Минзәлә театрында премьера: Хиссез вә нәфессез киләчәккә бер караш

Минзәлә татар дәүләт театры яшь драматург Артур Ибраһимовның «Яңа татар пьесасы» конкурсында җиңгән әсәрен – «Бабайның бабасы» фантастик комедиясен чыгарды. Комедияне Татарстан театр әһелләре берлеге грантына театр режиссеры Булат Бәдриев куйган.
- «Яңа татар пьесасы» драматургия бәйгесе соңгы елларда куелмый торган пьесалар җиңүе белән данлыклы була башлады. Чөнки бәяләүче комиссия составында, театрларның репертуар сәясәтен хәл итүчеләр белән бергә, «просто театр яратучылар» һәм аның «идеалда ничек булырга тиешлеген белүчеләр» дә бар. Ә аларның күзаллавы тамашачыга театраль продукция тәкъдим итүченеке белән туры килмәскә дә мөмкин. Дөрес, Артур Ибраһимовның фантастик комедиясе комиссия тарафыннан югары бәяләнү белән бергә репертуар сәясәте белән эш итүчеләр өчен дә кызыклы булды дип беләм. Әмма барыбер тиз генә куелмады.
Пьесаның язмышы (мин белгән кадәресе) болайрак булды:
«Яңа татар пьесасы-2022» бәйгесендә Артур Ибраһимовның «Бабайның бабасы» – II премияне, «Күрше авыл догалары» III премияне алды.
Шул ук елны Рөстәм Галиуллинның «Көзге кайтаваз» пьесасы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус премиясен алды, һәм Фәрит Бикчәнтәев аны Камал театрында куйды. Соңрак шушы ук конкурста катнашып финалга чыкмаган пьесаны – Мансур Гыйләҗевның «Мисс Гүзәллек» комедиясен «Нечкәбил» исеме белән Әлмәт театры куйды. Болар икесе дә – хәзер театрларда уңышлы бара торган әсәрләр.
Артур Ибраһимовның «Бабамның бабасы» әсәренә Әлмәт театры да игътибар иткән иде. Театр әсәрне төрле режиссерларга да тәкъдим иткән, үзенең арт-мәйданчыгында әлеге пьесаны укулар да уздырган, «Умора-лаб» комедияләр лабораториясендә эскиз да эшләнде. Әмма театрда бу әсәр спектакльгә әверелеп җитә алмады.
2024 елда Артур Ибраһимовның «Бабайның бабасы» фантастик комедиясе Тинчурин театрының милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча «Алкыш» коллаборацион театраль лаборатория-семинары проекты кысаларында тәкъдим ителгән. Театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов куярга мөмкин, дигән сүз дә ишетелде. Әмма әллә коллектив кабул итмәде, әллә кую өчен чишелеш табылмады, әллә тагын башка сәбәп – спектакль куелмады.
Ниһаять, Минзәлә театры, әлеге пьеса буенча спектакль куярга булып, Татарстан Театр әһелләре берлеге конкурсында катнашып, зур күләмдә булмаса да, грант алуга ирешкән. Һәм спектакль чыкты. «Мине драматург иткәнегез өчен рәхмәт!» – диде Артур Ибраһимов сәхнәдән артистларга һәм спектакль чыгаручы командага.
Премьерага Әлмәт театрыннан делегация – театр директоры Фәридә Исмәгыйлева, театр режиссеры Ильяс Гәрәев, директор урынбасары Ләйләгөл Минаева да килгән иде. Үзләре сәхнәләштерергә хыялланып йөргән әсәрне сәхнәдә күреп бер сөенсәләр, Әлмәт егете Артур Ибраһимов өчен икенче сөенгәннәрдер.
Спектакльнең режиссеры Булат Бәдриев талантлы команда туплаган: рәссам итеп – Сергей Рябининны, композитор итеп Юрий Чаплинны чакырган. Спектакльнең видеорежиссеры – театр артисты Рөстәм Зиннуров.
Пьесада вакыйгалар бүгенге көндә башланып, 300 ел алдагы киләчәккә күчерелгән татар карты (бигүк карт та түгел инде) турында бара. Тамашачы Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллин башкаруында салкын мөнәсәбәтләр һәм хиссез-кичерешләрсез дөньяга ихласлык алып килгән бабайның язмышын күзәтә.
Сәхнәдә без боз кубигы ярылып киткәнгә охшаш декорацияләр һәм анда боз дәвамы булып торган ак киемле бабайны күрәбез. Ягъни, без бабай белән 300 елга алга – киләчәккә килеп төштек. Әмма бүгенге технологияләр белән йоклатылып, киләчәк фәне нигезендә тормышка кайтарылган Зөлфәт бабай Фатих Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт»е түгел. Фәтхулла хәзрәт кебек үз-үзенә нык ышанган карт булса да, ул позитивлыгы һәм, үзе әйтмешли, «шармы» белән залны гашыйк итә ала. Ярый, килеп төште туган көне мәҗлесендә үлеп киткән һәм улы инициативасы белән киләчәк өчен катырып куелган карт киләчәккә – уяттылар картны. Уяттылар да аны, тормышка яраклаштыру өчен, бер егетнең өенә җибәрделәр. Эксперимент! Бабай тормышка яраклашсын! Киләчәкнең салкын акылы традицион кыйммәтләрдә яшәгән картны күзәтеп нинди нәтиҗәләргә килер? Ә карт үзе яраклашырмы шушы хис-кичерешләрсез тормышка? Менә шуны күзәтәбез инде без сәхнәдән.
Спектакль озын түгел, хәер, пьеса үзе дә зур түгел. Монда катлаулы сюжет та, борылышлар да, эреле-ваклы конфликтлар да юк. Бу – кешегә киләчәк турында уйланырга, гаилә кыйммәтләре, туганлык кадере, мәхәббәт хисе турында уйларга этәргеч биргән спектакль. Ягъни, этәргеч бирелә, калганын үзең уйла, тамашачым.
Режиссер биредә кызыклы бер эпизод керткән – киләчәк театрсыз калган. Әйе, театр беткәнгә 100 ел икән инде. Хис-кичереш калмаган кешегә театр кирәксезгә әйләнгәнме, әллә театр булмаганга хис-кичереш калмаганмы – кайсы беренчелдер, билгесез, әмма киләчәктә хис тә, театр да юк. Хиссез кешеләр 10-15 квадрат метрлы бүлмәсенә риза булып яшәп ята: аларда нәфес дигән нәрсә дә юк ахрысы – монысы яхшыдыр да, бәлки, әллә анысы бераз булса да хәерлеме? Кеше яхшырак тормышка омтылыр иде, әллә булганына шөкер итү дә җитәме?
Мондый әсәр өчен иң мөһиме – визуаль чишелеш. Әлеге сәхнә әсәрен бизәргә нәкъ менә Сергей Рябининны чакыру дөрес булгандыр. Чөнки Сергей Рябинин «Алтын битлек» алган «Авиатор» спектакленең («Әкият» татар дәүләт курчак театры спектакле, режиссер – Илгиз Зәйниев) дә рәссамы. Алар Илгиз Зәйниев белән бергә әлеге спектакль өчен боздан курчак ясадылар, спектакль дәвамында театр артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов кулындагы курчак эреп бетте.
Биредә Минзәлә театры артисты Хафиз Хамматуллин эреп бетмәде, әлбәттә, аның каравы артистларның да, тамашачының да күңелен эретә алды. Аңа карап эредек тә киттек инде менә, кимчелекләрен күрмәдек тә, эзләмәдек тә.
Әйе, бу спектакльне кую өчен, театрның Хафизы булырга тиеш иде. Минзәлә театрының спектакльне берүзе дә уйнап чыга алырлык андый артисты бар – Хафиз абый Хамматуллин. Шуңа күрә Булат Бәдриев, курыкмыйча, киләчәкне фаразларга алынган, Хафиз Хамматуллин тирәсенә театрның яшьләрен туплаган.
Әлеге персонажны һәм аның тирәсендәге киләчәк кешеләрен күрү уйларга этәрә – прогресс юлында ниләрне югалттык? Ихлас мәхәббәт, җылы хисләр...
Ә менә финалга килгәндә, ул аңлашылып җитми – агай үз чорына әйләнеп кайттымы, әллә барысы да төш булдымы? Әллә һәр кеше үз финалын табып, үз киләчәген күзаллап, вакыт киңлегендә буталып калган агайның язмышын үзенчә күрәчәкме?
Хәтта бу, бернинди дә фантастика булмыйча, «салыштырып» йөрмәгез, агайлар, Зөлфәт абзый кебек, саташып, әллә ниләр күрерсез» дип киңәш бирәме автор, дигән уй да үтте. Әмма безнең заманда туып, 300 елдан соң терелтелгән агайның 40 градуслы су соравы һәм робот Робертның суны суытмыйча китерергә азаплануы – киләчәктә андый «шайтан сулары» булмаячак, андый суны белүчеләр – искелек калдыклары, дип әйтеләме?
Ә бәлки, без Зөлфәт агай аша һәр кешенең киләчәккә үз карашы булуын күрәбездер. Аның киләчәге шундый – роботлы, хиссез булса да, кызлар белән, хыялдагы онык белән һәм киләчәк машинасы белән. Сез бүгенге тормышыгыз белән үз киләчәгегезне язасыз – уйлагыз, диме авторлар. Ә бүгенге көндә үлеп, киләчәктә уянган ихлас Зөлфәт агай хәтта хиссез табип Айнура Ландышевнаның да җанын эретә алды.
Кыскасы, Минзәлә театрыннан менә шундый позитив спектакль. Әйткәнемчә, озак бармый – антрактларсыз гына 1 сәгать тә 15-20 минут тирәсе. Җәһәт кенә карыйсың да, кайтканда, үз карашларыңнан чыгып, үз киләчәгеңне төзисең.
«Бу тегене ярата, теге моннан бала тапкан, бу монысына хыянәт иткән» дип кенә җиңелчә кәмиттә һәм мелодрамада караучы тамашачы өчен бу спектакль бераз башкачарак булырга мөмкин. Әйе, «Бабайның бабасы» – консерваторлар торып чабарлык дәрәҗәдә булмаса да, театрның эксперименталь әсәре. Соңгы елларда шактый халыкчан әсәрләр чыгарган театр өчен бу – кыю адым һәм моңа «афәрин!» дияргә генә, миңа калса. Яңа директоры Фаяз Хизбуллинга – афәрин! Минзәлә театры, гомумән, бу сезонда эксперименталь әсәрләр белән эш итте – сезонның беренче яртыеллыгында Гогольнең «Өйләнү» пьесасы буенча гаҗәеп кыю эксперименталь спектакль чыгарды.
Театр быел экспериментлар белән эшли ала, чөнки репертуарында әле үткән сезоннарның театрны «ашатырдай» спектакльләре бар. Минзәлә театры – тәгәрмәчтәге театр, шуңа ул әле чыгарганнары белән йөри дә йөри. Ә артистларга үсеш өчен һәм яшьләрне театрда тоту өчен классик әсәрләр дә, экспериментлар да кирәк. Ансыз булмый. Шуңа гастрольләрдә халыкчан әсәрләре белән йөреп кайткач, өендә рәхәтләнеп экспериментлар ясый ала.
Монда театрның яшь артистлары Илдар Халиков, Рөстәм Авзалов, Рания Җиһаншина, Миләүшә Шәяхмәтова өчен үзләрен яңа амплуада сынап карарга азык җитәрлек. Әйтик, Рөстәм Авзалов кызыклы гына киләчәк оныгы тудыра алган, Илдар Халиков ихлас һәм беркатлы роботка әверелгән.
Спектакльнең уңышы – театр артисты Рөстәм Зиннуровның бу проектка яңа вазифада – видеорежиссер буларак катнашуыдыр да, мөгаен. Киләчәкне нәкъ менә аның видеркадрлары аша күзәтәбез. Котлыйм, Рөстәм!
Нәрсә ошамадамы? Костюмнарның ниндидер маскарадтагы кебек булуын аңлап җитмәдем. Зәвык та калмаганмыни киләчәк кешесендә, дисәм, әллә ул шундый үзенчәлекле зәвыкмы? Әллә безнең заман агае күзенә генә шулай булып күренәләрме соң? Кыскасы, театр бетсә, зәвык та бетә, хис тә бетә, бар да бетә. Яшәсен театр!