Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эшегезнең рәте юк», «Тяп-ляп не делайте»: Рөстәм Миңнехановның мем фразалары тарихы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның әйткән кайбер фразалары социаль челтәрләрдә канатлы гыйбарәләргә әйләнә. «Интертат» аның популяр фразаларының кайда нинди уңайдан әйтелгәнен аңлата.

news_top_970_100
«Эшегезнең рәте юк», «Тяп-ляп не делайте»:  Рөстәм Миңнехановның мем фразалары тарихы
"Татар-информ" архивы

«Эшегезнең рәте юк»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның киңәшмәләрдә әйткән берничә гыйбарәсе социаль челтәрләрдә мемнарга әйләнде. «Эшегезнең рәте юк» диюен Илсөя Бәдретдинованың үзе турында әйткән сүзләренә бәйле рәвештә кулланалар. Илсөя мактана, ә Миңнеханов «эшегезнең рәте юк» дип җаваплый.

Бу гыйбарә каян килеп чыкканын искәртеп үтик. «Эшегезнең рәте юк» – Менделеевск районының ул чакта башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Хамматовка адресланган. 2019 елның 18 декабрендә Хөкүмәт йортында юллардагы һәлакәтләр турында киңәшмә уза. Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин ЮХИДИ линиясе буенча бу районда «рекордлы сандагы җитешсезлекләр» турында әйтә. 7 ай эчендә бу районда юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны еллык күрсәткечне артып киткән булган.

«Хамматов Алмаз. Син шулкадәр матур сөйлисең инде. Татарча да сөйли беләсез. Әмма эшегезнең рәте юк. Мөгаен, син вазифаңа туры килмисеңдер. Сиңа башка эш табарга кирәк. Бу эшне яратмыйсың син. Бу – синең эшең түгел. Гафу ит, әмма башкача булмый», – ди Рөстәм Миңнеханов.

30 декабрьдә Алмаз Хамматов эшеннән китә. 2020 елның апрелендә ул Чаллының Административ-техник инспекциясенә җитәкче итеп билгеләнә, әле дә шунда эшли. Ә «Эшегезнең рәте юк» темасына инде әллә никадәр видеоролик чыкты.

Шушы ук киңәшмәдә Чирмешән башлыгы Фердинанд Дәүләтшинга да, финанслау була торып, юл йөрү кагыйдәләрен тәртипкә салу буенча чаралар уздырмаган өчен тәнкыйть эләгә. «Бу – сезнең төкереп карау нәтиҗәсе. Премиясен кисәргә. Җәза бирергә. Аннары карарбыз», – ди Миңнеханов.

«Указать, срезать премию»

«Тяп-ляп не делайте»

Тагын бер кызыклы фраза – «тяп-ляп не делайте». Бу – 2017 елның 21 июлендә булган киңәшмәдә яңгыраган сүзләр. Транспорт һәм юл хуҗалыгының ул вакыттагы министры Ленар Сафин юлларны ремонтлау турында хисап тота. Шушы эшләрне башкарган чактагы кимчелекләр турында җиткерәләр. Мәсәлән, Чаллыда, Минзәлә районында. Рөстәм Миңнеханов аэропортка барган юлдан узуы һәм канәгать калмавын әйтә – ремонт узуга 1 ел дигәндә юлда чокырлар барлыкка килгән, анда су җыела. «Асфальтны шулай салалармыни? Тяп-ляп эшләмәгез! Элеккегә караганда начаррак булып калган!» – ди Рөстәм Миңнеханов.

Ленар Сафин – Алмаз Хамматовка караганда бәхетлерәк: аны эшеннән алмыйлар, ул кәнәфиендә утырып кала, ә хәзер ул – КФУ ректоры.

«Тяп-ляп не делайте» гыйбарәсен ремонтка бәйле күп кенә роликларда кулланалар.

«Син нәрсә, эшең бетте что ли?»

Әле күптән түгел генә «Сиксән-туксан» каналы да, шушы гыйбарәне кулланып, ролик ясаган.

2022 елның декабрендә Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән очраша. Нурлаттан «Меридиан» ширкәте директоры Илсур Мөхәммәдьяров үзенең автосервисы янында юлны ремонтлауларын, тротуар һәм юл билгесе куюларын сөйли. Нәтиҗәдә, аның сервисына автомобильләр керә алмый башлый. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин мондый проблеманың күп муниципалитетларда булуын әйтә. Ул эшмәкәрнең үзен гаепләп калдыра – автосервиска икенче урын тапканнарын, әмма Мөхәммәдьяровтан гариза булмавын әйтә. Эшмәкәр каршы сүз әйтмәкче булганда, Рөстәм Миңнеханов Фәрит Габделганиевны (Татарстан Республикасы Рәисе карамагындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе) тәнкыйтьли башлый.

«Минемчә, Габделганиевка сезне каршы китерүе кызык. Әйдәгез, моны хәл итегез. Нигә сез бөтен республикага хур буласыз? Син нәрсә, эшең бетте что ли? Махсус шулай эшлисез мәллә? Син бит – безнең вәкаләтле вәкил, яки син модератор булып эшлисеңме?» – ди ул.

Нурлат башлыгы Алмаз Әхмәтшин быел май аенда Смоленск өлкәсенә вице-губернатор итеп билгеләнде. Габделганиев үз вазифасында.

Бу мемны да кулланучылар бик күп. Соңгыларының берсе – Марат Яруллин яңа җырын рекламалауда кулланды. Анда Айнур Сөләйманов, Рөстәм Миңнеханов булып кыланып, Марат Яруллинны шул сүзләре белән тәнкыйтьли.

Калган гыйбарәләр

Калган гыйбарәләр алай еш кулланылмый, кайберләрен, бәлки, блогерлар белеп тә бетермидер. Шуңа да «Интертат» кызыклы фразаларны җыярга булды.

«Нинди надан кешенең ние бу?»

Рөстәм Миңнехановка эшмәкәрләр белән очрашуда тирес турындагы канун турында сөйлиләр. Яңа канун буенча тирес махсус урында җыелырга, сертификацияләнергә тиеш. Рөстәм Миңнеханов шул закон турында ул вакыттагы авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовтан сорый.

«Тирес күргәннәре юк»

Шул ук киңәшмәдә, шул ук уңайдан яңгыраган сүзләр.

«Кем уйлап чыгара аны?»

Шул ук очрашуда эшмәкәрләргә газ котеллары куюга бәйле рәвештә катлаулылыклар тудыру турында җиткерәләр. Рөстәм Миңнеханов җавабы:

«Вы упали что ли?»

«Таттелеком» җитәкчесе Лотфулла Шәфыйгуллин, карталарда булмаган кабельләрне исәпкә алу миллиард сум торачагын әйтә. Рөстәм Миңнеханов җавабы:

«Нәрсә ул 5000 сум бай кеше өчен?»

Рөстәм Миңнеханов юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны арттыру кирәклеге турында әйтә.

«Мин сезнең вермишелегезне ашамыйм. Һиндстанда урамда ашарга киңәш итмим».

Эшмәкәрләр белән очрашуда вок – вермишель сатучы эшмәкәр егет үз продукциясен мактый. Рөстәм Миңнеханов аңа яхшырак, сыйфатлырак ризык сатарга киңәш итә.

«Беспомощные люди. Син нәрсә? Что вы сидите, на работу ходите?»

Рөстәм Миңнеханов ике вице-премьерны – мәгариф министры Энгель Фәттаховны, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновны тәнкыйтьли.

«Вы показываете какие вы молодцы»

Рөстәм Миңнеханов ике министрны – Энгель Фәттахов белән Эльмира Зарипованы тәнкыйтьли.

«Значит файдасы бар!»

Бу – шулай ук эшмәкәрләр белән очрашуда яңгыраган сүзләр. Әмма кем адресына яңгыраганын белмибез. Шулай да, йомгаклап куяр өчен бер дигән фикерләр!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100