
Гөлүсә Шаһбан гаиләсенең зур югалту кичерүе, апасының тормыш иптәше вафат булуы хакында язган идек. Шагыйрә жизнәсе турында хатирәләре белән уртаклаша. Якын кешесенә шигырь дә багышлаган.
«Язның шундый бер матур көнендә, йөгереп эшләп йөргән җирдән, саубуллашмый китеп барды жизни. Ә бит күпме яшләр хәрби операциядә һәлак була. Нинди сабырлык кирәк якыннарына. Кояш сүнгән кебек күкләрдә... Аллаһ сабырлыклар бирсен якыннарын югалтканнарга.
Апай белән жизнинең 1 ай да булмаган кечкенә оныкларын тибрәтеп утырам. Жизни беренче оныгын күреп китте... Иртәгә җизнинең өчесе.
Апамны жизни бик яратып, кадерләп яшәде. Алар бер-берсен ярты сүздән аңлый иделәр. Икесе дә бик тырыш, уңган, кунакчыл. Китәренә 3-4 көн кала, апа белән жизни ял йортыннан кайттылар. Аллаһы Тәгалә жизнәмнең соңгы көннәрендә аларның бергә булуын теләгән. 10 көн бергә булдылар. Якты хатирәләр булып калыр бу көннәр.
Жизни белән бер тапкыр да ачуланышканыбыз булмады. Апам да: «Мин яратканнан да ныграк яратты ул сине», – ди.
Бердәнбер кадерле, яраткан җизнәм Рәискә багышлыйм бу шигырьне.
«Үзәгемне өзеп киттең, үз кешем
Әллә дөрес юрамадым микән төшем…
«Сау бул» дими китеп бардың, ышанмыйм..
Кемгә сөйләп моң зарымны бушаныйм…
Күздән тамган кайнар яшьтән
Яна йөрәк.
Минем җизнәм, һәммәбезгә булдың терәк!
Үкси дөнья, үкси җаным, үкси күңел,
Безнең хәлне аңлатулар мөмкин түгел.
Рәсемеңә күзем салам…
Бик юксынам.
Төш күрәм күк, кайгы-хәсрәт юктыр сыман.
Син елмаеп керерсең күк түр ишектән…
Яңа туган оныкчыгың карап ята күк бишектән.
Бер ноктага карадым да нидер көтәм,
Әйтерсең лә гомер юлын кабат үтәм…
Бергә узган айлар, еллар, гомер артта…
Хатирәләр яңара, тик сагыш арта.
«Әй, балдыз», – дип тик син генә әйтә белдең,
Юктан гына син шаярдың, уйнап көлдең…
Соңгы ара кирәгеннән артык әйбәт булдың,
Китәсең әллә, җизни, алдан белдең.
Һәр кешенең үз кешесе җанга якын!
Китәселәр – китә, калганнарда – ут һәм ялкын.
Кичә генә кояш иде... Җылы иде…
Кояш сүнде бүген… туңабыз без, синсез салкын.
Онытмабыз сине, җизни, син бер генә.
Урыннарың булсын җәннәтләрнең иң түреннән.
Догалардан калдырмабыз һәр туар көн…
Сине, җизни, алыштыра алмас башка беркем».