Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер «намазны уен итеп уйныйсыз» дип коллегаларын тәнкыйтьләде: башкалар нинди фикердә?

news_top_970_100
Блогер «намазны уен итеп уйныйсыз» дип коллегаларын тәнкыйтьләде: башкалар нинди фикердә?
Фото: © видеодан скриншот

«Тәүбә кылыйк, уен түгел, ислам динен хурлыйсыз»

Соңгы вакытта бик күп блогерларның сәхифәсендә дин темасы өстенлек итүе күзгә ташлана. Кайберәүләре намазга басты, кайсылары Кече хаҗ сәфәренә дә барып кайтты. Рамазан аенда сторислар сәхәр ашаган, авыз ачкан сторислар белән тулды. Блогерлар, хәтта, җыр-биюләр, төрле конкурслар белән, блогерлар ифтарына кадәр уздырды. Бу тенденция блогерларда гына түгел, җырчылар арасында да күзәтелә.

Бу уңайдан, Уфа блогеры Светлана Арбуллина социаль челтәрләрдә үзенең фикерен белдергән. Ул, контент өчен ураза тотып, намаз укыган, җыр-биюләр белән ифтарлар уздырган блогерларны тәнкыйтьләп чыкты. Бу хакта «Иптәшләр.Татарлар» Телеграм-каналы хәбәр итә.

Светлана тәнкыйть сүзләрен шигъри юллар аша әйтеп биргән. «Ике минут эчендә язып-сызып ташладым», – дигән блогер.

«Тәүбә диеп башлыйм әле

Ошбу шигырь юлларын.

Ахырзаман җитәме соң,

Үзгәрде заманнары.

Ислам, ураза, намазны

Уен итеп уйныйлар.

Рамазан ае дип тә тормый,

Һичбер уйнап туймыйлар.

Яулык бәйләп, тәсбих тарта,

Намаз укый блогерлар.

Акыл өнди, ифтар җыя,

Аларда юк хаталар.

Коръән Кәримне бер тапкыр да

Ачмаган абыстайлар

Телефонын кулдан да куймый

Мәккә юлын таптыйлар.

Хәзер күп бит яңа сүзләр –

«Инстаграм*», «ВКонтакте»лар.

Мөхәммәд пәйгамбәр күреп,

Ката микән ул шаклар.

Дусларга күрсәтер өчен

Сәхәр ашый блогерлар.

Кычкыра бөтен галәмгә –

Уразада бит алар.

Тәһарәт алмый намаз укый,

Ач тора, гайбәт сатып.

Ураза дип әйтеп булмый,

Булмый сүзләр дә табып.

Аңлата алмыйм ни икәнен

Бу ямьсез күренешнең.

«Абыстай мин, күрәсезме?

Исламны өйрәтермен».

Әүлияләргә әйләнеп

Бетте мөселман халкы.

Алар гына өйрәтергә,

Дингә өндәргә хаклы.

Шул блогерлар эчмәгән дә,

Беркайчан да тартмаган.

Хәтта әллә нигә бер дә

Ир белән дә ятмаган.

Тәүбә кылыйк, уен түгел,

Ислам динен хурлыйсыз.

Бер Аллакаем сакласын,

Ут белән сез уйныйсыз.

Язылды бүген – 3 апрель, 2024 ел, Рамазан аенда».

Арбулинаны хуплаучылар – «Ифтар җыялар, күкрәкләре ачык, башлары тузган»

«Женщина огонь» буларак билгеле мөселман блогеры Гүзәл Хөснетдинова: «Әлеге рилсны 10 миллион кеше карарга тиеш», – дип, юкка гына язып калдырмагандыр. Арбуллинаның иҗат җимеше, чыннан да, бик күп караулар һәм комментарийлар җыйган, шау-шу кузгаткан. 600дән артык комментарий арасында Светлана белән тулысынча килешүчеләре дә, блогерның үзен шул рәвешле «хайп тоту»да гаепләүчеләр дә бар.

Блогер Гөлнара: «Намазда икәнен элек чын абыстайлар кычкырып йөрмәгән. Бик дөрес, Света. Хәзер бит кешенең намазда икәнен барысы да белергә тиеш. Белми калсалар, ты что, фаҗига! Аллаһы Тәгалә барыбызны да гафу итсен. Хәзер бит ир белән йоклаганнан соң ничә тапкыр юынганына кадәр сөйлиләр»;

«Дөрес сүзләр, намаз укуны модага керттеләр. Кем ничек булдыра ала»;

«Респект, Света. Сез аларны кайчандыр яклаган идегез. Ниһаять, күзләребезне ачтыгыз. Хәзер сезне дә алтын составтан алып ташларлар инде»;

«Нинди дөрес сүзләр! Мин блогерларның ифтарда җырлап, биеп утырганнарын карап, шаккаткан идем»;

«Булдырдың, Арбуллина. Ниһаять, бер блогер бу хакта сөйләде»;

«Ифтар җыялар, күкрәкләре ачык, башлары тузган. Диннән, шарык-шорык итеп, җыелышып, көлеп утыру мөселманлыкмы? Фәридә апаның рестораны өчен обидно булды. Шундый матур җирне пычратып киттеләр. Андый мөмкинлекләре булгач, тыйнак итеп уздырырга да була иде. Башка җирдә алай кылансалар, кызык булыр иде. Тик ифтарда түгел. Берсе Рамазан аенда пәри чакыра, икенчесе ир белән ятканын күрсәтә»;

«Дөрес шигырь. Әлеге «вечеринка»да (бу сүзне кулланудан курыкмыйм) биюләр, күкрәк, арт якларын селкетүләрне дә күрдек. Икенче ифтарда берсе урта бармагын күрсәтте. Бу – яулыклы кешеләр ишараләре. Кая бара бу дөнья?»;

«Ифтар үткәрәләр, байлыкларын күрсәтеп. Байларны җыеп, видеога төшереп. Мохтаҗларны чакырып ашатсалар, бик зур савап булыр иде»;

«Бу турыда үзләренә язсак, кара исемлеккә куялар. Әле беркөнне генә берсе бер гинекологны мактап утырды. 3 көннән үзе «эчем авырта, яхшы гинеколог тәкъдим итегез әле» дип сорап утыра. Аны, ичмасам, берәр атнадан язарга иде инде, кеше оныткач. Кеше алдап ятмасыннар иде алар изге айларда. Күпме кеше шуларга ышанып, авызларын ачып карап утыра. Реклама икәнен аңлап бетермиләр. Яулыклы, намаздагы кешеләргә ышанасың бит инде»;

«Бер дә комментарий язганым юк иде. Әмма бер блогерны карап бару язарга мәҗбүр итте. Аңа каршы түгел идем мин. Ул намазга басты, бик зур эш, булдыра. Барысы да алай булдыра алмый. Ләкин ул намазда икән, нигә андый эшләр эшли? Гаеп ташлау – гөнаһ, тик болар барысы да хайп өчен кебек. Мин хаклы түгелмен икән, гафу итегез.

Намаз укыганын күрсәтеп, үзе артыннан башкаларны да ияртү теләге булу – бик әйбәт. Ләкин нигә аны һәркөнне күрсәтергә? Нигә киенгәнеңне, се…стан со чәчләреңне юганыңны күрсәтергә? Нигә адым саен намазда икәнеңне искә төшереп торырга? Сүзне кем турында баруын барыгыз да аңлагансыздыр дип уйлыйм», – дип язган Арбуллинаның бер язылучысы.

«Сүз Татарстан блогерлары турында барамы?» – дип тә сораганнар Светланадан

«Барысы турында да. Блогерлар гына түгел, хайп өчен ифтарларга йөргән артистларга да кагыла. Показушники», – дип җавап биргән Арбуллина.

Арбуллинага каршылар: «Бу шигырь – коллектив белән җыелып, гайбәт сатып утыру кебек»

«Сез хәзер, ниятләрен белмәгән килеш, чит кешеләргә гаеп атасыз. Әле Рамазан аенда. Үз өстегезгә гөнаһ аласыз бит, уйланыгыз. Аллаһтан башка безне беркем дә тәнкыйтьли алмый. Бу шигырь – коллектив белән гайбәт сатып утыру кебек. Әйдәгез, дус яшик, бу дөнья болай да явызлык белән тулган»;

«Сез тар карашлы. Кешеләрнең ифтарларны күрсәтүләрендә, намаз укуында бер начарлык та күрмим. Ә инде сөйләп йөри икән, димәк, булдыра алуы белән горурлана»;

«Рамазан ае бара, ямьсез сүзләр сөйләргә ярамый, дип тормагансыз әле. Шундый мәгънәсез шигырь язгансыз. Сезнеңчә матурмы? Ә сез кайдан беләсез кемнең башында нинди уй икәнен? Ник әле кеше өчен җавап бирергә? Ул блогерларның ифтарга йөрүләре, намаз укулары кем өчендер мотивация була ала. Нигә гел начар гына уйларга? Күңел күзе нәрсә күрергә тели, шуны күрә инде. Гафу итегез, мактанырлык җире юк бу шигырьнең», – дип Светлананы үзен гаеп итүчеләр дә аз түгел.

«Минем сәхифәмә кереп, минем өчен «борчылып», бә…к чәйнәп утырмавыгыз сорала, яме», – дип, сүгенү сүзләре белән җавап язган Арбуллина.

«Нигәдер дус блогерларыгыз теләктәшлек белдермәгән», – дип язган кешегә блогер: «Минем әлеге шигырьдә сөйләгәннәргә туры килә торган дусларым юк. Минем яулыклы дус кызларым ураза тотулары турында кычкырып йөрмиләр. Алар иң яхшы ифтарлар уздыралар, мохтаҗларга ел әйләнәсе ярдәм итәләр».

«Кешеләрне хөкем итәргә сез Алламы әллә?» – дигәннәр аңа.

«Мин – мөселман. Һәм миңа, күпчелек аудиториямә кебек үк, блогерларның Рамазан аендагы кыланмышлары көлке», – дип җавап кайтарган Светлана.

Блогерлар җавабы

Чаллыда яшәүче Чулпан Гыйниятуллина фикеренчә, Арбуллинаның фикер белдерүе – дингә килергә теләгән кешеләрне дә туры юлдан тайпылырга мәҗбүр итә.

«Шушы көннәрдә бер блогерыбыз намазга баскан иде. Ул моның белән блогында бүлеште. Хәзер бер блогерның сүзләрен якын алган. Кеше сүзен Аллаһтан өстәрәк куймаска кирәк, дуслар. Ураза, намаз, ифтарларны сториста күрсәтү – гөнаһ түгел. Шул кешеләрне гаепләү – чын гөнаһ. Кеше рәнҗешеннән куркырга кирәк. Кешенең күз яшеннән куркырга кирәк. Ул күз яшьләре беркайчан да сиңа төшми, ул дусларыңа, балаларыңа төшәргә мөмкин. Бер хатын кемнедер каты рәнҗеткән булган, шул рәнҗеш оныгына төшкән. Беркайчан да кешене гаепләмәскә кирәк», – дип, сторисларга чыккан Чулпан.

Блогер Равил Закиров та җавап формасында сторислар төшергән иде.

«Кызык заманада яшибез. Быел күп кенә блогерлар дин юлына басты, ифтарлар уздыра. Безнең подписчиклар безне «показушник»ларга чыгарып калдырдылар. Безнең әбиләр заманында мондый әйбер юк иде, диләр. Без кеше өлешенә кермибез, начар әйберләр эшләп йөрмибез. Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткән моны безгә. Ә тәнкыйтьләүчеләр күп. Барысы да әбиләр заманын кыстыра. Без бит алга атлап барабыз. Әбиләр заманында мул табыннар булмаган, интернет булмаган. Чагыштырырга ярамый. Безнең ифтарга муллалар килә, алар укыйлар. Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне, ул ачкан юлны тәнкыйтьләү дөрес эш түгел, дип уйлыйм.

Ә гомумән, гомер-гомергә хак сүзләр: «Вас никогда не осудит человек, который делает больше вас». Синең кебек үк эшләүчеләр сине беркайчан да гаепләмәячәк. Синең ифтарыңны да, эшеңне дә. Алар эшнең нәрсә икәнен беләләр», – дип, читләтеп кенә сөйләде ул.

Хәзрәт фикере

Бу темага «Туган авылым» имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт тә фикерен белдергән иде.

«Затлы рестораннарда уздырган ифтарларны социаль челтәрләрдә күрсәтүгә каршы чыгучылар да бар. «Аллаһ ризалыгы өчен уздырсыннар, күрсәтмәсеннәр», – диюгә ничек карыйсыз?» дигән сорауга ул:

Бу аларның ниятләреннән тора. Без аларның күңелләренә кереп карый алмыйбыз. Ниятләре изге эшне күрсәтү икән – менә Рамазан аенда ифтар бара – теләкләре шундый булса, монда зыян юк. Әгәр үзләренең ураза тотканнарын күрсәтергә теләсәләр, савапларын киметәләр. Монда әйтеп булмый, болай итегез, тегеләй итегез, дип, – дип җавап бирде. Нурулла хәзрәт фикеренчә, кешенең ифтар мәҗлесләрен күрсәтүен дәгъвәт (ягъни, исламны тарату) дип тә бәяләргә мөмкин, барысы да кешенең ниятеннән тора.

«Дәгъвәт шулай бара бит инде ул. Кеше – хайван кебек бит ул, көтү белән йөриләр. Әйтик, ифтарларга йөргән кешеләрне күреп, кешенең үзенең дә барасы килә башлый. Кеше шулай килә дингә, башкалардан күреп. Аңлап килми бит ул еш кына. Кеше йөри икән, мин дә киләм, дип уйлый, шулай кереп китә. Дәгъвәтнең бер өлеше дип тә карап була, монда «минусына» караганда, «плюсы» күбрәк», – диде Нурулла хәзрәт.

*Meta эшчәнлеге (Facebook һәм Instagram социаль челтәрләре) Россиядә тыелган, һәм ул экстремистик дип санала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100