле жанр барлыкка китергән. Мәсәлән, аның үзе гамәлгә куйган «Плохой театр»ында (Санкт-Петербург) 90нчы елларга багышланган «Квадрат» исемле спектакль-рейв бар. Тамашачы артистлар бәян иткән драматик күренешләр арасында 90нчы еллар музыкасына биеп тә ала икән.

«Танцплощадка» – Дмитрий Крестьянкинның Татарстандагы милләтләр дуслыгы шартларына һәм MOÑ театр мәйданчыгының икетеллелек концепциясенә туры килгән спектакль.

Дмитрий Крестьянкин: «Танцплощадка» спектаклен үз командабыз белән эшләдек. Катнашучыларны сайлап алу өчен опен-колл игълан иттек. Безнең проектта катнашу өчен, биергә теләү һәм яшең 18дән кечерәк яки 50дән югары булуы кирәк иде».

  • Рәссам – Александра Мошура; хореографлар: Breaking (брейкинг) – Эдуард Хәбибуллин, Фламенко – Гөлсинә Галимуллина, Халык биюләре – Алсу Мәгъсүмҗанова, Contemporary (контемпорари) – Венера Галимова, Vogue (вог) – Регина Ланвин.

Күренеп тора иде: катнашучылар арасында бию тәҗрибәсе булганнар да, сәхнәгә беренче чыгучылар да бар. Катнашучыларга үзләре теләгән биюне сайлау мөмкинлеге тудырылган: фламенко, хип-хоптан башлап татар халык биюенә кадәр башкарылды.

Спектакль «Театр горожан» проекты кысаларында эшләнгәнгә күрә, әлбәттә, катнашучылар спектакль кысаларында үз тормышларыннан эпизодлар белән бүлешәләр һәм бииләр.

Дөрес, кайбер очракларда ул эпизодларның юктан корыштырып куелган яки ник сөйләнгәне аңлашылмаган һәм финалсыз урыннары да бар. Әйтик, укытучы булган ханым укучылары турында сөйли һәм хәзер турлар сатуын әйтеп, кара диварда аның телефон номеры чыга. Әйе, укытучы тормышы җиңел түгелдер, әмма кайда соң аны бирегә китергән тарих? Нигә ташлаган ул мөгаллимлек кебек саваплы һөнәрне? Һәм аның һөнәр алыштыруының биюгә катнашы бармы? Диварга язып куелган телефон номерлары бик хөрмәт уятмый инде ул, уйлап карасаң. Җитмәсә, кайчандыр балалар укыткан ханым да булгач.

Әлбәттә, гаять кызыклы, үзләренә карата зур хөрмәт уята торган шәхесләр дә бар. Мәсәлән, ак халатын салып милли киемгә күчкән табипның очкыннар чыгарып, дигәндәй, татарча биюе. ТР Җыр һәм бию ансамбленнән пенсиягә киткән биюченең залда утырган хатынын чакырып биюе.

Спектакльдә картлык стереотиплары турында да, пенсия исәп-хисабы турында мәгълүмат та бар иде.

Спектакль тәмам. MOÑ театр мәйданчыгы тамашаларының икенче өлеше – фикер алышу. Сүз уңаеннан, «фикер алышулар» MOÑ театр мәйданчыгының бер фишкасы ул. Анда бишәр минут сөйләүчеләр була. Чын әгәр. Мин аларны байтак тыңлагач шундый фикергә килдем: чынлыкта ул фикерләр беркемгә дә кирәкми, һәм бу чыгышлар – нигездә тормышта үзенә игътибар җитмәгән дип санаган кешеләрнең бер балкып алуы. Бер-берсен тыңларга әзер икән, балкысыннар әйдә, бер-берсен тыңласыннар, тик үзенекен сөйләп бетергәч кайтып китүчеләр генә гадел түгел: аларны тыңладылар, ә алар тыңламый.

Бу спектакль катнашучылар арасында таныш-белеше, туган-тумачасы булмаган тамашачыга ни дәрәҗәдә кызык – әйтә алмыйм. Әмма залның гөжләп торуы хак. Чын-чынлап танцплощадка инде менә.

Кызык, бу формат – «Театр горожан» – татар тамашачысына нигә кызык түгел икән? Татар тамашачысына кызык булмагач, татар театрларына да кызык түгел, әлбәттә. Әллә әлегә театрлар аның «нерв җебен» генә тота алмадылармы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100