Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина бәби тапканда, ире янында булган. Малай туганмы, кызмы?

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина бәби тапканда, ире янында булган. Малай туганмы, кызмы?
социаль челтәрләр

Бу көннәрдә Лилия Хәйруллинаның дүртенче тапкыр әни булуы хакында язган идек. Җырчы бәбинең малай булуын әйтеп, шулай ук чит илдә бәби табуы турында сөйләп, пост урнаштырган.

«Бәбине Аргентинада түләүле клиникада таптым. Андагы шартлар Россиядәгедән нык аерыла дип әйтмәс идем. Уңайлыклар бар, персонал бик игътибарлы. Бәби туу белән, аның исемен палата номеры янына язып эләләр. Табличканы матур итеп бизиләр.

Клиникага 130 мең, табибка 150 мең сум акча түләдем. Сабыемны үзем табачакмын, бернинди дә «кесарево» ясатмыйм, дип максат куйдым.

Беренче баланы тапканда эпидураль ысул кулланганнар иде. Шуннан соң 3 ай утыра алмадым.

Әлеге баламны мин 42нче атна башында таптым.

41 атна узгач, миндә паника башланды. Срогым узганга, балага зыян килмәсен, дип курыктым. 42нче атнага киткәч, табиб белән сөйләштем. Ул миңа: «Бүген дә башланмаса, стимулиция ясыйбыз», – диде. Моның аша да үткәнем бар, тагын бер кат ясатырга бер дә теләмәдем.

Шул көнне 22 сәгатьтә тулгакларым башланды, мин бала тудыру йортына киттем. Төнге 2 тулганда көтеп алган улымны – 3 кг 680 гр авырлыктагы малайны кулыма тоттырдылар. Аннан тирә-ягымда ниндидер хәрәкәт башланды. Ниндидер кешеләр кереп, минем һәм баланың бармак эзләрен алып, документлар ясый башладылар.

Ә менә йөклелек чорымны ничек узуын мин күз яшьләре аша искә алам. Бу турыда тәфсилләп бер сөйләрмен әле», – дигән Лилия.

Лилиягә язылучылары бик күп сораулар да язып калдырганнар. Ул аларның һәрберсенә җавап язган.

«Бишенче балаңны табар идеңме? » – дип сораучыга ул: «Әле дүртне тәрбияләп карамадым. Өйдә гел кеченә бала булуга күнектем. Тәмнүшкәләр алар. Тик гомер буе декретта утырып булмас инде», – дип җавап биргән.

Лилия баланы ире белән бергәләп табуы хакында да язган, бәбинең исемен соңрак әйтергә вәгъдә биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100