Язучылар берлеге рәисе нинди булырга тиеш: дискуссия нәтиҗәсе һәм «яшерен» кандидат
«Интертат»та «Татарстан Язучылар берлеге рәисе нинди булырга тиеш?» дигән темага дискуссион матбугат очрашуы узды, аны «Интертат» журналисты Гөлназ Әхтәмҗанова оештырды.

Татарстан Язучылар берлеге тиздән корылтайга җыелачак һәм яңа рәис сайлаячак. Яңа рәис нинди булырга тиеш? Элекке рәис калган очракта да ул нинди яңа функцияләр башкарырга тиеш? Дискуссион очрашуда сүз шул хакта барды. Очрашуда «Безнең мирас» журналы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, «Татар-информ», «Интертат» журналисты Рузилә Мөхәммәтова, әдәбият белгече һәм яшь язучы Айдар Шәйхин, язучы һәм эшмәкәр Равилә Шәйдуллина, «Идел» журналы хезмәткәрләре, яшь шагыйрәләр Гүзәл Закирова һәм Зөләйха Камалова катнашты.
«Рәисне бер тишектән чыгарсалар, икенче тишектән керергә тиеш»
Дискуссия кыза барды. Киләсе рәиснең нинди булырга тиешлеге турында төрле карашлар яңгырады, ләкин төп фикер – акча табучы кирәк. «Рәисне бер тишектән чыгарсалар, икенче тишектән керергә тиеш», – дип саный Ләбиб Лерон. Аның әйтүенчә «Туфан абый шундый кеше иде». Бу хакта бәхәс чыкты:
Ләбиб Лерон: «Беренче чиратта – гонорар. Рәис ул Туфан абый кебек аяк терәп сөйләшә торган булырга тиеш», – диде.
Рузилә Мөхәммәтова аңа: «Гонорар Туфан абый вакытында ук бетте инде ул», – дигәч.
Ләбиб Лерон: «Туфан абый вакытында бетмәде!» – дип җавап бирде
Рөстәм Галиуллин исә: «Безгә, беренче чиратта, акча һәм медальләр түгел, ә язучының иҗаты әһәмиятле», – дип кисәтү ясады.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Равилә Шәйдуллина фикеренчә, өлкән буын язучыларга игътибарны арттырырга кирәк: «Әүвәл заманда язучы бер роман язса, шуның гонорарына бер ел буе яши алган, дип әйтәләр бит. Минемчә, өлкән язучыларга бик зур игътибар булырга тиеш», – ди ул.
Зөләйха Камалова, киресенчә, Язучылар берлеген исән калдырыр өчен, «аны яшьләр кулына тапшырырга кирәк» дигән фикер әйтте. Ул хәтта рәиснең иҗади түгел, «режиссер кебек идарә итә белүе мөһим» дип үз карашын белдерде. Әмма Ләбиб Лерон катгый: «Рәис – язучы. Ул үз язучыларының хәлен белеп кайгыртырга тиеш» дип саный.
Язучылар берлегенә барасы килми. Анда ремонт та кирәк шикелле
Утырышта яшьләрне Язучылар берлегенең эшендә катнашырга кызыктыру кирәклеге турында да сүз кузгатылды. Ләкин Гүзәл Закирова, яшь шагыйрә, Язучылар берлегенә барырга теләмәвен әйтте, чөнки «Татар китабы йорты» һәм милли китапханә бар, ә Язучылар берлегенә, аның фикеренчә, «ремонт та кирәк шикелле». Төп сәбәп: «Өлкән язучылар белән безнең арабызда бернинди күперләр юк», – диде ул.
Рузилә Мөхәммәтова исә бу фикергә каршы чыгып: «Менә Марсель Галиев атна саен монда, әйеме (Татмедиа бинасында – ред.) ? Без аның белән астагы китап кафесында (Татмедиадагы «Әдәби кафе» – ред.) кайчакта кофе эчеп утырабыз, аның янына берәрегез килеп сөйләшеп утырганы бармы «менә минем шигырьләрне кара» дип? Ул сезне кире борыр идеме икән?» – дип, яшь язучыларга тәнкыйть белдерде.
Айдар Шәйхин, киресенчә, яшьләргә өлкән буын язучылар «ябык» булып күренә, дип саный. «Сез – «небожительләр». Гади халыкка чыгып сөйләшүегез чын кебек күренми», – ди ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Очрашуның әһәмиятле нәтиҗәләренең берсе – әлегә рәислеккә дәгъва кылучы кандидатлар ачыкланмаган. «Сүзләр генә йөри», – диде Ләбиб Лерон. Ә «Сез рәис булырга телисезме?» – дигән сорауга, ул: «Үземнең эшем дә бик әйбәт», – дип җавап бирде. Аның әйтүенчә, рәис булып сайлануга шатлана торган кеше «юләр булырга тиеш».
«Тагын кандидатлар булачак»
Әлегә Язучылар берлеге рәисе булырга Ркаил Зәйдулла гына теләк белдерде, башка кандидатлар турында мәгълүмат юк. Шулай да, дискуссион очрашуда «рәислеккә кандидатлар кемнәр» дигән сорау чыккач, Ләбиб Лерон учакка бензин сибеп җибәрде. «Тагын кандидатлар булачак!» – диде ул. Шул сүзне ычкындыруы булды, имеш-мимеш дулкыны күтәрелде: очрашуны онлайн-трансляциядә яисә видеоязмада караган кешеләр төрле фаразлар кордылар. Мәсәлән, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова социаль челтәрдә үз фаразын язды: имеш, әлеге дискуссион очрашу Ләбиб Леронның яшерен пиар-кампаниясе булырга мөмкин. «Бик креатив адым. Безнең алда яңа кандидатны тәкъдим итү – Ләбиб Лерон, ул Союз аксакалы статусына шактый нигезле дәгъва итә. Бик тәэсирле сөйләм. Саллы аргументлар. Хәзерге заман үткәннең көзгесендә. Дидактизмга матур итеп төрелгән тәнкыйть. Сабый авызыннан дөреслек. Эшләпәмне салам! Шәп пиар-ход. Драматургия белән корылган дискуссия. Яшьләр белән ювелир эшләү буенча мастер-класс. Блогер блогердан аерыла. Штатлы журналист белән бернинди ялыктыргыч интервьюлар да юк. Туй генералына каршы хезмәт кешесе. Кызыксынып күзәтәчәкбез. Кемдер, нервланып, читтә тәмәке тарта башлый», – дип язган Хәбетдинова.
Дискуссион очрашуның видеоязмасын тәкъдим итәбез.