Мәхәббәтсез ярату: «Хатыным белән балаларымны бай хуҗабикәмә алыштырдым»
Ә җитәкче ханым беркайчан да аның гаилә хәле белән кызыксынмады, балалары барын да белмәде, чөнки Инсаф аның йөртүчесе һәм төнлә яратучысы гына иде...
1 өлеш — монда.
…Бүген җитәкче ханым көне буе офиста булачак, димәк, Инсаф кичкә кадәр ирекле. Ул үз фатирына кайтты да диванга ауды. Хуҗабикә фатирындагы йокысыз төн үзенекен итте. Көн төшкә авышканда ул «бала елаган тавышка» уянды. Диваннан сикереп үк торып утырды да, як-ягына карады. Колагына гына ишетелгән, төшләнгән, күрәсең… Әмма бу балаларга шалтыратырга кирәк дигән билге булды ахры дип, телефонын кулга алып, хатынына шалтыратты.
Сәлам! Нихәл сез?
Яхшы! Сүзең бармы әллә?
Хәлегезне генә беләм, олы кызга бир әле телефонны…
Ә, исеңә төштекмени? Мин өйдә түгел. Кич шалтыратырсың…
Син дә бит шалтыратмадың. Син метродамы? (телефонның теге ягында тукталышны игълан иткән тавышны ишетеп алды).
Сиңа бик кирәк идеме минем шалтырату? Мин эшләр буенча Казанга килдем. Сөйләшергә вакытым юк.
Шулай диде дә хатыны телефонны өзде.
Инсаф берара өненә килә алмыйча утырды. Хатыны Казанда, фатирга кермәгән һәм керергә дә җыенмый бугай. «Ярар, кирәгең бар иде», — дип мыгырданды ул авыз эченнән. Әмма хатыны белән сөйләшү кәефен бозды. Ул аны дуслашырга теләп ягымлы сөйләшер, «сагындык, кайтып ал» дип ялыныр дип көткән иде, гәрчә алып килеп «матур тормышын» бозарга теләмәсә дә.
Декретта утырган хатынның авылдан шәһәргә килерлек нинди эше бар?! Кызык…
Инзилә ирен күрәсе килмәгәнгә авылга кайтып киткән иде, ә атна ахырында кайту түгел, шалтыратмагач та ул үзенең дөрес юлда икәнен аңлады. Инзилә әти-әнисе белән утырып сөйләште һәм иреннән аерыласы килүен әйтте. Әлбәттә инде, ата-анасы бу хәбәрне авыр кабул итте. Әмма күз алларында кызларының сулуын теләмәделәр. «Кеше сөйли дә оныта инде ул, ә син бер яшисең, үзеңне мәҗбүр итеп теләмәгән кешең белән яши алмыйсың инде. Үкенерлек кенә булмасын», — диде әтисе.
Инзилә хәтта елмаеп куйды. Бу аның авылга кайткач беренче елмаюы иде. Ата-ана ризалыгын алгач, барысы да яхшы булачак, дип кабатлады ул. Бүген Казанга да шул аерылышу мәсьәләсе буенча килгән иде. Инсафка бу хакта күрешеп әйтергә теләмәде ул. Бәгыре каткан хатынның ире белән очрашасы да килмәде, «барысын да тиешле органнар» хәбәр итәр әле дип уйлады ул.
Инзилә аерылышуга гариза язды да, авылга кайту өчен тукталышка «очты». Әллә ничек җиңеллек тойды, очкандай хис итте ул үзен. Тукталышка килеп басуы булды, ялтырап торган чит ил машинасы килеп тә туктады.
Гүзәл кыз, кая кайтасың?
Балтачка!
Бик яхшы, мин дә бер йомыш буенча сезнең районга кайта идем. Утыр, юлны да күрсәтерсең…
Инзилә машинага кереп тә утырды, музыка тавышына үз уйларына чумды да. Әйтерсең юлдашы аны аңлый иде, уйларын да чуалтырга теләмәде бугай.
Егет районга кайтып җитәрәк кенә телгә килде. Ул Инзиләдән: "Районның үзендә яшисеңме?" - дип сорады. Инзилә исә, авылга кайтырга кирәклеген, тукталышта калдыруын сорады.
Беләсеңме, мин бүген төшке ашны ашамаган. Биредә тамак ялгарлык урын бармы? Кайда тәмле икән? Минем исемем Марат һәм мин сине төштән соңгы ашка чакырам. Аннары өеңә кадәр кайтарып куярга вәгъдә итәм.
Ә мин — Инзилә.
Алар кафега кереп төшке ашны ашады. Аннары Марат бер йортны табып, шунда ниндидер тартма кертә китте. Инзилә кызыксынмады. Ул янә музыка астында егетнең шаян булуын, шыпырт кына күндерә белүе турында уйлап утыра иде, машина ишеге ачылганга сискәнеп куйды.
Тик үзеңне куркак дип кенә әйтмә! Мин ышанмыйм, син көчле кызга охшаган.
Бүгеннән мин көчле!
Инзилә шунда ук үзе, балалары һәм каян кайтып килүе турында сөйләп бирде. Марат та ачылып, ике ел элек хатыны юл һәлакәтендә вафат булуы, биш яшьлек улын әти-әнисе үстерергә ярдәм итүен әйтте.
Алар кайтып җитте, Марат Инзиләнең телефон номерын сорап алды. Алар ай буе телефоннан аралашып торды, сөйләшеп сүзләре бетмәде. Инзилә аның чакыруы буенча балалар белән бер тапкыр шәһәргә дә килде. Алар көне буе өч баланың күңелен күреп йөрде һәм янә Марат аларны авылга кайтарып куйды. Бу мизгелдә Инзиләнең Мараттан каласы, ә Маратның Инзиләне калдырасы килми иде… Әмма алар саубуллашты, кызлар да шау-шу килеп, Маратның малаена «пока» кычкыра башлады. Шул тавышка Инзиләнең әти-әнисе дә капка төбенә чыкты һәм шат кызларын күреп, бер-берсенә карашып елмайдылар.
Ике атнадан Марат әти-әнисе һәм улы белән кайтып, Инзиләне кызлары белән бергә шәһәргә алып китте. Ике ялгыз йөрәк шулай кушылып та куйды…
Ә Инсаф бернинди артык сүзсез аерылышырга риза булды. Судта ул мөмкинлек булганда балаларны үзе белән алырга теләвен әйтте. Аның теләгенә каршы килүче булмады.
Ә җитәкче ханым беркайчан да аның гаилә хәле белән кызыксынмады, балалары барын да белмәде, чөнки Инсаф аның йөртүчесе һәм төнлә яратучысы гына иде… Хуҗа ханымга артыгы кирәкми… Ул да мәхәббәтсез ярату белән яши.