Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемерово Сабан туе: Әле ярый Төмән өлкәсеннән татар фольклор ансамбле килгән

«Утыны да Казаннан килде, суын моннан алдык. 30 кг пылау пешердек. Теге 10 сарыктан тыш, монысына 2 сарык керде», – дип санап китте Сабантуй кунакларын сыйлаучы оешма бүлеге җитәкчесе.

news_top_970_100
Кемерово Сабан туе: Әле ярый Төмән өлкәсеннән татар фольклор ансамбле килгән
Владимир Васильев

Быел Кемерово шәһәрендә XXIII Федераль Сабантуй һәм III Шахтерлар Сабан туе берләштереп үткәрелде. «Без Федераль Сабантуйны үткәрергә күптән хыялланабыз. Теләгемне әйтеп, Рөстәм Миңнехановка шалтыраттым. Ə ул, 2023 елга кадәр барысы да билгеләнгән, ди. Шуннан без халыкара Шахтерлар Сабан туе уйлап таптык. Быел, ниһаять, без Федераль Сабантуй уздырабыз», – дип аңлатты моны өлкә губернаторы Сергей Цивилев бәйрәм ачылышында.

Әлеге Сабан туена безнең хәбәрчебез дә барды. Аның юлъязмасын тәкъдим итәбез.

29 июнь көнне Новосибирск аэропортына 1 самолет борты тулып татарлар килеп төште. Сабантуй өчен җаваплы Лениногорск районыннан аның башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә 70 кеше, Актаныштан «Агыйдел» дәүләт ансамбле һәм «Ак инеш» балалар ансамбле – 50ләп кеше, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт фольклор ансамбле, «Дорога из города» бию ансамбле, җырчылар – Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Эльза һәм Артур Исламовлар, Чулпан Йосыпова, алып баручылар – Идел Кыямов, Резеда Сәлахова, 15ләп көрәшче, байтак һөнәрчеләр, 5 матбугат чарасы вәкиле (шул исәптән, «Татар-информ» журналисты һәм фотографы, «ТНВ»ның «Татарлар» тапшыруы журналисты һәм операторы), Бөтендөнья татар конгрессыннан шактый зур делегация – җәмгысы 350ләп кеше идек. Әлеге зур делегацияне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкләде. Әлеге халык 9 зур автобуска төялеп, ГАИ машиналары озатуында Кемеровога юл алды. Интернетта «Новосибирск белән Кемерово арасы 200 км» дип күрсәтелсә дә, чынлыкта автобуслар ниндидер әйләнеч юллар белән барып, юл ике тапкыр диярлек озынайды. Сәгать поясларын да искә алып, 4 сәгать аерманы да кушсак, Сабантуй уздырырга килүче татарларның батырлыгына дан җырларлык.

Федераль Сабантуйның халык өчен булган 3 чарасы бар – ат чабышлары, Татарстан сәнгать осталары концерты һәм Сабан туе үзе. Почетлы кунаклар өчен ниндидер «приемнар», ягъни, ябык мәҗлесләр дә бар. Ни өчендер ул мәҗлес Сабантуй белән параллель бара – прологтан соң почетлы кунаклар, шул исәптән, төрле өлкәләрнең татар милли-мәдәни мохтариятләре җитәкчеләре, дәррәү торып чыгып киттеләр.

Ат чабышлары Кемерово өлкәсенең Кабаново авылы янында уза. Ат чабышлары дигәч тә, җайдакларны күз алдына китерәсе түгел. Биредә рус тройкасы белән һәм ике тәгәрмәчле арба таккан атларда чабышалар. Җиңүчегә Кузбасс хөкүмәте 500 мең сум приз вәгъдә иткән иде, һәм ул тапшырылды.

Кемерово ат чабышларына ныклап әзерләнгән. Алып баручылар 2 телдә сөйләп тора, җыр-бию дә 2 телдә. Хәтта традицион «Эшләпә бәйгесе»нә дә «түбәтәй» номинациясе өстәлгән. «Частушка бәйгесе» дә Сабантуй турында такмаклар белән үрелеп бара. Ризыкны да дуңгызсыз әзерләгәннәр. Күргәзмә-ярминкәләрендә рус һөнәрчеләре интернеттагы мастер-классларны карап, түбәтәй, калфак, изү ясарга өйрәнгәннәр дә балалар өчен мастер-класслар оештырганнар. Яңгыр ява башлагач, оештыручылар кунакларга тиз генә «дождевик»лар өләшеп чыктылар.

Ат чабышларының иң зур кунаклары – Кузбасс губернаторының беренче урынбасары Илья Середюк һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев иде.

Кузбасс губернаторының беренче урынбасары Илья Середюк, яңа гына Корбан бәйрәме үтүен искә төшереп, барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлады. «Безнең бөек илебез чәчәк атсын, үсеш кичерсен. Барыгызга тынычлык, иминлек телим. Өч көн корбан гаете үтә, чалган корбаннарыбыз ниятенә барып җитсен, Аллаһ ташламасын, илебез, телебез, динебез һәрчак булсын», – дип аның сүзен куәтләде Васил Шәйхразыев. Татарстан делегациясен кунакчыл каршы алган Кемерово өлкәсе җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.

Васил Шәйхразыев: «Татар тормышында шахтер хезмәте зур урын алып тора. Бу – олы хезмәт, авыр хезмәт, аны бөтен кеше эшли алмый. Ләкин татар халкы Воркутага да, Кузбасска да, Донбасска килгән, эшләгән. Кузбасстагы шушы Сабантуйда без татар милләтенең эшчәнлеген дә күрсәтәбез. Кайда гына булса да, татар халкы бүтән милләтләр белән дус-тату яши белә, һәрчак Сабан туен үткәрә. Сабантуйны бүген шундый югарылыкта үткәрә алуыбыз – зур горурлык. Һәр Сабантуйның үз үзенчәлеге дә бар, иң мөһиме – без Сабан туйларында бердәмлекне дә күрсәтә беләбез, рәхмәтне дә әйтәбез».

Федераль Сабантуй дип аталган зур проект программасындагы икенче чара – Кемерово филармониясендә Татарстан сәнгать әһелләре концерты. Ат чабышларыннан кайткач, юеш киемнәребезне корысына алыштырып, матур киенеп, филармониягә киттек.

Көмеш алкалардан йомычка күлмәккә кадәр

Филармониядә безне гармун тавышы һәм җыр-бию каршы алды. Фойе бөтерелеп бии. Ханым үзен Тәнзилә Тимганова дип таныштырды. Абзый Төмәннән килгән Нариман ага Хәлиуллин икән. «Абзыйны үзем чакырып чыгардым да биедем әле», – диде Тәнзилә ханым. Ул бәйрәмгә Кемерово өлкәсенең Куйбышев бистәсеннән килгән, үзен бараба татарларыннан дип таныштырды, татарча сөйләмнәре Казан татарларыннан әзрәк аерылып торуын искәртте. Сөйләп күрсәтте, әлләни аерылмый ла, барысы да ап-ачык аңлашыла.

Филармония бинасының беренче каттагы фойесы зур түгел. Кергәч тә уң якта Кемерово осталары, сул якта – Татарстанныкылар. Кемерово ягында, иң беренче булып, йомычка күлмәк кигән матур кыз тора. Әйе, тотып карадым: ятьмәгә агач кисәкләре беркетелеп ясалган. Матур! Күлмәкләре дә матур, үзләре дә. Һәр теләгән кеше белән фотога төшәләр. Янәшәдә күмер күргәзмәсе дә бар. Аның янында – пэчворк җәймәле күргәзмә, бездә «корама җәймә» сүзе искиткеч булып яңгырамаса да, һөнәрчелекнең бер төре, чүпрәк кисәкләреннән искиткеч матурлык тудыра ала кулы эш белгән кеше. Шунда ук – юкә кабыгыннан (чабата материалы) ясалган сувенир уенчыклар. Чәчәкле-бизәкле поднослар, самавырлар.

Безнекеләрдә – затлы читек-чүәкләр, Казан җөеннән сумкалар, кыйммәтле изүләр, чигешле сөлгеләр, энҗеле калфаклар, көмеш алка-йөзек-муенсалар, Казан күренешле фарфор сервизлар, бизәкле агач кашыклар, милли киемле курчаклар. Һөнәрчеләр артында – сәнгати фотолар күргәзмәсе. Гадәттә мондый чараларга этнографик фоторәсемнәр күргәзмәсендә җиңгән фотоларны зурайтып бастырып алалар да, шуларны йөртәләр. Тик алар биредә әллә бар, әллә юк – колонналар артында югалып калганнар. Бәлки, киләчәктә фотографияләр урынына төрле техникада рәссамнар ясаган сынлы сәнгать әсәрләрен йөртә башларгадыр? Яки шаккатыргыч заманча сәнгать әсәрләрен? Син дә фотограф, мин дә фотограф булган заманда, сәнгати фотосурәтне шуларның меңнән бере генә төшерә алса да, фотолар белән генә кешене шаккатыра алмыйбыз. Шуңа күрә рәссамнарның классик һәм заманча эшләрен йөртсәк дөресрәк булмасмы?

Биюләр башлангач, фоторәсемнәр генә түгел, як-яктагы күргәзмәләр дә бөтенләй югалып калды, ни кызганыч. Югыйсә, безнең һөнәрчеләребез Казаннан кадәр төянеп килделәр бит. Җитмәсә, товарларын сатарга да рөхсәт ителмәгән, ди.

Залга үттек. Биредә күтәренкелек. 855 урынлык зал тамашачы белән шыплап тулган. Биредәге татарлар калфакны да матур кигәннәр, яулык өстенә уч төбе кадәр генә свежий сыр түтәрәме кебек калфак кисәге утыртып куймаганнар. Кулларында – Татарстаннан алып килеп өләшкән «Мирас» журналы.

Концерт алдыннан тамашачыны Кузбасс губернаторының беренче урынбасары Илья Середюк һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Дипломнар тапшырдылар. Ул гына да түгел, Васил Шәйхразыев, үзе дирижерлык итеп, бер зал халыкка «Күбәләгем»не һәм «Катюша»ны җырлатты.

Концерт шәп булды. Казаннарга андый концерт эләкми. Чөнки андый концертлар, конкрет төбәкне күздә тотып, максатчан төзелә. Җырчыларның да профессионаллары сайлана, чыштыр-пыштыр җырлап йөрүчеләре түгел. Тамашачы алкышлар белән Филүс Каһировны, Алинә Шәрипҗанованы, Эльза һәм Артур Исламовларны, Чулпан Йосыпованы, Айгөл Хәйрине, Чулпан Әхмәтҗанованы, татарча җыр башкарган рус егете Роман Плехановны тыңлады. Җырчылар Тинчурин театры оркестрына кушылып җырлады. Концертны Идел Кыямов белән Резеда Сәлахова алып барды. Әлбәттә, Татарстан номерлары арасына Кемерово талантлары да өстәлгән иде.

Концерт тәмамланганны игълан иткәндә, алып баручы бер зал халыкны фуршетка чакырды. Монысы да традиция икән. Халык табынга ач кеше кебек ябышмавын, тыйнак кына, җыйнак кына ашавын билгеләп үтәсем килә.

«Сергей Евгеньевич барысын да оештырды, матур итеп көйләде, без аларның эшеннән бик канәгать»

Ниһаять, төп чара – Сабантуй үзе. Кемеровоның Мәскәү мәйданында узды ул, шәһәрнең иң яңа һәм иң зур мәйданында. 2021 елда беренче Шахтерлар сабантуе да шунда узган иде. Өченчесе дә – Федераль сабантуй статусындагысы да биредә узды.

Мәйдан дигәч тә, ачык киңлекне күз алдына китермәгез, коймалар белән әйләндереп алынган, капкалар аша гына кереп була торган мәйдан ул. Металл эзләгечләр аша үтеп, сумканы ачып күрсәтеп керәсе.

Мәйдан капкасы янына килеп басуга, Сабантуй эмблемасы сугылган кызыл бейсболкалар һәм магнитлы значоклар өләштеләр. Капкадан кергәч тә уң яклап татар утарлары тезелеп киткән. Аны Лениногорск муниципаль районы заказы белән балта осталары ясаган (бер версия буенча «Кукмара осталары» диделәр, әмма төгәл мәгълүмат түгел. – авт.). Сабан туеннан соң бу агач утарлар Кемерово мәчете янындагы территориягә күчереләчәк, чөнки алар Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенә калдырыла икән. «Кемерово мәчете янәшәсендә татар иҗтимагый оешмасы өчен җир бирелде. Утар йортлары шунда урнаштырылачак. Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев шул хакта килештеләр», – дип аңлатты Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев.

Сүз уңаеннан, 2021 елда Кемеровода үткәрелгән Шахтерлар Сабан туе өчен махсус ясалган утарлар «Томская писаница» тыюлыгында урнаштырылган иде.

Бәйрәмнең иң зур кунаклары – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев иде. Почетлы кунаклар – милли-мохтариятләр татарлары рәисне һәм губернаторны тезелеп басып каршы алдылар. Төбәк исеме язылган табличкалар да күтәреп, рәис белән исәнләшү бәхете елмайса дип, кулларын сузып басып тордылар. Зур кунаклар барлык утарларны карап чыкты. Рөстәм Миңнехановны журналистлар да тотып алды. «Бу – Федераль һәм Шахтерлар Сабан туе. Бу җирлекнең хуҗасы Сергей Евгеньевич барысын да оештырды, матур итеп көйләде, без аларның эшеннән бик канәгать. Бирегә килгәнче мәчеткә дә кереп чыктык. Мәчет бик матур урында урнашкан. Биредәге утарларны шунда күчерәбез. Кузбасс халкы анда барып, безнең тормышны күрә алачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Сабантуй флагын Кемерово өлкәсе имамы һәм милли-мәдәни мохтарият җитәкчесе Таһир Бикчәнтәев һәм зур стажлы, данлыклы шахтер Дмитрий Садретдинов күтәрде.

Ниһаять, төп сәхнәдә һәм аның алдындагы киң мәйданда пролог башланды. Аның беренче яртысын Татарстан эшләсә, икенче өлешен Кемерово әзерләгән иде. Прологны Максим Скалозубов командасы эшләгән. Пролог татарлар турында мәгълүмат бирә. Әмма ул русча язылып, татарчага тәрҗемә ителгән. Өлешчә русча яңгыраганда татарча текст экранда язылган. Әмма тәрҗемә барыбер тәрҗемә инде – җөмләләр дөрес булса да, ясалма. Бездә татарча инсценировка ясый алучылар юкмы әллә?

Кемероволарның чыгышлары аеруча шәп иде – хәтта трактор белән дә чыктылар.

Сәхнәгә Сабантуй кунакларын сәламләргә рәис белән губернатор чыккач, яңгыр сибәли башлады.

«Безгә борынгы бабаларыбыз бердәм, дус яшәргә васыять итеп калдырган. Без бер гаилә булып яшибез. Без бөтен кеше белән дус яшәргә телибез», – диде Сергей Цивилев.

Рөстәм Миңнеханов Сабантуйны кабул итүчеләргә һәм килүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. «Биредә күп халыклар дус-тату яши. Сез барыгыз да ачык кешеләр», – диде ул.

Кемерово өлкәсе губернаторы һәм Татарстан Республикасы Рәисе дәрәҗәле бүләкләр тапшырдылар. Татарстан Рәисе Кемерово татарлары милли-мәдәни оешмасына «Газель» микроавтобусы бүләк итте.

Сергей Цивилев «Тулпар ат» Федераль Сабантуй символын Марий Эл Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Михаил Васютинга тапшырды. 2024 елда бәйрәм Йошкар-Олада узачак.

40 минут чамасы барган шәп кенә прологтан һәм рәсми котлаулардан соң, зур кунаклар мәйданның башка өлешен карарга кузгалды.

Олы кунаклар катыктан акча эзләү, капчык белән сугышу, күкәй куелган кашык кабып йөгерү, чүлмәк вату кебек уеннарга катнашмады.

Сүз уңаеннан, уеннарны Лениногорскилар оештырган иде. Чүлмәк, көянтә-чиләк, күкәй-кашык кебекләрне Татарстаннан алып килгәннәр.

«Рөстәм Нургалиевич алып биргән самавырдан халыкны сыйладык»

Рәсми өлеш тәмамланды, олы кунакларны озаттык. Зур сәхнәдә концерт башланды, кечерәгендә – көрәш, тагын бер мәйданчыкта – гер күтәрүчеләр. Татар утарындагы кечкенә сәхнәдә – Лениногорск үзешчәннәре концерты, шунда ук чын мичтә коймак пешә. Һөнәрчеләр мастер-класслар ясый һәм товар сата.

Мәйдан капкалары алдында җырлап торган җирле рус фольклоры төркемнәренә игътибар иттем. Кунакларны җырлап каршы алалар. Ә кайда соң җирле татар ансамбльләре? Югыйсә, бар ич алар, мактау кәгазьләрен тараттылар ич. Әле ярый Төмән өлкәсеннән «Пышны» татар фольклор ансамбле килгән. Агайларның гармуннары да үзләре белән, милли киемнәре дә әллә кайдан күренеп тора, түбәтәйләре дә килешле. Хәтта тыпырдап бии торган такталарын да үзләре белән күтәреп йөриләр. Алар кайда туктый – шунда бәйрәм. 1500 км юл үтеп килгәннәр, бәгырьләрем. И рәхмәт үзләренә! Кемерово Сабан туеның йөзек кашы иде алар.

Мәйдан буйлап сәяхәтне дәвам итәбез. Утарлар янәшәсендә зур казаннар урнаштырылган тагын бер шәп урын бар әле. Анда пылау һәм татар шурпасы пешереп, бушлай тараттылар. Андагы чиратны күрсәгез! Тәмен әйтә алмыйм, ашап карамадым, чиратта торырга да вакыт юк иде.

«Татар шурпасын 3 мең порция тараттык. 10 сарык кына керде монда. Биредәге татарлардан хәләл сарыклар алдык. Корбан сарыклары кебек кечкенә дә түгел иде алар. Бәрәңгене моннан алдык. Ә менә утынны үзебездән алып килдек, монда күмер генә бит, утын юк. Ышанмасаң утын тутырган капчыкларны да күрсәтә алам», – диде «Татпотребсоюз» җәмгыятенең сәүдә бүлеге җитәкчесе Илдус Хатипов.

«Рөстәм Нургалиевич алып биргән 300 литрлы самавырда чәй кайнатып, халыкны сыйладык. Аның да утыны Казаннан килде, суын моннан алдык. 30 кг пылау пешердек. Теге 10 сарыктан тыш, монысына 2 сарык керде. Ничә порция чыкканын әйтә алмыйм, тәлинкәгә күбрәк тә, әзрәк тә салып була – халыкның ничек ашавына карап», – дип дәвам итте ул. Әлеге зур савытлар-самавырлар Кемероводан Түбән Новгородка юл алачак. Чираттагы зур Сабантуй – Идел буе Сабантуе шунда булачак.

Коймак чиратын тамаша кылганнан соң, Татарстан һөнәрчеләренең эшен карап уздым. Әйтик, «Саба мендәрләре» бренды хуҗасы Фәрит Вафин мендәрләрнең әйбәт сатылуын әйтте.

Кемерово осталарының зур палаткаларын да карап чыктым. Биредә җирле халык булган шор һәм телеутларның да аерым күргәзмәләре бар. Җирле һөнәрчеләрнең эшләре сокландыргыч. Юкә кабыгыннан эшләнгән эшләпәләргә дә сокланып тордым. Әмма, чабатаны башка кигән кебек булыр бу, дип, алырга җөръәт итмәдем.

Палаткалар янында иң зур шахтер кулешы пешерүләре турында кычкыртып торалар. Әмма аны күрү насыйп булмады, чөнки тирәсен халык катлам-катлам әйләндереп алган, һәм, шул зур боҗраның койрыгы булып, озын чират сузылган иде. Рәсми яңалыктан бер җөмлә генә куям: «Кузбасс шеф-поварлары командасы 200 литр шахтер кулешы әзерләгән, процесста Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев катнашты». Алар ризыкны «тәмле һәм туклыклы» дип бәяләгән.

«Раил дә, Муса да келәмгә кереп чыктылар үзе, җиңүен Радик җиңде»

Ниһаять, иң зурысы булмаса да, төп мәйдан – көрәш келәме турында берничә сүз. Көрәшчеләрнең келәм күтәртеп куелган – алда басып торучыларның башлары томаламый, утырып та, басып та карап була. Биредә 100ләп көрәшче катнаша. Кемерово, Новокузнецкидан, Алтайдан, Омскидан һәм башка төбәкләрдән килгәннәр.

«Биредәге барлык көрәшчеләр дә татар көрәше кагыйдәләре буенча көрәшә. Грек-рим көрәшенең кагыйдәләре охшашрак, шуңа әлеге көрәш белән шөгыльләнүчеләр күп катнаша. Татарстаннан 11 көрәшче килде. Аларның күбесе финалга чыкты. Раил Нургалиев, Муса Галләмов, Радик Сәлахов кебек батырларыбыз машина өчен көрәшәчәкләр. Көрәшчеләр бик матур көрәшә. Иң көчлеләр җиңәр, дигән өметтә калабыз», – диде ярышларның баш хөкемдары Нәфис Миңнебаев.

Кемеровода узган Федераль Сабантуйда Татарстан егете Радик Сәлахов батыр калды. Абсолют батырга ул Башкортстан егете Турал Азимов белән көрәште. «Бик көчле Сабантуй, көчле көндәшләр. Аллаһ ярдәме белән җиңү безнең якта булды. Җиңү җиңел булмады», – диде ул, мәйданнан төшкәч, журналистларга.

Көрәшче гомерендә иң күп машина откан көрәшчеләрнең берсе Раил Нургалиев та тиз отылды бу көрәштә, дөресрәге, әллә аягын, әллә кулын авырттырып, тиз генә мәйданнан чыгып китте, Муса Галләмов дигәннәре ярымфиналда ук төшеп калган, ди. Федераль Сабан туе батырына «Лада» автомобиле һәм 57 мең сум акча, әлбәттә, тәкә бирелде. Машина рәсми рәвештә Радик Сәлаховка бирелсә дә, Кемероводан аны Раил Нургалиев куып кайта, диделәр көрәшчеләр. Тәкәне җирле көрәшчеләргә биреп калдырганнар.

Батырга ачкычлар тапшырганда, яңгыр әйбәтләп коя иде инде. Батырны рәсми рәвештә Кемерово өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Илья Середюк һәм Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Әйе, бүләк машина ачкычларын тапшыру вазифасы Татарстан муниципаль районнарының берсенең башлыгына тапшырылган иде.

Радик Сәлахов – 2023 елгы дөнья чемпионы, Россия чемпионы. Тумышы белән Зәй районыннан. Хәзер Лаеш районы данын яклап көрәшә.

Сабантуйның азагына кадәр калган иң соңгы кунаклар, юешләнеп бетеп, автобусларга чаптык. Алда Новосибирск аэропортына кадәр озын юл көтә.

2021 елгы Шахтерлар Сабан туеннан Кемероводан кайтканда, самолеттагы бар халык җырлап кайткан иде. Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендәге Лениногорск үзешчәннәре башлап җибәргән иде самолет чыгышларын, делегация җитәкчесе Васил Шәйхразыев үзе дә катнашкан иде. Бу юлы Рәгать Хөсәенов халыкны җырлатып йөрмәде, арыган ахрысы. Шулай итеп, зур эш эшләп – «интернациональ Сабантуй» үткәреп, Казанга кайтып төштек.

Нәтиҗә, Рөстәм Миңнеханов якутларның Ысыах дип аталган милли бәйрәмнәрен күргәч: «Сабантуй – җыр һәм спорт бәйрәменә әверелеп бара, татарлык, борынгыдан килгән гореф-гадәтләр югала. Якут бәйрәмен күргәч, Сабантуйны оештыруга бүтән төрле караш туды», – дигән иде. Үзгәрешләр тиз булмыйдыр инде, әлегә Сабантуй дип аталган, бай итеп оештырылган җыр һәм спорт бәйрәмен карап кайттык. Хәер, төрле халыклар бердәм булып яшәгән җирдә башкача булмыйдыр да инде… Ничек бар – шулай.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100