Идрис Газиев хыял көче турында: «Моннан да кадерлерәк мизгелне белмим»
Татарстанның һәм Башкортстаның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Идрис Газиевның бала чагыннан ук җырчылыкка укырга, Илһам Шакировның чәчәк бүләк итүе турында хыялланган. Вәт хыяллана белгән икән бу, диярсез. Хыял – хыял гына булып калмаган шул, тормышка ашып куйган!

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган «Илһам йолдызы» концерты булды. Ерак араларны якын итеп килгән кунакларның берсе Идрис Газиев та сәхнәдән моңланды: Илһам Шакиров репертуарыннан «Әллүки» җырын башкарды. «Интертат» журналисты Зилә Мөбәрәкшина җырчы белән сәхнә артында әңгәмә корып алды.
«Кечкенәдән шушы хыял белән яшәдем»
– Идрис абый, Илһам Шакиров – татар җыр сәнгатендә зур урын тоткан шәхес. Әле дә бит аның җырларын тыңлыйбыз, сокланабыз, яратабыз. Шулай бит? Аның белән бәйле якты хатирәләрне яңартып алыйк әле.
– Без, берничә буын татар җырчылары, Илһам абый Шакировны һәрвакыт үрнәк итеп тотабыз. Салих Сәйдәшев – музыкада, Габдулла Тукай – шигърияттә, Бакый Урманче – сынлы сәнгатьтә, Илһам абый Шакиров – җыр сәнгатендә дип, юкка гына әйтмибез. Өйдә – авыл йортында – Илһам абыйның язмаларын, аның пластинкаларын тыңлап, җырларны өйрәнгән идем. 13-14 яшьтәге малай идем. Илһам Шакировка кушылып җырлап: «Эх, җырчы булсам, җырчылыкка укысам иде, Казаннарга барып, концерт куйсам икән, концертка Илһам Шакиров килсә иде һәм, сәхнәгә менеп, миңа чәчәк бәйләме бүләк итсә иде», – дигән бик зур хыялым бар иде.
Озак еллардан соң, 1992 елда, хыялым тормышка ашты. Илһам Шакиров Казандагы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узган концертыма килеп, сәхнәгә менеп, миңа чәчкәләр бүләк итеп, изге теләкләр теләде. Илһам абый Шакиров мине җырчы буларак кабул итте. Кабул итмәсә, чәчкәләр күтәреп, сәхнәгә менмәс иде. Моннан да кадерлерәк мизгелне белмим, әйтә алмыйм. Кечкенәдән шушы хыял белән яшәдем. Ул хыял миңа җырчы булып китәргә этәргеч бирде, мин бик яхшы укытучылар кулына эләктем: гомере буе Уфада эшләгән профессор Миләүшә Мортазина. Мин анда 9 ел укыдым, җыр сәнгате серләрен өйрәндем. Илһам абый Шакиров һәрвакытта да безне озатып килде.
Аның белән танышу вакытлары, якыннан аралашу – аерым бер дөнья. Чөнки Илһам абый бик нык ярдәмчел булды. Аның белән танышкан көннән үк уртак тел таптык. Илһам абыйдан композиторлар, шагыйрьләр, гомумән, җыр сәнгатенә кагылышлы әйберләр турында киңәш сорый идем, аның белән аралашып, ул теләк-фикерләрен җиткерә иде. «Идрис Газиев тәкъдим итә» тапшырулар циклын эшләгәндә бик җылы аралаштык. Аеруча композитор Мансур Мозаффаров белән бәйле булган фильмда ул миңа бик ярдәм итте. Шул ук вакытта үзе дә интервью бирде, Мансур аганы сагынып, аның иҗаты, язмышы, язма стиле, романсларын башкару серләре турында сөйләгән иде. Мансур Мозаффаровның күп җырлары, романслары Илһам Шакировның тавыш мөмкинлекләрен күз алдында тотып язылган.
«Әллүки» – минем өчен идеал. Чөнки анда – Илһам моңы»
– Ә аның репертуарыннан кайсы җырлар күңелегезгә якын, яратып башкарыла? Сәхнәдән җырлаганын беренче тапкыр кайчан күргән идегез, хәтердәме?
– Илһам Шакиров репертуарыннан миңа аеруча лирик җырлар күңелемә якын. Илһам аганы беренче тапкыр якыннан 1978 елда Уфада күрдем. Без, 18 яшьлек студентлар, аның «Идел» вокаль-инструменталь ансамблен, ансамбльнең җитәкчесе Вадим Усманов, Илһам абыйның баянчысы Рамил Курамшинның чыгышларын күрдек. Илһам абыйны залдан залга озатып йөрдек. Кесәбез таррак, акча җитми, ә концертка эләгергә кирәк! Сәхнә артыннан, тегеннән-моннан барыбер концертны карадык. Бер генә түгел, берничә тапкыр карадык! Менә шул вакыт ул «Чулпан», «Синең хакта», «Хушлашырга ашыкма», «Минутларны ник саныйсың?», «Яшьлегемә кире кайтыр идем», «Идел буе каеннары», «Мәскәү, Мәскәү, данлы матур кала!» кебек матур җырларны җырлаган иде. Бер студент егетебез шушы концертның язмасын магнитофон тасмасына яздырды. Анда яздыручылар тагын була: соңыннан «коммерсантлар» шуны сата иделәр, акча эшләгәннәр инде. Шул вакытта ук мин аның репертуарыннан «Ромашкалар», «Хушлашырга ашыкма» кебек җырларын өйрәндем.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
1979 елда 19 яшемдә беренче тапкыр район эшмәкәрләре белән гастрольгә чыктым. Илһам абый концертында өйрәнгән бөтен җырларны җырладым. Ниндидер дәрәҗәсе булган артистка әверелгәч тә, шул дәрәҗәгә барып җиткәч тә, Илһам абый җырларын яратып җырлыйм. Аеруча «Минутларны ник саныйсың?», «Хушлашырга ашыкма», «Әллүки» һәм халык җырларын. Ә «Әллүки» – минем өчен идеал. Чөнки анда – халык моңы, Тукай һәм Илһам Шакиров моңы.
«Илһам абыйның открыткаларын, хатларын кадерләп саклыйм»
– Хыяллар тормышка аша дигәч тә... Илһам абый Шакиров белән бергә чыгыш ясамыйча калмагансыздыр?
– 2000 елларда Илһам абый белән концертларда бергә чыгыш ясадык. Әле күптән түгел бер зур афиша таптым. Тукай кичәсенә багышланган булган. Афишада кызыл төстәге зур хәрефләр белән: «Илһам Шакиров һәм Идрис Газиев чыгыш ясый», – дип язылган. Бергәләп чыгыш ясаганыбыз күз алдында. Алай гына да түгел, сәхнәдән «Туган тел»не икәү җырладык, ул миңа автографлы китапларын бүләк итте. «Шул җырларны, романсларны җырла», – дип, Рөстәм Яхинның җыентыкларын биргән иде. Аның открыткалары, хатлары да миндә бар, мин аларны кадерләп саклыйм.
Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы сәхнәсендә «Әллүки» халык җырын чыгып җырлыйм икән, бу – Илһам абыйның җырлавын тыңлап өйрәнелгән әсәр. «Әллүки» җыры мине бала чагымнан озата килә. Әлбәттә, үземнең карашларым, стилем, башкару манерасы да кергән монда. Ләкин мин аны Илһам абыйны күз алдында тотып башкарам. Халык сизә. Тамашачы аны җылы итеп кабул итә. Ә инде Илһам абый һәрвакыт Габдулла Тукай иҗатына җылы мөнәсәбәттә булды, аны зурлады.
Әлеге зур залдан беренче тапкыр «Тукай аһәңнәре» дигән вокаль-симфоник поэманы Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге оркестрга кушылып башкарганда, Илһам абый килгән иде. Дулкынланып, сәхнәгә менеп, Тукай турында сөйләде, башкаруымны ошатып, комплиментлар да әйтте. Концерттан соң Рөстәм Маликовлар мине, Илһам абыйны үзләренә чәй эчәргә чакырды. Музыка дөньясы, төрле шәхесләр, мәзәкләр – барысы да булды. Тирән мәгънәле очрашу иде ул. Төне буе сөйләшеп чыктык. Рөстәм Маликовка чакырганы өчен рәхмәтлемен. Бу да – олы бәхет бит.
– Илһам абый Шакировның рухы шат, урыны оҗмахта булсын, дип телибез. Күңел түрегездә булган иң кадерле, җылы хатирәләрне искә алып сөйләгәнегез өчен рәхмәт, Идрис абый!