
Җырчы Илзидә Госман социаль челтәрләрдә бераз авырып торуы торуында язган иде. «Интертат» аның хәлләрен белеште.
Илзидә, сәламәтлекне ныгытасым бар, дип язган идегез. Авырып киттегезме? Хәлләрегез ничек?
Әйе, авырып алдым. Нефтекамск, Уфа концертларында авырый-авырый чыгыш ясарга туры килде. Апрель аен концертлардан бушатып, сәламәтлекне ныгытырга уйладым. Саулык булмаса, берни дә эшлисе килми.
Хәзерге вакытта берничә яңа җыр өстендә эшлибез. Күптән түгел «Ромашкалар» (авторлары – Зөлфирә Сәфәргалиева, Илдар Массаров) дигән җырым дөнья күрде. 13 майда Казанда, «Ленин» мәдәният йортында зур концерт программам көтелә. Быелгы концертымда халык яратып кабул иткән «Арча көе», «Җилфер-җилфер җил искәндә», «Сине сөям» кебек җырларым белән беррәттән өр-яңа җырларым, цирк номерлары, юмористлар чыгышлары булачак. Остазым – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева да катнашуы көтелә.
Үзегез сәхнәдәшләрегезнең концертларына йөрисезме?
Кызганыч, мин барасы килгән концертлар вакытында үземнең гастрольләр туры килә, еш барып булмый. Аннан хәзерге концертлар бер калыпка яраклаша башлады кебек тоела миңа. Бөтен кешегә дә сикерү, бию килешми бит. Зур гәүдәсен дер селкетеп биюче җырчы-баянчыларны күреп, кайвакыт сүзсез каласың... Лирик матур җырлар башкаручы олпат җырчылар бу «мода»га иярмәсеннәр иде, дип телисем килә.
Сез үзегез сәхнәдә уйныйсызмы?
Сәхнәдә халык белән ихлас аралашсам да, уйнамыйм дип тә әйтә алмыйм. Җырлар бит төрле характерда: моңсуларын – моңланып, шаян, мәхәббәт җырларын үзем кичергәндәй рольгә кереп җырламасам, халык күңеленә керми ул. Музыкант-коллегаларыма да шулай әйтәм, ышандырырлык итеп, үз хисләрегез белән уйнагыз, дим. Бернинди хиссез, эмоцияләрсез башкарылган җыр – тозсыз яки тәмләткечләрсез ризык кебек.
Кайбер артистларның тормыш иптәшләре көнләшә. Хәтта сәхнәдән китәргә мәҗбүр итә. Сезнең ничә ир-егет белән гастрольләрдә йөрүегез, клипларда төшүегез, дуэт җырларыгызга ирегез ничек карый, көнләшмиме?
Әйе, көнләшеп, тормыш иптәшләрен сәхнә-иҗаттан мәхрүм иткән кешеләр бар. Андый кеше белән яшәүдән Аллам сакласын! Минем клиплар ирем белән киңәшеп, аның акчасына да төшерелә бит! Сәхнәдән ерак кеше булса да, беркайчан да, ник ул җырны җырлыйсың, ник алай төштең, ник ул кеше белән дуэт җырлыйсың, дип әйткәне юк. Шуңа да хөрмәт итәм, рәхмәтле мин аңа. Артистның төрле тематикалы, төрле характерлы җырлар башкара белергә тиешлеген аңлый ул. Алай җаныма тисә, аның белән яшәп тә булмас иде.