Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Крокус»та булган тамашачы атышның ничек башлануын сөйләгән – видео

news_top_970_100

Бүген Мәскәү өлкәсендәге Красногорск шәһәрендәге «Крокус» концерт залында һөҗүм булды.

Виталий исемле егет «Крокус» концерт залына концертка килгән булган. Ул атышның ничек башланганын сөйләгән.

«Балконда утырганда атыш ишеттем. Нәрсә булганын аңышмадык. Аннары мин террорчыларның кергәнен һәм бөтен кешегә ата башлаганын күрдем. Яндыргыч сыеклык салынган шешә аттылар, зал яна башлады. Безне ишеккә таба алып киттеләр, әмма ишек бикле иде. Без бөтен «Крокус» буйлап ишек эзләп йөгереп йөрдек – таба алмадык. Подвалга төштек, шунда безне МЧС коткарды», – дигән ул.

Икенче бер хатын концертка соңга калган. Ул бинага килгәндә, каршына йөгерешкән кешеләрне очраткан.

«Крокус»тагы атыш, шартлау, янгын нәтиҗәсендә 40тан артык кеше һәлак булган, каза күрүчеләр 130 кеше. 200 тирәсе кеше янган бинада бикләнеп калган булырга мөмкин. Хәзер махсус хезмәтләр бинаны штурмларга җыена.

Телеграм-каналларда куркыныч атышның башланган кадрлары чыкты.

Мәскәүдә «Крокус Сити Холл»да концерт барганда атыш, шартлау булган - үлүчеләр бар

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100