Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Малайлар кирәкмәгәнне күрә башлады» – Фирдүс Тямаевка уллары уңайсыз сорау биргән

news_top_970_100
«Малайлар кирәкмәгәнне күрә башлады» – Фирдүс Тямаевка уллары уңайсыз сорау биргән

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевка уллары уңайсыз, әмма урынлы сорау биргәннәр.

«Әти, нигә синең концертларыңа сине кочаклый-үбә торган исерек хатыннар килә?» – дип аптырашта калдырган аны кечкенә улы Кәрим.

«Әйе, мин дә күрдем», – дип җөпләгән энесенең сүзен олысы Раян да.

Юкка гына: «Бала әйтсә, хак әйтер», – димәгәннәр бит. Дөресе шул булгач, нишләсен, Фирдүскә: «Алар минем иҗатны яраталар, улым», – дип котылырга гына калган.

«Бу хатын-кыз шулкадәр тыйнаксыз» – Сәхнәдә үбешкән Фирдүс Тямаевны тәнкыйтьлиләр

Фирдүс Тямаев бер ханымны сәхнәдә биетеп, бөтен «байлыгын» селкеткән

«Хәзер саграк кыланырга инде, Фирдүс», «Балаларыгыз белеп әйтәләр, тамашачылар сәхнәгә менеп, әллә ниләр кыланалар, үзләрен тота белмиләр», «Менә Фирдүс, балалар барысын да күрәләр. Иҗатыңны яратабыз, дип иреннәреннән үбәргә омтылалар өйләнгән, 3 баласы булган ир-атны. Ул хатыннарны кем дип атарга да белгән юк», – дип, сабыйлар белән килешүләрен белдергәннәр Тямаевның язылучылары да.

Фирдүс Тямаевның уллары русча гына сөйләшкәнгә игътибар итеп калдырылган: «Акыллы татар егетләре урыс булып үсәләр. Атагызны үбү – әллә ни югалту булмас әле», – дигән комментарий да бар.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 30 март 2025
    Исемсез
    Бер генә вакыт ул, заманында Фидан Гафаровны да үбеп хәлдән тайдырдылар. Гомере озын булсын дип үбәләр алар.
  • 30 март 2025
    Исемсез
    Булган бу
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100