Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Инде әнкәй картлыгын тыныч кына яшәр, дигәндә – булмады»: Тыл ветераны йорты көл булган

14 март көнне Актаныш районы Чынык авылында яшәүче Рафия апа Рәхимованың өендә янгын чыгып, 88 яшьлек тыл ветераны бернәрсәсез урамда торып кала. «Интертат»ка әлеге фаҗига һәм әниләренә җәйгә кадәр кечкенә генә бер йорт җиткереп бирү хыялы турында Рафия апаның кызы Люция Әхмәтҗанова сөйләде.

news_top_970_100
«Инде әнкәй картлыгын тыныч кына яшәр, дигәндә – булмады»: Тыл ветераны йорты көл булган
Люция Әхмәтҗанова архивыннан

Яз, җәй көннәрен көтеп алсак та, кызганыч, бу чорда аның хәвеф-хәтәре дә арта төшә. Аеруча янгын телләре аямый. Берничә көн элек янгын Актаныш районы Чынык авылында яшәүче Рафия апа Рәхимованың 68 ел яшәгән йортын көлгә әверелдергән. Куллары пешкән һәм гомер иткән йортын югалтканга бик хәсрәтләнүче йорт хуҗабикәсе бүгенге көндә хастаханәдә, табиблар карамагында. «Аллаһка шөкер, әнкәйнең үзен чыгарып өлгергәннәр. Гомерлек үкенеч булыр иде үзебезгә», – ди, күз яшьләрен тыя алмыйча, Рафия апаның кызы Люция Әхмәтҗанова.

«Әнкәй исәнме?»

Янгын телләре Рафия апаның йортына көндезге 13.00 сәгатьләрдә үрли. Үзе генә яшәгән Рафия апа бу вакытта өйдә, хуҗалык эшләре белән мәшгуль булып йөри.

Әни ничек агач чыртлаган тавышларны ишетмәгән дә төтен исен сизмәгәнен әлегә белмибез. Бик борчылды, хәзер хастаханәдә. Шуңа артык күп сораулар биреп борчыйсыбыз да килми.

Ничек чыгарып өлгергәннәр инде үзен. Янгын төнлә чыкса, нихәл иткән булыр идек. Үтеп баручы күршеләр күреп, әнкәй янына йөгереп кергәннәр. «Рафия апа, өең яна, әйдә, чык!» – дигәч тә, әнкәй башта аңышмый торган. «Чыкмыйм», – дип тә карышкан. Шул арада кулларын пешерергә өлгергән. Күршеләр ике кулыннан җитәкләп алып чыкканнар.

Миңа иң беренче итеп апа шалтыратты. «Әнкәйнең йорты яна!» – дип кенә әйтте дә трубканы куйды. Әнкәй исәнме, дип, ападан сорап өлгермәдем, шуңа күрше апага шалтыраттым. Үзем генә беләм ул минутта ниләр кичергәнемне. «Исән-сау, «ашыгыч ярдәм» алып китте», – диде күршебез. Без үзебез Түбән Камада яшибез. Тормыш иптәшем кайтып җитү белән, авылга юл тоттык, – ди ул.

Рафия апа Рәхимованың 68 ел яшәгән йорты

Фото: © Люция Әхмәтҗанова архивыннан

«Инде картлыгын тыныч кына яшәр, дигәндә – булмады»

Рафия апа өчен әлеге йорт күз карасыдай кадерле. Чөнки тормыш иптәше белән бергәләп җиткереп кергән, 7 балалары дөньяга килгән нигезе ул аның.

Әткәй белән әнкәй – гомерләре буе авылда яшәгән кешеләр. Әткәй ферма мөдире булды, әнкәй төрле эшләрдә йөрде. Әткәй-әнкәйгә бу тормышта кайгыларны байтак кичерергә туры килде инде. Җиде балаларыннан дүртәү генә калдык. Бер абыебыз кечкенә чагында ук вафат булган. Икенчесе абыебыз – 35тә, тагын берсе 51 яшендә китеп барды. Бу тормышта балаңны җирләүдән дә авыррак тагын ни бар… Моннан 18 ел элек әткәебез дә дөнья куйды.

Инде әнкәй картлыгын тыныч кына яшәр, дигәндә – булмады, шушы фаҗига килде, йортсыз калды, – ди Люция ханым.

Рафия апаның йорты да, эчендәге җиһазлары да, кием-салымнары да тулысынча янып беткән. Әле ярый мунчасына һәм сарайларына зыян килмәгән. Аларын янгын сүндерүчеләр килеп җитеп, саклап ала алганнар. Янгын кыска ялганыш нәтиҗәсендә чыккан булырга мөмкин, дигән белгечләр.

Рафия апаның йорты да, эчендәге җиһазлары да, кием-салымнары да янып беткән.

Фото: © Люция Әхмәтҗанова архивыннан

Рафия апа үзе хәзер Актаныш район хастаханәсендә дәвалана.

Болай тавышлары әйбәтләнеп килә әнкәйнең, Аллаһка шөкер. Кайтып, буш нигезен үз күзе белән күргәч кенә хәле тагын начарланмаса ярый. Бик кайгырды бу хәлләргә. Табиблар да: «Елый, «кайтарыгыз» дип әйтә, төнлә йокламыйча коридорда йөри», – диләр. Без исән калганына куанабыз инде. Әле йорт урынын җыештырганда туганнарым белән дә сөйләштек. Әнкәебез өй эчендә калса, нинди үкенеч булыр иде. Җәсәде урынына күмер салып бирерләр иде. Аллам сакласын.

Янгын калдыкларын җыештырышырга авыл җирлеге дә, авыл халкы да бик булыштылар. Хәзер бит авыл җирендә чүп чыгару да – зур проблема. Кая чыгарасын күрсәтеп, транспорт белән дә ярдәм иттеләр. Барлык авылдашларга әнкәй исеменнән дә, без – балалары исеменнән дә зур рәхмәт белдерсәгез иде. А вылдашларыбыз әнкәй янына хастаханәгә дә хәл белешергә барып тора . Үз изгелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын, – ди ул.

«Янгын калдыкларын җыештырышырга авыл җирлеге дә, авыл халкы да бик булыштылар»

Фото: © Люция Әхмәтҗанова архивыннан

«Шәһәрдә 2 атна да тота алмыйбыз бит без аны»

Исән-сау тернәкләнеп, хастаханәдән чыккач, Рафия апа әлегә балалары янына сыеныр да сыенуын, әмма өлкән кеше өчен үз нигезе, үз туфрагыннан да кадерлесе юк бит.

Әнкәй – ул бик авыл җанлы кеше. Шәһәргә алып килгәч тә тормый безнең янда. «Авылыма кайтам», - ди. «Әнкәй, әлегә үзем алып китәм, җәйгә таба апага кайтырсың», – дигәч тә: «Китмим беркая да. Үз ихатамда берәр урын ясап бирерсез», – диде. Без аны шәһәрдә 2 атна да тота алмыйбыз бит. «Үз өем, үз өем», – дип кенә тора. Бик күркәм иде шул әнкәйнең йорты. Урыны да бик матур – тау башында иде. «Әбинең өе шундый матур, чиста тота дип, сокланышып китә торган идек», – ди авыл халкы да. Әнкәй шушы көнгә хәтле кулыннан килгәнчә йортын карады, таушалмасын, дип тырышты. Сәламәтлеге дә Аллаһка шөкер иде әле моңынчы. Йорт тирәсендә рәхәтләнеп йөрде. Азык-төлек алырга машина белән килеп сатучылар янына да чыккалый иде. Инде менә гомер иткән нигезе урынында күмер өеме ятуны ничек кичерер.

Җәйгә хәтле берәр кечкенәрәк кенә булса да йорт җиткереп керү насыйп итсен иде. Әни хастаханәдә вакытта дип, ашыга-ашыга, авылдашлар һәм башка мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән, блоклар, кирпечләр кайтарттык. Төзелеш башлану яшәр өчен стимул булыр аның өчен. Төшенкелеккә бирелә күрмәсен, дибез. Яңа йорт җиткереп кереп, әнкәебез яңа нигезендә бирелгән гомерен кичерә алса, без бик бәхетле булыр идек, – ди Рафия апаның кызы.

Ил төкерсә, күл була, ди халык мәкале. Бернәрсәсез урамда калган Рафия апага изге рамазан айларында ярдәм күрсәтергә теләүчеләр булмый калмас, шәт.

Ярдәмне 8-917-223-34-03 номеры буенча күчерергә мөмкин. («Сбербанк», кызы Люция Әхмәтҗанова исеменә. Смска «Благотворительность» дип язарга кирәк)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100