Атнаның төп вакыйгасы – Диния нәзарәтенең IX корылтаеннан репортаж
19 март көнне Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең IX корылтае узды. Корылтай эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республиканың 1520 имамы, район һәм шәһәрләр башлыклары катнашты. «Интертат» чарада яңгыраган төп фикерләрне тәкъдим итә.

Корылтай утырышы «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгенең И.Шакиров исемендәге концертлар залында узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Татарстан мөфтиен һәм Татарстан баш казыен сайлау. Әлеге вазифаларга кандидатлар булып, Диния нәзарәтенең 2025 елның 15 гыйнварында узган Пленумы карары белән, Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Җәлил хәзрәт Фазлыев күрсәтелгән иде.
Беренче булып мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Ул барлык республикадан җыелган имамнар каршында Диния нәзарәтенең 4 еллык эшчәнлеге турында хисап тотты. Үзенең хисап чыгышын Камил хәзрәт хәдис нигезендә әзерләгән иде:
«Биш әйберне, башка биш әйбер килгәнче, кадерле нәрсә дип бел: картлык килгәнче – яшьлекне, чир килгәнче – сәламәтлекне, мохтаҗлыкка төшкәнче – байлыкны, җаваплылыклар башланганчы – буш вакытны, үлем җиткәнче – гомерне». (Имам ән-Нәсәи, «Сүнән әл-Күбра», 11832).
Шуңа күрә Нәзарәт 2021-2024 елларда үз эшчәнлеген шушы хәдискә таянып башкарды, диде ул һәм чыгышында 5 темага аеруча зур игътибар бирүен әйтте:
1) Яшьләр өчен без көчле мәгариф системасын үстердек һәм төрле тәрбияви чаралар үткәрдек.
2) Сәламәт һәм көчле булсыннар дип, без мөселманнар өчен хәләл индустриясен һәм сәламәт яшәү рәвешен алга этәрдек.
3) Байлык итеп үзебезнең рухи кыйммәтләрне дә, финанс мөмкинлекләрне дә күрдек: Коръәннең «Казан басмасы» өстендә эшләдек һәм татар дини мирасын өйрәндек, хәйриячелек белән актив шөгыльләндек, ислам финансларын үстердек.
4) Буш вакытны файдалы һәм бәрәкәтле уздырсыннар дип, нәзарәт мөселманнар өчен китаплар бастырды, телеканал һәм сайтлар эшләтте, фильмнар төшерде, хаҗ һәм гомрә сәфәрләрен оештырды.
5) Гомернең һәм тыныч тормышның кадерен махсус хәрби операция башлангач һәм Газзәдә башланган гауганы күргәч аңладык һәм үзебезнең дин кардәшләргә ярдәм итәргә ашыктык.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Махсус хәрби операция»
Иң беренче игътибарны мөфти махсус хәрби операция темасына юнәлтте. Аның сүзләренчә, 2022 елда Россиядә өлешчә мобилизация башлангач ук, Диния нәзарәте МХОга чакырылган мөселманнарга ярдәмгә ашыккан.
Башта Казанда мобилизацияләнгән солдатларны җыюның 3 пунктында намаз бүлмәләре, шәригать консультацияләре һәм хәләл туклану оештырылды. Аннан солдатлар белән бергә Татарстан мәчетләре дә «мобилизацияләнде»: Нәзарәт, республиканың барлык мөхтәсибәтләре һәм мәчетләре ярдәме белән, Донбасска һәм фронтның алгы сызыкларына гуманитар йөкләр ташый башлады. Батырлык күрсәтеп, Нәзарәттән 4 полк имамы фронтка китте, 27 имам һәм хезмәткәр алгы сызыкларга барып солдатларның рухын күтәрде. Нәзарәт мөселман сугышчыларына ярдәм йөзеннән 40 комплект хәрби обмундирование алып таратты, 3 мотоцикл, 7 автомобиль тапшырды. Моннан тыш, 165 мең тираж белән кесә догалыклары, хәләл ризык, төрле элемтә приборлары, җылыткычлар илтеп торды. Барлыгы 14 гуманитар йөк хәрбиләргә җиткерелде, – диде Камил хәзрәт.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Казан басмасы» һәм кулъязма мүсхәф»
2023 елда татарларның иң зур рухи байлыгы, милли горурлыгы һәм казанышы булып торган «Казан басмасы»на 220 ел тулды. Шул уңайдан, Диния нәзарәте «Казан басмасы»н бүгенге көн халыкара стандартларга туры китереп, хәреф хаталарын төзәтеп, 33 мең тираж белән яңадан бастырган. Коръәннәр Россиянең татарлар күпләр яши торган 70 төбәгенә таратылган, шулай ук сорау буенча Казахстан, Үзбәкстан һәм Беларуська да җибәрелгән.
«Казан басмасы» татарларны бөтен Җир шарына китаплы халык, мәгърифәтле һәм алдынгы милләт итеп танытты. Татар халкының Коръәнне бастыру традицияләрен торгызу һәм Казанга «Коръәнне өйрәнү мәркәзе» исемен кайтару өчен, Нәзарәт «Казан басмасын» яңартып бастырып чыгарды, – диде мөфти.
Коръәнне өйрәнү өлкәсендә тагын бер зур казаныш – кулъязма мүсхәфне язып бетерү. Коръәннең кулъязма мүсхәфен язу Идел буе Болгар дәүләтендә исламның кабул ителүенә 1100 еллык чаралары кысаларында 2022 елда башлаган иде. Мөфти әйтүенчә, кулъязма 11 чыганакка таянып язылган, бүген бу эш тәмамланган, алга таба китаптагы хаталар тикшереләчәк.
Кулъязма мүсхәфнең кыйммәтен дөньякүләм танылган галим, Дубайдан Мәэмүн Әр-Рави аңлатты: «Бу мүсхәфнең үзенчәлеге шунда – ул 11 чыганакка таянып языла. Ул эталон булачак, аннан карап, башка мүсхәфләр язылачак». Нәзарәт өчен Казанда язылган Коръән башка кыйммәтләре белән дә кадерле: беренчедән, ул – Россиянең яңа тарихында тәүге үрнәк; икенчедән, ул җуелган татар каллиграфиясенең фәнни мәктәбен торгыза; өченчедән, ул Казан дин галимнәренең үз хезмәт нәтиҗәсе булып тора: аны үзебезнең белгечләр күзәтчелеге астында Россия ислам институтында укып чыккан үзебезнең Казан хаттаты язды, – диде Камил Сәмигуллин.

Кулъязма мүсхәф
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Нәзарәтнең хәләл стандарты буенча Комитеты – Россиядә иң принципиаль һәм таләпчән сертификатлаштыру оешмасы»
«Сәламәт булу өчен, мөселманга дөрес хәләл туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше кирәк», – дип дәвам итте Камил хәзрәт. Үткән 4 елда Нәзарәтнең хәләл стандарты буенча Комитеты 317 оешмада хәләл җитештерүне тәэмин итеп торган. Алар арасында ризык җитештерүчеләр дә, рестораннар да, медицина үзәкләре дә, косметика һәм көнкүреш химиясе продуктларын җитештерүчеләр дә бар.
Нәзарәтнең Комитеты Россиядә иң принципиаль һәм таләпчән сертификатлаштыру оешмасы булып кала бирә. Узган хисап чорында Комитет Россиянең хәләл җитештерүчеләре өчен яңа экспорт базарларын да ачты. Россиянең хәләл товарлары мөселман илләрендәге җитештерү стандартларына туры килми, шуңа күрә Нәзарәтнең хәләл Комитеты үзенең сертификатын чит илләрдә рәсми рәвештә таныту өстендә эшләде. Нәтиҗәдә Комитет «Gulf Accreditation Centre» үзәгендә аккредитацияләнде һәм Татарстанның хәләл җитештерүчеләренә Фарсы култыгы илләрендә экспорт мөмкинлекләрен ачты. Ә шушы көннәрдә тагын бер хәбәр килде: Комитет Көньяк Африка республикасында «SANHA» оешмасында да аккредитация узды. Ягъни Татарстанның хәләл товарларын сату өчен тагын бер континент ачылды, дигән сүз. Шунысы мөһим: Комитетта шәргый хөкемнәр ислам галимнәре һәм Казанның Технология университеты, Ветеринария академиясе, Аграр университет һәм Медуниверситет белгечләре белән берлектә чыгарыла, – диде Камил хәзрәт.

Фото: © «Татар-информ», архив
«133 миллион сумнан артык акча, 38 тонна корбан ите, 3 самолетка 60 тонна гуманитар йөк»
Нәзарәтнең «Зәкят» Хәйрия фонды шулай ук хисап чорында үзенең эшчәнлегендә бик зур адым ясаган. 2021-2024 елларда, мохтаҗларга ярдәм күрсәтү өчен, Фонд 133 миллион сумнан артык акча җәлеп иткән. Нәтиҗәдә, 780 авыру балага һәм өлкән кешегә акчалата ярдәм күрсәтелгән. Ягъни, елына 200гә якын кеше «Зәкят»тән матди булышлык алган. Моннан тыш, Корбан гаете көннәрендә 38 тонна корбан ите таратылган, ә рамазан айларында 6500 гаилә азык-төлек белән тәэмин ителгән.
Россия мөселманнары исеменнән Газзәгә ярдәм җибәрү дә тарихка кереп калачак. Рөстәм Нургалиевич, сезнең ярдәмегез белән, 3 самолетка 60 тонна гуманитар йөк төяп, аны ут астында калган дин кардәшләребезгә тапшыра алдык.
«Зәкят» фонды гына түгел, Нәзарәтнең барлык мөхтәсибәтләре дә бик актив рәвештә хәйриячелекне алып бара. Моның ачык мисалы – «Приют человека» проектының республика районнарында таралуы. Үткән хисап чорында мөхтәсибәтләр ярдәме белән 9 шәһәрдә «Приют человека» проектының 14 пункты эшли башлады. «Зәкят» фонды белән бергә бу пунктлар 400 мең порция кайнар ризык таратты. Моннан тыш, ел саен Нәзарәтнең барлык мөхтәсибәтләре, гошер җыеп, мохтаҗларга уртача 1000әр тонна яшелчә һәм азык-төлек өләшә, – диде Камил хәзрәт.

«Зәкят» хәйрия фондының генераль директоры Булат Мәрданов
Фото: © «Татар-информ», архив
«Мөфтиятнең иң уңышлы проектларының берсе – онлайн-мәдрәсә»
Үткән 4 елда Мөфтиятнең 8 мәдрәсәсе, Казан ислам университеты һәм Россия ислам институты 2601 белгеч әзерләп чыгарган. Ә Нәзарәтнең 25 имамы, мөгаллиме һәм белгече Болгар ислам академиясен тәмамлады. Шуларның 7се шәригать фәннәре докторы дәрәҗәсенә җиткән.
Үткән хисап чорында аерым игътибарны халыкта ислам нигезләре турында гыйлем таратуга бирдек. Моның өчен Татарстанның 700 мәчете каршында 4 еллык курслар эшләде һәм Мөфтиятнең иң уңышлы проектларының берсе – онлайн-мәдрәсә дә тормышка ашырылды. Мәчет каршындагы курсларны 45 мең кеше тәмамласа, онлайн-мәдрәсәдә 133 мең кеше гыйлем алды. Онлайн-мәдрәсә мобиль кушымта һәм сайт рәвешендә эшли. Шәкертләр анда үзләре өчен уңайлы вакытта һәм урында белем ала. Укучыларның 60 проценты – 18-44 яшьтәге кешеләр. Алар, Россиядән тыш, Казахстан, Германия, АКШ, Финляндия һәм Франциядән торып онлайн-мәдрәсәдән файдалана. Россиядә исә, Татарстаннан кала, ул аеруча Мәскәү өлкәсе, Башкортстан, Түбән Новгород, Самара өлкәләрендә популярлык казанды, – диде мөфти.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Камил Сәмигуллинның хисап чыгышыннан соң, мөфти сайлау тавышка куелды, сайлаулар нәтиҗәсендә, делегатлар аны бертавыштан дүртенче тапкыр Татарстан мөфтие вазифасына сайладылар. Ул Диния нәзарәтенең 2025 елның 15 гыйнварында узган Пленумы карары белән бердәнбер кандидат итеп күрсәтелгән иде. Камил Сәмигуллин Татарстан Диния нәзарәтен 2013 елның 17 апреленнән җитәкли, 2016 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры итеп сайланды. Ул – Татарстан тарихындагы иң яшь мөфти, ислам фәннәре докторы, Коръән-хафиз, Әбү Хәнифә һәм әш-Шәфигый аша Мөхәммәд пәйгамбәргә барып тоташа торган белемнәр чылбырына (силсилә) ия, джиу-джитсу буенча спорт мастеры.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Татарстаныбыз тырышлыгы аркасында Россиягә нинди мөнәсәбәт булуын яхшы күрәбез»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Диния нәзарәтенең 4 еллык эшчәнлегенә югары бәя бирде. Үз чыгышында ул бүгенге көндә диннең әһәмияте зур булуын билгеләп үтте һәм корылтайга җыелган барлык имамнарга рәхмәт белдерде.
Зур эшләр алып барасыз. Камил хәзрәт, үзегезнең вазифаларыгызны матур итеп, республика, илебез өчен алга таба да хезмәт куярсыз, дип ышанабыз. Форсаттан файдаланып, монда утырган имамнарга зур рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең хезмәтегез бик зур, илебездә җиңел вакытлар түгел, хәрби операция бара. Егетләребез белән элемтәләр нык булсын иде. Кем генә булмасын, һәрбер кешенең үзенең Алласы бар, сез бу өлкәдә үз эшегезне төгәл башкарасыз. Без үзебезнең хәрби егетләребезгә якынрак булырга тиеш. Нинди зур ярдәм күрсәтелә аларга, бу эшләр сезнең җилкәләргә төшә. Дөньялар тыныч, эшләребез уң булсын. Тормышта диннең вазифасы бик зур. Республикабыз Россия күләмендә генә түгел, бөтен ислам дөньясы, ислам илләре буйлап танылды. Безнең чит илләр, ислам дөньясы белән элемтәләребез нык. Татарстаныбыз тырышлыгы аркасында Россиягә нинди мөнәсәбәт булуын яхшы күрәбез. Ислам илләре, ислам дине безнең Россияне ташламый. Бу – сезнең зур һәм шактый катлаулы хезмәтегез нәтиҗәсе.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Мөрәҗәгатьләр аз булса, без эшлибез дип, күкрәк кагып әйтергә мөмкин булыр иде»
Корылтайның икенче төп мәсьәләсе – Татарстан республикасы Баш казыен сайлау. Әлеге вазифага кандидат итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев тәкъдим ителде. Ул шулай ук сайлауда бертавыштан расланды. Үзенең хисап чыгышында ул бүген Татарстан казыятен борчыган мәсьәләләргә тукталды.
Татарстан казыяте 1996 елда, Россиядә беренче булып оешып китте. Бүгенге көндә Татарстанда 10 казыят – 10 казый бар. Казый эшен башкару бик җиңел түгел, ике якны килештерер өчен зирәклек тә, акыл да, сабырлык та кирәк. Барыбер берәр як синең карарыңа риза булмаска мөмкин. Бүгенге көндә казыйларга мөрәҗәгатьләр бик күп, кайсы казый күпме кеше кабул иткән, күпме эш каралганын хисапка кертеп барабыз. Ләкин ул – «казыйлар бик каты эшлиләр, шуның хәтле кеше кабул итәләр» дип мактана торган әйбер түгел. Ут сүндерүчеләрне янгын санына карап бүләкләмиләр бит, янгыннар аз булса гына бүләклиләр. Казыйларга мөрәҗәгатьләр күп икән, монда утыручы имамнар, мөхтәсибләр мәхәлләләрдә әле җитәрлек эш алып бармыйбыз, дигәнне аңлата. Алга таба халык белән тыгызрак элемтәдә булып, дини мәсьәләләрне аңлатып, әлеге эшләрне киңрәк алып барырга тырышырга кирәк. Мәхәлләләр, районнар тыныч, мөрәҗәгатьләр аз булса, без эшлибез дип, күкрәк кагып әйтергә дә мөмкин булыр иде. Бүген, кызганыч, әле мөрәҗәгатьләр күп. Әлеге вазифаны алганга 20 ел тулды, шаккатырлык. Аллаһка тапшырдык, күпме гомер калгандыр, белеп булмый. Сорап алган вазифа түгел, кеше көлдермичә, калган гомерне матур гына иттереп, тырышып карарбыз, дөрес, күпкәрәк тә китте инде.
Безне борчыган берничә мәсьәләгә дә игътибар итәсем килә: иң беренчесе – казыйлар күпме генә тырышып, нинди генә яхшы карар чыгармасыннар, ул хөкүмәт каршында бернинди юридик көчкә ия түгел.
Шундый хәл булды – ике эшмәкәр арасындагы проблеманы 3 тапкыр тикшердек, карарны чыгардык, 3нче утырышта «мин моны үтәмим» диде дә чыгып китте, аны берни эшләтеп булмый, без карар чыгарабыз, ул – кешенең намусына кайтып кала. Бүген берничә чит илдә казыйларның карарын хөкүмәт кабул итә, законнар шәригать кануннарына буйсына. Бездә әлеге сорау инде күп еллар ачык булып кала.
Икенче мәсьәлә, күп төбәкләрдә казыятләр юк. Безгә бик күп шалтыраталар – Свердлау өлкәсеннән, Башкортстаннан... Нинди генә регионнар, кемнәр генә эзләп тапмый. Каян минем телефонны табып бетерәләр?! Мин җавап итеп: «Без бит Татарстанныкы, безнең сезгә вәкаләт юк», – дигәч – үпкәлиләр. «Ислам дине бер бит», – диләр. Мин: «Ислам дине бер, әмма мөфтиләр төрле», – дип аңлатам. Безгә киләчәктә Ислам академиясе нигезендә бөтен регионнардан мөфтиләр белән киңәшеп, казыйларның координацион оешмасын, ниндидер уртак система булдыру кирәк. Карарлар чыгару буенча киңәшү, бер юлда булу мөһим, – диде Җәлил хәзрәт.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Үзе имам, үзе шундый, диләр – әз генә нәфсегезне йөгәнләгез»
Шулай ук үз чыгышында Җәлил хәзрәт залда утырган имамнарга мөрәҗәгать итте. Аларын үз хезмәтләрен намус белән үтәүләрен, халык белән күбрәк эш алып баруларын үтенде.
Кызганыч, бүген халык бик күпләп дингә килде, дип әйтә алмыйбыз. Авылларда, шәһәрләрдә булмасын, биш вакыт намаз укып, ураза тотып, чын итеп дин буенча яшәүчеләр бик күп түгел. Авылларда 2-3 проценттан күп түгел, шәһәрләрдә 1 процент та юк. Халыкның ислам дине буенча белеме сай – Коръәнне дә, хәдисләрне дә белмиләр. Сезгә дә, үземә дә мөрәҗәгать итеп әйтәм – халык безгә карап, ислам диненә бәя бирә. Әгәр без үзебезне матур тотмасак, әгәр кешеләрдән арттырып нәфес артыннан кусак, эшебез барып чыкмаячак. Фәнис Яруллинның шундый шигыре бар:
«Булмасын нәфсебез безгә баш,
Без аңа үзебез баш булыйк.
Яманлык җиңелсен, дисәк без,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк».
Әз генә нәфсегезне йөгәнләгез. Бездә гаилә мәсьәләсендә дә, гаиләләребезне алып бару мәсьәләсендә дә тәртип булырга тиеш. Чөнки халык: «Әнә үзе мулла, үзе шундый, гаиләсе шундый», – ди. Авылда бигрәк тә – бәрәңге бакчаңны да, малларыңны, бөтен гаиләңне дә бинокльдән караган кебек карап торалар. Шуңа күрә авылда имам булып тору җиңел түгел. Авыр булса да түзик, әмма бу мәсьәләләргә бераз җитдирәк карасак иде, бигрәк тә гаилә мәсьәләсендә, бигрәк тә икенче хатын мәсьәләсендә. Авызлардан утлар чәчеп әллә нинди матур вәгазьләр сөйләсәк тә, артыбызда эш булмаса, ул вәгазьләр буш сүз була. Мөселман икән, без башкаларга үрнәк итеп эшләребезне эшләргә, тормыш алып барырга тиешбез. Бар кешене алдап була, әмма Аллаһы Тәгаләне алдап булмый, тормышыбызны Аллаһ хозурына баргач, йөзебезне кызармаслык итеп алып барырга насыйп итсә иде, – диде Җәлил хәзрәт.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Диния Нәзарәтенең IX корылтае Коръән аятьләрен уку һәм күмәк дога кылу белән тәмамланды. Чарадан соң имамнар шулай ук «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узган XIII Республика ифтарына юл алды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов