news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева белән авариядә зыян күргән биюче: «Мин инде тулысынча сәламәт булмаячакмын»

news_top
Гөлназ Асаева белән авариядә зыян күргән биюче: «Мин инде тулысынча сәламәт булмаячакмын»
Фото: Диләрә Гыйльметдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Гөлназ Асаева белән авариядә зыян күргән биюче Диләрә Гыйльметдинова җырчыны үзенең хәлен белешмәү һәм бернинди дә акчалата ярдәм күрсәтмәүдә гаепләп чыкты. Гөлназ Асаеваның төркеме куркыныч юл фаҗигасенә быел кыш көне юлыккан иде.

Үзе социаль челтәрләрдә сөйләвенчә, оча башы сөяге һәм күкрәк читлеге сынган Диләрәгә, 3 айга якын хастаханәләрдә ятарга туры килгән. Ул башта Бәләбәйдә, аннан Казан хастаханәсендә һәм Хәрби госпитальдә дәваланган. «Хастаханәдән бары тик 13 май көнне генә чыктым. Ике ай йөри дә, утырып та тора алмадым», - ди ул.

Диләрә сүзләренчә, авария вакытында руль артында булган Гөлназ Асаева, Диләрә хастаханәдә яткан дәвердә аның хәлләре белән кызыксынмаган һәм аңа бернинди дә ярдәм тәкъдим итмәгән.

Иң популяр сорау: «Гөлназ Асаева синең хәлләреңне белешәме?». Мин аны соңгы тапкыр 7 март көнне, Туймазыга концерт белән барышлый бөтен төркем составында яныма кергәндә күрдем. Шуннан бирле аның минем хәлләрем белән кызыксынганы юк. Мине үзенең төркеменнән алып атты.

Минем әнием һәрвакыт янәшәмдә булды. Бәләбәйдә танышларыбыз да, туганнарыбыз да юк. Шуңа күрә ул фатир арендаларга мәҗбүр булды. Гөлназ акчалата ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән иде, ләкин без аннан бернинди дә ярдәм алмадык. Дарулар белән дә булышмады, ә үзе бөтен әңгәмәләрендә дә «зыян күрүчеләргә ярдәм итәм» дип сөйләп йөри.

Мин, берничә тапкыр элемтәгә кереп, акча мәсьәләсен үзара гына хәл итүебезне сораган идем. Гөлназ миңа ярдәм итүдән баш тартты, миңа бирерлек акчалары булмавын әйтте һәм миңа судка мөрәҗәгать итәргә кушты, – ди Диләрә.

Хастаханәдән чыккач, Диләрә якыннары белән Бәләбәйгә барган. Анда исә аның бөтенләй зыян күрүчеләр исемлегендә булмавы ачыкланган. Ул хәзерге вакытта бары тик шаһит булып кына санала. Шуңа да Диләрә әлеге хәлләр турында ачыктан-ачык сөйләргә мәҗбүр булган.

Бу хәлләрне интернет киңлекләренә чыгарасым килмәгән иде. Ләкин минем бернинди дә элемтәләрем юк. Гөлназ Асаеваның намусы уяныр дип өметләнгән идем. Гөлназ үзенең «чын» тарихын сөйләп йөргәндә, минем дә тормышымны икегә бүлгән вакыйганы үз ягымнан күрсәтергә хакым бардыр. Мин инде беркайчан да физик яктан тулысынча сәламәт булмаячакмын. Мин биюче, ләкин хәзер элекке кебек эшли алмаячакмын. Мин бары тик мине дә ишетүләрен телим. Ә суд нинди карар чыгарыр, үзегез күрерсез, - дигән Диләрә.

Шулай ук, артист, авыр чакта ярдәм кулы сузган Зинира һәм Ризат Рамазановлар гаиләсенә, дуслары, туганнарына рәхмәт белдерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар