Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илнат Фәрхуллинны сүгәләр: «Синең психикаң тәртиптә түгел бугай, табибка күрен»

news_top_970_100
Илнат Фәрхуллинны сүгәләр: «Синең психикаң тәртиптә түгел бугай, табибка күрен»
https://vk.com/ilnat_official

Бу көннәрдә Илнат Фәрхуллин Чаллыдагы чыгышыннан соң тамашачы өстенә сикергән видеосын күрсәткән иде.

Җырчының бу видеосы «ВКонтакте» төркеменә язылучылары арасында ыгы-зыгы тудырган. Илнатны гаепләгәннәр, тәнкыйтьләгәннәр, эт урынына сүккәннәр, үзара да талашып беткәннәр. Нинди генә комментарийлар юк анда:

«Нәрсә маймыллана инде, син җырыңны жырла, образга кереп. Аек кеше алай кыланмый»;

«Илнат, бу юмор түгел инде. Бер дә матур түгел. Халык канәгать кебек, чынлыкта алар синнән көлә. Синең психикаң тәртиптә түгел бугай, табибка күрен»;

«Этикаң югалган синең, егет. Артист бит син, клоун түгел. Дәрәҗәңне төшермә инде»;

«Кемдер ботыңнан, кемдер ….нан тоткан! Юләр! Һәр нәрсәдә чама белергә кирәк! Алла Пугачева була алмассың, бер юньле җырың юк!»;

«Марат Яруллиннан күреп, акылдан яза. «Түбәсе» киткән. Җырлаганда ук адекват түгеллеге сизелеп тора бит»;

«Матур жырлыйм дип уйлыйдыр, маймыллана. Азрак акырмыйча, маймылланмыйча менәргә кирәк сәхнәгә. Артыгын кылтая. Урманга барып котырсын, анда тамашачы юк, ичмасам»;

«Нәкъ менә шундый урам «артислары» әхлак тәрбиясен генә түгел, милләтне дә тамыры белән корыталар инде! Уян, татар, упкынга төшеп барабыз түгелме?» – дигәннәр, тагын әллә ниләр әйтеп бетергәннәр.

Бу кадәр басымга җырчы түзеп тора алмаган. Башта ул комментарий ияләренә моның юмор гына булуын аңлатырга тырышып караган. Ахырдан, барысына кул селтәп, җавап сүзе яздырган.

«ВКонтакте» төркеменә керсәң, комментарийлардан шартлап үләрлек. Үземне хайван, канаты сынган күбәләк итеп тоям инде хәзер. Каргап бетергәннәр.

Ул видео концерт беткәч, тамашачыларның үз соравы буенча эшләнде. Алар миннән үзләре сикерүемне сорады. Шулай эшлиләр инде кайбер очракларда. Мин «юк» дип торсам да, «әйдә» диделәр. Ачык күңелле тамашачы. Шуңа күрә, миңа пычрак сүзләр атмагыз. Изге Рамазан айларында барыгызга да исәнлек телим.

Начар комментарий язучылар, зинһар, фикерләрегезне үз эчегездә калдырыгыз. Бу аклану түгел. Сездән андый сүзләр ишетү бик кыен. Мин барыгызны да бик яратам. Мине аңлап бетермәүчеләр, олы яшьтәгеләр күбрәк утыра дип аңлыйм «ВКонтакте»да», – дигән Илнат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100