Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу – минем үземнең чиста идәнем!» – Эльмира Кәлимуллина гаиләсе белән йортка күченгән

news_top_970_100
«Бу – минем үземнең чиста идәнем!» – Эльмира Кәлимуллина гаиләсе белән йортка күченгән
Фото: "Татар-информ" архивы

«ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина кунак булды. Ул алып баручы Лилия Кадыйрованың әти-әнисе һәм үз йортлары турындагы сорауларына җавап бирде.

Әти-әниеңнең хәле ничек? Алар белән мөнәсәбәтләрең ничек? Әниеңнең терәк икәнен беләбез. Әтиең белән дә араларың җылы икәнен беләбез.

– Әнием яхшы, әле эшли һаман да, сметалар буенча дәресләр бирә. Миңа бик булыша. Минем өчен зур терәк. Ул – минем баш ярдәмчем. Элек патшаларда вәзирләр булган бит, ул – минем шундый вәзирем. Ул мине бик әйбәт сизә. «Кызым, сиңа ял итәргә кирәк бит. Хәзер мин сине массажга алып барам», – ди. Мин аңа шалтыратып, кайчан кыяр утыртырга кирәклеген сорыйм. Үз өем, җирем булганда, шундый эшләр белән шөгыльләнергә телим. Шундый дулкынландыра. «Ике музыкант, миңа шалтыратып, рассада утырту буенча киңәшләр сорар, дип, кем уйлаган», – дип, әни көлә.

Әтием сау-сәламәт. Без аның белән тыгыз элемтәдә. Аны гел бәйрәмнәргә, балалар белән бергә булу өчен алып киләбез. Ул канәгать, әнием дә канәгать, бездә.

Сездә күңелле мәшәкатьләр, сез үз йортыгызга күчтегез...

– Ниһаять! Барлык мәшәкатьләр артта калып бара. Бу – сериал булды, 2 ел ирем белән икебезгә сынау булды. Хәзер бер-беребезне саклыйбыз, яхшы ишетәбез, үзебезне алдарга, рәнҗетергә бирмибез. Без – бик әйбәт ачык кешеләр. Кешеләрне үзебезгә карап бәялибез, ә тормыш – икенче. Бәлки, шуңадыр, без – ирем дә, мин дә – аякларыбызда нык басып торабыз. Безнең гаилә өчен бу еллар шатлыктан гына тормады, әмма без бу сынауны уздык.

Йорт салу обой ябыштыру гына түгел. Мин бер танышларыма, «ник обойны үзегез генә ябыштырмыйсыз», дигән идем. «Безнең мәхәббәтебез алай ук көчле түгел», – диделәр.

(Эльмира Кәлимуллина рәхәтләнеп көлеп алды.)

– Һәркем бу өйгә өлеш кертте: кемдер нигезен, кемдер башкасын эшләде. Хәзер мин үз өемә кайтканда, шундый бәхетле. Әйе, карават юк, матрас кына, идән. Барысын да җыештырып чыгаргач, мин идәнгә яттым да: «Ура, бу – минем үземнең чиста идәнем!» – дип әйттем. Бу – минеке! Мин аны беркемгә дә бирмим.

Җырчы Эльмира Кәлимуллина әтисен алкоголизмнан дәвалаулары турында сөйләде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100