Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фаҗигадә гомере өзелгән пилот Мәхмүт Габдрәкыйповны Татар Каргалысында җирләргә мөмкиннәр

news_top_970_100
Фаҗигадә гомере өзелгән пилот Мәхмүт Габдрәкыйповны Татар Каргалысында җирләргә мөмкиннәр

Кичә, 12 мартта, Ивановск өлкәсендә һәлакәткә очраган «Ил-76» хәрби-транспорт самолетында гомере өзелгән 16 кеше арасында татар егете Мәхмүт Габдрәкыйпов та бар.

Майор Мәхмүт Габдрәкыйпов – җиргә төшеп бәрелгән бортның икенче пилоты. Икенче бер мәгълүмат буенча, ул самолетта хезмәттәшләре белән пассажир гына булган.

34 яшьлек пилотның Оренбург өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы авылында туган булуы билгеле. Аның хатыны һәм улы калган.

Мәхмүтнең әнисе генә булган, ул баласына 5 яшь чагында ук үлгән. Фаҗигале төстә гомере өзелгән пилотның бертуганнары да юк.

Габдрәкыйповны әнинең сеңлесе Рәйсә апа тәрбиягә алып үстергән. Мәктәпне тәмамлагач, Мәхмүт хәрби училищега укырга китә һәм туган авылына сирәк кайткалый. «Аны 1 ел элек чамасы күрдем, хәлләрен сораштым. Ул вакытта «Ил-76»да очуы турында сөйләде. Мин аны мәңгегә шат күңелле, ачык йөзле, игелекле, акыллы малай итеп истә калдырдым, зур күзле, кара чәчле бик сөйкемле бала иде. Җирләргә безгә алып кайтачаклар, чөнки аның туганнары монда гына», – дип сөйләгән «Орenday» басмасына Татар Каргалысы авыл җирлеге башлыгы Марат Сәетов.

Искәртеп үтик, двигателенә ут капкан «Ил-76» очкычының пилотлары машинаны торак йортлар өстеннән алып китте, һәм самолет урман полосасына төшеп шартлады.

Дәүләт Думасының Оборона комитеты әгъзасы генерал-лейтенант Виктор Соболев пилотларның бу гамәлен бүләккә лаек батырлык дип атады. Соболев бу кешеләргә дәүләт бүләкләре бирәчәкләренә өметләнә.

«Ил-76» – турбореактив двигательле авыр хәрби-транспорт самолеты. Беренче очышын 1971 елның 25 мартында ясаган. 1975 елда файдалануга тапшырылган. «Ил-76МД-90А» варианты Ульяновск заводында җитештерелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100