Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирада Әюпова чит ил кино белгечләре белән: «Бүген иң зур проблема – кызыклы тема табу»

Мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгы уңаеннан Казанга килгән үзбәк, кыргыз, казах, белорус киностудияләре җитәкчеләре белән очрашты.

news_top_970_100
Ирада Әюпова чит ил кино белгечләре белән: «Бүген иң зур проблема – кызыклы тема табу»

Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгы уңаеннан Казанга 4 Берләшкән дәүләтләр бердәмлеге – СНГ илләренең баш киностудиясе җитәкчеләре – «Узбеккино»ның генераль директоры Фирдавес Абдухаликов, Ш.Айманов исемендәге «Казахфильм»ның производству вице-президенты Айдар Омаров, «Кыргызтасмасы» дәүләт кино үзәге директоры Талантбек Талобеков һәм «Беларусьфильм» генераль директор Юрий Алексей килде. Кунаклар арасында шулай ук, Үзбәкстанның «Buxoriylar» киностудиясе җитәкчесе Улугбек Абдуллаев та бар иде.

Юбилей чараларының бер нәтиҗәсе буларак, «Узбеккино» белән «Татаркино» арасында Мәрҗани турында копродукция фильмы төшерү турында меморандумга кул куелды. Фильм проектын кинорежиссер һәм киносценарист Салават Юзеев тәкъдим иткән иде.

Кунаклар белән очрашу Казан Кремле территориясендә урнашкан уңайлы кафеда барды. Чәй артында 1 сәгатьтән артык барган сөйләшү кайчандыр уртак СССР берләштергән халык вәкилләренең киноматография темасына фикер алышуы, тәҗрибә уртаклашуы иде. Татарстан, СССР составында автономияле республика буларак, заманында үз киностудиясен булдыра алмады, ә СССР составында союздаш республика булып үз кинематографиясен үстереп өлгергән республикалар бүген ни хәлдә? Алар Татарстанга нинди киңәшләрен бирә ала? Әлеге әңгәмәне журналистлар да тыңлый алды.

Ирада Әюпова: Минемчә, безгә гомуми концепция турында сөйләшергә иде. Бүген фикер алыша алырлык 2 катлам бар. Шуның берсе – сюжетлы тарих. Хәзер Россия Федерациясе кино үсешенә күп акчалар бүлеп бирә. Монда региональ аспектны гына карарга кирәкми. Россия – зур ил. Кинематография белән кызыксыну да зур. Аны Татарстан итеп кенә тарайтырга кирәкми. Безнең коммуникацияләр белән бөтен Россия аудиториясенә һәм сезнең илләргә кызыклы фильмнар эшләргә була. Монда безнең бөтенебез өчен рухы якын булган, үтәли чыккан сценарийлар кирәк. Аны уртак питчинглар аша эзләп була. Бәлки, яшь кинематографистлар белән уртак стратсессияләр кирәктер. Без бу юнәлештә хәрәкәт итә алабыз.

Төрки дөньяның барлыкка килүе темасын фэнтези итеп тә эшләргә мөмкин. Бу – илләрне берләштергән зур проект була ала.

Миңа калса, бүген иң зур проблема – бөтенебез өчен кызыклы тема табу. Без шундый теманы актарып чыгара алсак һәм нәрсә әйтергә теләгәнебезне ачыкласак... Монысы – беренче адым булса, кызыклы сюжет табылгач, икенче адым – инвесторлар табу, копродукция булдыру.

Рухи кыйммәтләр темасына да карарга була. Бу тема бүгенге көннеке генә түгел. Без барыбыз да – Советлар Союзыннан. Мин Азәрбайҗанда туып үстем, анда 23 ел яшәдем. Безнең буыннарда әхлак өстенлек итә иде. Безнең өчен иҗтимагый чикләүләр әһәмиятле иде, нәрсәнең яхшы һәм нәрсәнең начар икәнлеген белә идек. Безнең ватанга, гаиләгә, өлкән буынга карата идеологик нигезләр бар иде. Безне шулар да берләштерә.

Быел Мөселман киносы фестивале 20нче тапкыр уза. Без һәрвакыт кыйммәтләр темасы белән очрашабыз. Казах фильмы җиңгән елны, беләсезме, күпме тәнкыйть ишеттек – янәсе, анда сүгенү һәм башкалар. Без җәмгыятьтә проблемалар барлыгын танырга куркабыз. Кино проблемасыз була алмый. Сер түгел – еш кына «үз согыбызда кайныйбыз». Халыкара кинематография бәреп керерлек фильмнарыбыз юк. Гәрчә талантлы режиссерларыбыз, кызыклы сюжетларыбыз булса да. Бөтен дөнья карарлык фильм ясау амбицияләре бармы бездә?

«Узбеккино»ның генераль директоры Фирдавес Абдухаликов: Без биредә шушы тема турында сөйләштек. Бүгенге кино өчен нәрсә әһәмиятле? Бизнесмы әллә рухи кыйммәтләрме? Болар берүк әйберләр түгел. Бизнес артыннан куа башлагач, көнкүреш темалары, арзанлы сценарийлар өстенлек ала. Халык шундыйны ярата, касса җыела. Әмма анда рухи байлык һәм тәрбия аз.

Дәүләт киностудияләре өчен югары кыйммәтләргә якын торган кино сәнгатенә булышу әһәмиятледер. Моның өчен акча гына биреп калмыйча, шартлар тудырырга кирәк. Бу – мәгариф тә, семинарлар, тәҗрибә уртаклашулар, уртак платформалар булдыру. Без, үз эчебезгә бикләнмичә, копродукция булдырырга тиеш. Дуслык күперләре сузарга кирәк. Безнең «Сөмбел» фильмы – шуның якты бер өлгесе. Фильм Үзбәкстанда да, Татарстанда да яхшы барды. Хәзер инде телевидениегә дә бирдек, 8 мартта тагын күрсәттеләр. «Ютуб»та 2 млн. карау җыйды.

Ирада Әюпова: Тагын бер катлам – сәнгать әсәре буларак каралган артхаус кино бар. Миңа калса, тамашачы игътибарын читтә калдырырга ярамый. Тамашачыны тәрбияләргә кирәк. Минем турында «Әюпова кино яратмый» дип тә язалар. Мин кино яратам. Минем үз Татарстанымда профессиональ эшләнгән, күңел ачуны гына күздә тотмаган кино күрәсем килә. Күңел ачарга килгән кешеләр өчен яхшы, якты, мавыктыргыч сюжетлы, нервларны кытыклый торган фильм ясарга була. Әмма кешенең тагын карыйсы килү теләге калсын, тирәнрәк мәгънәләр турында уйлансын. Тирән һәм катлаулы темаларга җиңел итеп әйтүе бик катлаулы. Еш кына монотонлыкка тәгәрибез. Мин консенсус яклы. Кино киң аудиториягә булырга, шул ук вакытта дәүләти темаларны да яктыртырга тиеш. Әле аның бит шундый режиссерлары да, операторлары да булырга тиеш.

Фирдавес Абдухаликов: Безнең Президент киноны бизнес итү ягында түгел. Әйтик, бу арада дәүләт акчасына чыгарылган унлап фильм телевидениедән күрсәтелде. Дәүләт безнең алга кино өчен салынган акчаларның кайтарылу максатын куймый. Безнең алга кинопродукция булдыру максаты куелган. Актерлар, төшерү төркемнәре нәүрүз айларында кино кәрванны ясап бөтен илне йөреп чыга һәм халыкка түләүсез кино күрсәтә. Телекомпанияләр белән соңгы 7 елда төшерелгән фильмнарны түләүсез бирү турында яңа гына килешү төзедек. Бу – яшьләрне тәрбияләү өчен бик мөһим.

Без ясалма интеллект белән актив эшләүче төркем оештырдык. Мәсәлән, «Бахадор Ялантош» фильмында вафат булган бик танылган артистларыбызның тавышын кулландык. Варислары рөхсәте белән, әлбәттә. Ясалма интеллект фильмның титрларын да әзерли. Ясалма интеллект технологияләре ярдәмендә без ел азагына кадәр бөтен телләргә дубляж ясый алырбыз.

Ирада Әюпова: Монда турыдан-туры тәрҗемә бармый, контекстлы тәрҗемә сорала. Ясалма интеллектның мәгънәләрне тотып алуы кирәк. Әйтик, рус телендә «Да нет, не знаю» дигән фраза бар. Шуны тәрҗемә итеп кара! Абракадабра булачак.

Ә кино инновацияләре темасы кызыклы. Натура съемкалары, павильон съемкалары һәм цифрлы камера белән төшереп «подложка» кую да бар. «Аватар» кебек фильмнарның күп өлеше компьютер графикасы булуын беләбез.

Сезнең белән кинокомиссия системасы турында да сөйләшәсе килгән иде. Миңа әлегә бу система табышмак булып тора. Бу – бюджетны планлаштыру ягыннан да кызык тема. Бәлки, без бергә фәнни-гамәли конференция уздырырбыз. Безнең «KazanForum» бизнес мәйданчыгы бар. Ул нигездә ислам дөньясына йөз тоткан, әмма анда төрле кеше катнаша. Бәлки, шушы форум кысаларында икътисади модельләр аша бу тема буенча фикер алыша алыр идек.

Фирдавес Абдухаликов: Без рибейт системасын керттек. Хәзер киношәһәрләр ачабыз – бу ирекле кинозоналар. Алар Президент катнашында билгеләнде.

Ирада Әюпова: Миңа бу кызык. Сез кинокомиссиядән икътисади карарларга киткәнсез.

Фирдавес Абдухаликов: Кино төшерергә теләгән кеше бездә кино төшерә ала: Бохара, Хорезм, Ташкент өлкәсе, Сәмаркандта 50шәр га. җир каралган. Кино төшерергә килүчеләр салымнардан азат. Без анда чит ил кино төшерүчеләргә ярдәм итүчеләрне дә укытабыз. Инвесторларга мөмкинлекләр тудырабыз. Алар бөтенесен үзләре төзи. Хәзер Кытай компаниясе белән сөйләшүләр бара. Безнең өчен зур кинокластер барлыкка киләчәк. Алар килә дә китә, декорацияләр безгә кала. Рибейтта килгәндә, Үзбәкстанны популярлаштырырга тиеш, дигән килешү төзербез мөгаен.

Ирада Әюпова: Без бу проблема белән очраштык – Казан локацияләрендә кино төшерергә теләүчеләр күп. Ләкин бу фильмнар репутацион яктан куркыныч тудырырга мөмкин. Бер кытай фильмы төшерү турында тәкъдим булган иде. Янәсе, коррупцион зона, шәһәр мафия кулында. Безгә бу кирәкме? Казанның дөньяның мафия үзәге булып күрсәтелүе безгә кирәкме?

Фирдавес Абдухаликов: Безгә һиндлар килгән иде. Борынгы бөек шагыйрь турында фильм. Әмма аның эчүе дә, тартуы да, традицион булмаган мөнәсәбәтләре дә күрсәтелә иде.

Ирада Әюпова: Бу – алар проект эченә салган хайп.

Фирдавес Абдухаликов: Егетләр, дәүләттән дотация алырга теләсәгез, сез концепциягезне алыштырырга тиеш, дидек. Алар аны алыштырдылар. «Шәрә рибейт» бирергә ярамый. Чөнки сезнең җирегезгә килеп сезгә каршы эшләргә мөмкиннәр. Сезнең милли геройлардан һәм сезнең халыктан көләргә мөмкиннәр. Ә сез әле шуның өчен түләячәксез дә.

«Кыргызтасмасы» дәүләт кино үзәге директоры Талантбек Талобеков: Безнең билгеләнгән 20 урынына 25 процент кайтару мөмкинлеге бар. Бездә ЮНЕСКО исемлегенә кергән матди булмаган объектлар бар. Әйтик, америкалылар, французлар үз фильмнарына безнең тирмә, колпак, флаг кебек әйберләрне кертсәләр, болар титрларда язылса, бездән өстәмә 5 процент түләү турында сүз бара.

Тискәре яктан да күрсәтелә алу куркынычына килгәндә, безнең көньяктагы ландшафт әфган җирләрен хәтерләтә. Без локийшнменеджерларга яхшы локацияләрне күрсәтәбез. Һиндлар Әфганстанда төшерә алмагач, безгә килә. Без, негатив булмасын, дигән шарт куябыз.

Ирада Әюпова: Таулар, чокырлар ярый әле, ә кадрда таныш шәһәр силуэты булып, ул негатив белән бәйле булса, начар.

Фирдавес Абдухаликов: Бездә сценарийны сәнгать советы җентекләп укый.

Ирада Әюпова: Экспертлар советы мәсьәләсен дә сөйләшәсе иде.

Фирдавес Абдухаликов: Бездә режиссерлар, актерлар, тарихчылар, кино оешмалары вәкилләре катнашында совет бар. Мин аның рәисе. Без эчтәлеген карыйбыз. Финанс ягыннан тагын бер совет бар. Алар проект сметасы буенча тулы бәяләмә бирәләр. Шушы ике бәяләмә белән режиссер командасы минем янгы килә, һәм мин проектка ризалык бирәм.

Ирада Әюпова: Димәк сәнгати-идеологик һәм финанслар аерым карала.

Талантбек Талобеков: Бездә экспертлар ел саен алышына. Финанслар ягыннан карасак, финанс, экономика һәм мәдәният министрлыклары арасында ведомствоара комиссия төзелә. Бу комиссиядә чиновниклар утыра, һәм алар проект суммасын билгели.

Фестиваль белән генә чикләнмәсәк иңе. Дистрибьюция, постпродакшн әһәмиятле.

Үзбәкстанның «Buxoriylar» киностудиясе җитәкчесе Улугбек Абдуллаев: Бу җыелу безгә бик файдалы булды.

Талантбек Талобеков: Без түгәрәк өстәлдә дә, Казан кино индустриясе өчен кызыклы, тартып торган урын булып тора, дип сөйләштек.

Ирада Әюпова: Безнең фикер алышыр темалар күп. Ләкин фестивальдә, ничектер, барысы да ашык-пошык. Безнең һәр республика белән уртак темаларыбыз бар. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Белоруссиядә җирләнгән татарлар каберлеге барлыгын беләм. Казахстанда, Азәрбайҗанда, Кыргызстанда ике республика өчен кадерле шәхесләр күпме! Кыргызстанда Айтматов үзе генә дә ни тора!

Талантбек Талобеков: Бездә Айтматов буенча сериал төшерелә, аның 2нче, 3нче кисәкләрен Татарстанда – Айтматов тамырлары булган җирләрдә төшерербез, дип уйлыйбыз. Миләүшә Ләбибовна белән сөйләштек... Аның кыргыз язучысы гына түгел, татар тамырлары булганлыгын да белсеннәр.

Ирада Әюпова: Аны язучы гына түгел, гуманист итеп күрсәтеп була. Аның бик кызыклы идеяләре бар иде. Аның Ыссык-Күл форумы – үзе бер кызыклы тема. Ни кызганыч, бүген дөньяда аермалыклар эзлиләр. Ә безне сезнең белән бик күп әйбер берләштерә. Кино илләрне һәм кешеләрнең күңелен берләштерүче шушы күперчекләр була ала. Әлеге сөйләшүләрнең дәвамын көтәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100