Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үлгәнче кешенең өстендә торачак» – Калган ураза ничек каза кылына

Рамазан аенда хатын-кызларның билгеле бер сәбәпләр аркасында, шулай ук башкаларның сәбәпле һәм сәбәпсез рәвештә калдырылган уразалары була. «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин калган уразаларны ничек дөрес каза кылу һәм Шәүвәл ае уразасы турында сөйләде.

news_top_970_100
«Үлгәнче кешенең өстендә торачак» – Калган ураза ничек каза кылына
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Сәбәпле һәм сәбәпсез рәвештә калдырылган уразалар ничек каза кылына?

Ураза – ул фарыз, димәк, аны тоту мәҗбүри. Әлеге уразаны тотмас өчен, билгеле бер катгый сәбәпләр булырга тиеш. Мондый сәбәпләргә авыру булу, ашамыйча торырга ярамау яки дару эчәргә кирәк булу, хәлсезлек, картлык сәбәпле тота алмау, йөкле булу, бала табу һәм баланы имезү, сәфәрдә булу очраклары керә. Уразаны калдыручы башка айда ураза тотарга мөмкин, ә бер дә тота алмаса, фидия түли. (Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте билгеләвенчә, 1 калдырган көн өчен фидия 400 сумны тәшкил итә – иск. «Интертат»).

Ә сәбәпсез калдыру – ул кеше ураза тота алып та уразага үз теләге белән кермәү. Мәсәлән, «тотасым килми», «эшем күп әле минем», «минем гел ашыйсым килеп тора» дип. Бу – ураза тотмауга сәбәп түгел. Сәбәпсез калдырылган уразаны каза кылу тәртибе шундый ук.

Уразаны сәбәп белән калдырган очракта гөнаһ булмый. Син аны каза кыласың да, шуның белән бетте. Ә сәбәпсез калдырган очракта, гөнаһы өстеңдә калачак. Шуңа күрә бу гөнаһны тәүбә итеп, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорап кына бетерергә була.

Ләкин тагын бер очрак бар: кеше иртән уразага керә, әмма көн дәвамында уразасын боза. Мәсәлән, «туйдым, тотмыйм әле бүген» дип. Бу очракта шушы көнне генә каза кылып калмый, ә 60 көн буе рәттән кәффәрәт уразасын тотып чыгарга тиеш була. Бу – алдагыларыннан аерылып тора торган ураза.

Калган уразаны рәттән тотаргамы, әллә бүлеп тотсаң да ярыймы?

Калган уразаларны бүлеп-бүлеп тә, берәр көн дә, берничә көн дә, кыскарак көннәрне сайлап тотарга да була. Монда билгеле бер таләпләр юк, ягъни ничек үзеңә уңайлы, шулай тотарга мөмкин. Мәсәлән, кайбер кешеләр көннәр озын булганда тота алмый, шуңа күрә көннәр кыска булганда, кышкы вакытта каза кылырга мөмкин.

Бары тик кәффәрәт уразасын, 60 көнлек уразаны гына, тоташ тоту мәҗбүри. Әгәр дә бер генә көнен бозасың икән, яңадан башларга туры килә.

Калган уразаны кайчанга кадәр тотып бетерергә кирәк?

Калган уразалар – ул бурыч кебек. Бурычны тизрәк түләгән саен әйбәтрәк, әмма аны үлгәнче түләргә мөмкин, ягъни кеше калган уразасын тотмыйча, сузып йөри икән, ул үлгәнче аның өстендә торачак. Әлбәттә, «аны билгеле бер вакытка кадәр тотып бетерегез» дигән әйбер юк, ләкин шулай да бурычны тизрәк түләсәң әйбәтрәк.

Ләкин кеше үлеп китеп, тотылмыйча калган уразалары булса, үлгәннән соң да фидия түләнә. Ягъни, кеше вафат булганнан соң, аның малыннан акча алынып, тотмаган уразалары өчен фидия итеп түләнә, яки балалары түли. Шул рәвешле тотмаган уразалар кешенең өстеннән төшерелә.

Әгәр дә кешенең дингә килгәнче бик күп калдырган уразалары булса, ул аларны каза кылырга тиешме?

Әгәр дә дингә килгәнче кеше үзен «мөселман» дип санаган икән, бу очракта ул калган намазларны да, уразаларны да каза кылырга тиеш.

Әгәр дә кеше үзен «мөселман» дип санамаган, ягъни Аллаһы Тәгаләгә ышанмаган, дингә каршы килә торган нәрсәләр эшләп йөргән икән, ул намазга баскан көненнән, хаталы гамәлләрен аңлаганнан соң гына мөселман булган булып санала. Шуннан соң гына ул намазларын укый, уразаларын тота башлый, ә калганнары көферлектә, имансызлык вакытында калган булып санала.

Калган уразаны тоту өчен ният ничек кылына?

Калган ураза өчен ният кылына «каза кылу» дип. Төгәл көнне әйтеп яки, көннәр белән белмәсәң, «соңгы тотылмый калган рамазан аеның уразасын каза кылам» дип, ният кылырга кирәк. Мәсәлән, кеше үзенең ничә көн калдырганын белә, әмма төгәл кайсы көн икәнлеген белмәгән очракта, шулай ниятләргә була.

Әгәр дә кеше кайсы көнне калдырганын белә икән, «фәлән көнне калган уразаны каза кылам» дип ниятләргә тиеш. Бу ниятне ул кичтән яки сәхәр вакытында кылырга тиеш, ягъни өйләгә кадәр (ният әйтүне) сузып йөрергә ярамый.

Шәүвәл аенда 6 көн ураза тотучылар бар. Андый очракта башта калган уразамы яки шәүвәл ае уразасы тотыламы, әллә тәртибе мөһим түгелме?

Кемдер Шәүвәл аенда 6 көн ураза тотарга теләсә, монда шулай ук аның билгеле бер шарты юк. Башта Шәүвәл аеныкын, аннары калган уразаны тотасың, яки башта калган уразаны тотып, аннары Шәүвәл аеныкын тотарга мөмкин. Катгый тәртибе юк, чөнки, алда әйткәнемчә, каза кылырга мөмкин теләсә кайсы вакытта.

Күп көннәр калган икән, башта Шәүвәл аеныкын тотарга була, Шәүвәл ае бит үтеп тә китәргә мөмкин.

«Рамазан аенда шайтаннар богауда була» диелә. Димәк, калган уразаны каза кылу авыррак булып саналамы?

Рамазан аенда ураза тоту, әлбәттә, җиңелрәк. Беренчедән, Рамазан аенда шайтаннар богауда булалар, сиңа комачауламыйлар. Икенчедән, бөтен кеше ураза тоткач, кеше белән эшне күмәкләшеп эшләү җиңелрәк, үзең генә эшләүгә караганда.

Әлбәттә, Рамазан ае беткәннән соң, калган уразаны каза кылу, нәфел уразаларын тоту кыенрак булачак, әмма бу – эшләргә мөмкин була торган хәл.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100