Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чатыр тауда җыен»: «Чатыр тау эргәсенә килеп, Хак Тәгаләгә, Күк Тәңрегә якынаябыз...»

Азнакайның «Чатыр тауда җыен» халык ижаты халыкара фестиваленнән хәбәрчебез репортажы.

news_top_970_100
«Чатыр тауда җыен»: «Чатыр тау эргәсенә килеп, Хак Тәгаләгә, Күк Тәңрегә якынаябыз...»
Рузилә Мөхәммәтова

Июльнең иң кызу көннәренең берсендә Азнакай халкы Чатыр тауда җыен уздырырга ниятләгән. Фестивальгә чакырылган шәрәфле кунаклар арасында Чатыр тауны дөньяга таныткан, ягъни, заманча итеп әйтсәк, «Чатыр тау» брендының авторы, халык шагыйре Марсель Галиев һәм аның юлдашы – Татарстан Язучылар берлеге рәисенең киңәшчесе Газинур Морат та бар иде. Иртә таңнан мин дә шушы бөекләр белән Татарстан Язучылар берлеге машинасында юлга кузгалдым.

Бөек темаларга, шул исәптән, данлы Чатыр тау турында сөйләшә-сөйләшә, җай гына тирбәлеп барабыз шулай «депутат машинасында». «Мөхәммәт Мәһдиев әдәби әсәрләрендә авылдашларыннан Сократ ясап бетерде, Роберт Миңнуллин тавык тәпиеннән булган инештән диңгез ясады, Марсель Галиев түмгәктән Эверест ясады», – диде Газинур Морат. «Башта язучы туган ягына шулай күтәрә, аннары туган ягы – язучыны», – дип нәтиҗә ясады ул.

Әле Чатыр тау белән бәйле тагын бер мәзәк сөйләп алды. Чын булган хәл. Марсель Галиев шагыйрь Нур Әхмәдиевнең 90нан узган атасыннан: «Чатыр тауга менеп йөри идегезме?» – дип сораган икән. «Бер елны улым машина белән алып менде», – дигән карт. «Ә элегрәк?» «Элегрәк аның авторитеты юк иде бит», – дип җавап биргән карт. Сүз уңаеннан, Марсель Галиев үзе дә Чатыр тауга беренче мәртәбә 33 яшендә генә менгән. Гәрчә, ул аны балачагында ук ерактан күреп үссә дә – авылыннан офыкта мәгърур булып күренеп торган.

Чатыр тауга менү, дигәннән, булган-булган – булсын, тагын бер мәзәк – юл озын бит. Марсель ага «Догалы еллар» китабын яңа ел каникуллары алдыннан Рашат Низамиевка бүләк иткәндә: «Монда син дә бар, игътибар белән укы!» – дип әйткән икән. Рашат ага китапны 2 тапкыр укып чыккан – исем-фамилиясен табалмаган. Аннары хатыныннан тагын бер кат укыткан. Юк инде. Каникул куе укыганнар болар. Марсель Галиевны күргәч: «Шаяртыңмы, ялганладыңмы – минем фамилия юк бит анда», – дип сорый икән. «Ничек инде, беренче биттә Чатыр тау турында язылган. Мин анда күпме Казан шагыйрьләрен алып кайттым. Алар күкрәкне җилгә куеп, Чатыр тау башыннан тирә-як киңлекләргә карап хозурланып тордылар. Шунда беренче рәттә уңнан икенче булып син торасың – бүгенгедәй күз алларымда. Исемне әйтү мәҗбүри түгел», – дигән Марсель ага.

Азнакай районында урнашкан Чатыр тауның «Татарстанның иң биек ноктасы» дигән даны бар. Чыннан да иң биекме, дип икеләнеп тору – мәгънәсезлек. «Иң биеге» дип әйткәннәр икән – димәк, иң биеге», – дип кырт кисә Марсель Галиев андый чакта.

Азнакайда төгәл халык яши, нәкъ билгеләнгән вакытында «Чатыр тау җыены» фестивале башланып та китте. Без килеп җиткәндә, Чатыр тау итәгенә корылган сәхнәдә театральләштерелгән пролог бара иде. Әлеге прологка тауның бар тарихы сыйган.

«Тауга кем нинди теләк белән килә – шуны алып китсен! Өметсезләр – өмет, сырхаулар – дәва, адашканнар – дөрес юлга юнәлеш, иҗаттагылар – илһам канатлары», – дип ышандыра прологтагы кадр арты тавышы.

Белешмә: Риваятьләр буенча, Емельян Пугачев Екатерина патша эзәрлекләвеннән шушы тауда яшеренгән. Чатыр тау итәкләре табигый ятмаларга бай була, сәүдәгәр Мясников бакыр рудасы чыгаруны җайга салган: 2 шахтадан елына 10ар пот бакыр рудасы алып, атлар белән бакыр эретү заводына озата торган булган. Осталар шуннан самавыр, комган, савыт-саба ясаган, тәңкәләр баскан.

Менә сәхнәгә шәрәфле кунаклар күтәрелде.

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин: «Чатыр тавыбызны яратып, «Чатыр тау җыены»н яратып, безне яратып килгәнегез өчен рәхмәт! Марсель абыйны барыбыз да белә. Якташыбыз! Халык язучысы! Быел Зәйнәп Фәрхетдинова килә алмады, ул Түбән Новгородта сабантуйда. Биредә якташыбыз Равил Галиев бар. Самара, Оренбург, Башкортстан коллективлары, шулай ук Татарстанның бөтен районнарыннан коллективлар килде. Бик зур рәхмәт сезгә – матур итеп киенеп, әзерләнеп килгәнегез өчен.

Бу – Татарстаныбызның иң гүзәл җире! Биредә «Чатыр тау җыены»н 14нче мәртәбә үткәрәбез. Елдан-ел килүче коллективларның саны арта. Нинди күргәзмәләр ясала – анысы да зур эш. Чатыр тавыбыз – ул безнең визит карточкабыз, горурлыгыбыз, Татарстанның иң биек ноктасы! Монда һәрвакыт күп кунаклар килә. Узган ел нефтьчеләр ярдәме белән глэмпинг та ясадык – туристлар килә. Безгә ярдәм иткән иганәчеләребезгә рәхмәт! Нефтьчеләр безгә ел саен ярдәм итә.

Бик күп котлау телеграммалары килде – безне котладылар. Быел – гореф-гадәтләр елы. Дус-тату яшик, телебезне, динебезне онытмыйк! Балаларыбызны дөрес итеп тәрбиялик – бу безнең бурыч. Дөньялар тыныч булсын! Хәрби егетләребез исән-сау кайтсыннар! Шундый егетләр үстергән әти-әниләренә рәхмәт! Бу бәйрәм безне берләштерә, җырлыйбыз, биибез, бергәләп күңел ачабыз».

ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов: «Дуслар, туганнар, бүген чыннан да бик матур бәйрәм. Республикабызның иң югары ноктасында без бүген бөтен республикага күренеп торабыз. Шулай җыелу, туганлашу – ул халкыбызның көче, гореф-гадәте. Милли киемнәрдән күпме кеше җыелган! Бу – үзе бер зур нәтиҗә. Мин республика җитәкчелеге, мәдәният министры исеменнән кайнар сәламнәремне җиткерәм. Гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү – Рәисебез Рөстәм Миңнеханов тарафыннан куелган бурыч, махсус ел да шуңа багышланган. Халкыбыз да шуңа сусаган икән. Үзебезнең кем икәнебезне белмәсәк, ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне саклап киләсе буынга тапшырмасак, киләчәк юк, дигән сүз. Бирегә җыелган коллективларны күргәч, күңел шатлана – безнең киләчәк бар. Нинди генә милләттән булсак та, без тату, без бергә. Барыгызга да зур рәхмәт! Күкләребез аяз булсын!»

Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев: «Кадерле якташлар! Килгән кунаклар! Шушы зур бәйрәм белән котлыйм! Без бирегә бик теләп килдек. Без монда татарның бүгенге көндәге иң зур шагыйрьләренең берсе Газинур Морат белән килдек. Кунакка чакырган өчен җитәкчелеккә зур рәхмәт!

Чатыр тау эргәсенә килеп, без Хак Тәгаләгә, Күк Тәңрегә якынаябыз. Рухи якка якынаябыз. Без бу тау тирәсендә үзенә бер көчле энергия барлыгын сизәбез. Елга бер мәртәбә шулай бирегә тупланабыз. Бирегә бик күп талантлы сәнгать әһелләре килеп һөнәрен күрсәтә. Мин аларга уңышлар телим».

Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат: «Марсель Галиевның кадерле якташлары! Мөхтәрәм кунаклар! Шулай туры килде ки – миңа заманында Марсель Галиев белән биек-биек тау башларында йөрдем. Карагач, баш әйләнә торган тауларда йөрдек без аның белән. Марсель Галиев үзе үзәнлектә туып үссә дә, күңелендә таулар яши, ул тауларга тартыла. Элек без Чатыр тауны алай нык ишетеп белми идек. Миңа калса, Чатыртауны Азнакайга, татар халкына, дөньяга таныткан кеше ул – Марсель Галиев булды. Бу – һич арттырусыз. Ул аңа шигырь белән дә, проза белән дә зур мәдхияләр җырлады. Шунда хикмәт – башта туган җире адәм баласын күтәрә, аннары адәм баласы туган җирен күтәрә башлый. Марсель Галиев шушы Чатыр тауны, Ходай рәхмәте, Татарстанның Эверестына кадәр күтәрүгә иреште. Шуңа күрә без бүген бәйрәм итергә җыендык та».

Сәхнәне чакырылган артистлар – Равил Галиев һәм Гөлдания Хәйруллина алды. Гөлдания монда халыкның күңелен күрергә чакырылган җырчы булса, Равил Галиев туган ягына кайткан – ул районның Камышлы Күл авылыннан. «Минем әтием Рәфис Галиев – рәссам. Аның эшләрендә Чатыр тау күренешләре күп. Ул – шушы Чатыртауны дөньяга танытуга зур өлеш керткән кеше», – диде Равил Галиев җырлар алдыннан.

Район башлыгы, министр урынбасары, башка чакырылган кунаклар һәм районның мәдәният бүлеге вәкилләре Чатыр тау итәгенә корылган һөнәрчелек утарларын, күргәзмә-сәүдә нокталарын, уен мәйданчыкларын йөреп чыктылар. «Җәядән ату» уены күзгә чалынды. «Ана белән бала» тирмәсе дә корылган икән. Ул нәни балалар белән килгән гаиләләргә кереп ял итү урыны икән, суы да, балаларга печеньелар да куелган. Азнакай үзбәкләре, Азнакай төрекләре дә үз утарларын корган. Китап күргәзмәсе дә, кәрзин үрүчеләр дә, шашлык сатучылар да бар. «Актүбә уенчыклары», «Азнакай курчаклары» брендлары да бар. Мәйданда, зур-зур итеп, районнан чыккан шәхесләрнең фотолары да куелган иде. Марсель Галиев фотосы янында урындыклар да тора, килеп фотога төшү өчен менә дигән фотозона. Чаярак ханымнар һәм агайлар, фото белән генә канәгатьләнмичә, Марсель Галиев белән Газинур Моратның янәшәсенә басып фотога төшә, автограф ала, килеп, аларның шигырьләрен сөйләп китүчеләре дә бар. Шагыйрь күңеле өчен тагын ни кирәк!

Бәйрәмдә 50 иҗат коллективы катнаша. Болар – татар, башкорт һәм чуваш фольклор коллективлары. Алар халык җырлары алып килгәннәр. Шулай ук, Татарстанның 20 районы күргәзмә белән килгән.

Оештыручылар санап үткәнчә, фестивальгә Татарстанның Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Арча, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Балык Бистәсе, Бөгелмә, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Саба, Сарман, Тукай, Чистай, Ютазы, Яңа Чишмә районнарыннан, Чаллы шәһәреннән, Башкортстан Республикасының Бишбүләк, Ярмәкәй районнары, Октябрьский шәһәреннән, Самара өлкәсенең Похвистнево, Шенталы районнарыннан фольклор коллективлары килгән иде.

Чатыртау итәгендәге масштаблы бәйрәмнең проект авторы – районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Хафизова: «Бу фестиваль хәтта ковид чорында да үткәрелде. Ул вакытта 200ләп коллектив онлайн катнашты. Әз генә тавына менеп җыелдык та әле. Ел саен театральләштерелгән берәр легенда күрсәтәбез – Чатыр тауның легендалары күп бит.

Халыкара булсын өчен 5 ил кирәк – төрекләр, таҗиклар, үзбәкләр һәм казахлар. Болар – диаспоралар. Һәр авыл клубы үз почмагын булдырган иде. Миллирәк әйбер булсын, дигән шарт куйдык».

Оештыручылар әйтүенчә, катнашучы коллективларга диплом тапшырыла һәм, бүләк итеп, җирле сувенир – Азнакай курчагы белән Актүбә уенчыгы бирелә.

Сүз дә юк, Азнакай белән Актүбәнең сувенир брендлары гаҗәеп матур. Алар коллективны бирегә алып килгән мәдәният йорты директорының кабинетын бизәү өчен – менә дигән сувенир. Әлеге курчакны ясаучы һөнәрчеләргә дә, районга да файда – акча районда кала. Бәлки, алдагы елларда бүләккә районнан чыккан үз язучыгызның – Марсель Галиевның китабын яки фотоальбомын бүләк итәргәдер. Ни әйтсәң дә, «Чатыр тау» бренды авторы бит! Гафу итегез, монысы – киңәш буларак.

Сүз уңаеннан, фестиваль республика грантына, шулай ук, район һәм «Татнефть» ярдәме белән үткәрелә. Гомуми бюджеты – 900 000 тирәсе.

Көн бик кызу иде. «Кузгалыйк», – диде Марсель Галиев, чәй эчкәч. Машинабыз Марсель аганың авылына – Балтачка юл алды.

Башта авыл зиратына тукталдык. Марсель ага әти-әнисенең каберләренең каралганлыгы күренеп тора, Марсель ага, үрелеп, үләннәрдән чистартты. Авылга юл тоттык. «Элеккеге салам түбәле авылны сагынам. Хәзер бөтен йортларны сайдинг белән тышлап бетергәннәр», – дип зарланып алды юлда. Авыл тыкрыгы аша узып, чишмә буена төштек. Заманында нефтьчеләр ясап куйган икән аны. Чишмә буенда утырып хәл алгач, авыл урамы буйлап уздык. Марсель абый үз йорты булган урынга тукталып тормады – анда башка кешеләр яши. «Әнә, әни чишмә суына йөри торган тыкрык», – дип төртеп күрсәтте. Шагыйрьнең «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җыры шушы тыкрыктан кайтып килгән ананы сагынып язылган.

«Азнакай, яши-яши, сезгә якынаямы, ерагаямы?» – дип сорыйм Шагыйрьдән. «Анда дуслар да калмады инде», – ди ул.

Ә мин авылга керү юлында күзгә чалынган белдерү тактасы (стела) турында уйланып бардым. Анда шигырь юллары язылган иде. Җилдереп барган машина тәрәзәсеннән генә күреп калдым: Марсель Галиев шигыре түгел иде. Шушы авылдан чыккан үзешчән шагыйрьнеке иде булса кирәк. Андый стелаларның лимиты юк ләбаса – нишләп Марсель Галиевның да шигырь юллары тормый анда?

Юк, Азнакай районы үз халык шагыйрен зурлау белән артык мактана алмый, ахрысы. Безнең Татарстанның халык язучысы (шагыйре) исемен йөрткән 15 әдибебез бар. Ягъни, якынча алсак, Татарстандагы 45 районның өчтән беренә генә шундый бәхет тигән булып чыга. Ярый, халык шагыйре Равил Фәйзуллинның үз тырышлыгы да булгач, укыган мәктәбендә музей ачылуга иреште. Рабит Батулланың да туган ягында музее бар. Арча районы үз әдипләре турында мәгълүматны юл буена стелалар итеп куйган. Ә Азнакайда Марсель Галиевның бер почмагы да, стеласы да юк булып чыга. Хәер, районнан чыккан ике легендар артист – Нәҗибә Ихсанова белән Әзһәр Шакиров туган авылга керү юлында «Нәҗибә Ихсанова белән Әзһәр Шакиров авылына шушыннан керергә була» дип язылган зур стела да тора. Ә Марсель Галиев авылына керү юлы кайда?

Марсель Галиевның «Догалы еллар» китабыннан Чатыр тауга багышланган юллары күз алдыннан үтә. Алар күп. Кайберләрен китерәм. «...Ә Чатыр тау – башка... Идел-йортыбызның иң биек түбәсе саналса да, иңенә ятып еларлык яшел мендәр дә ул, рухыңа дәрт өстәрлек мәгърур биеклек тә ул, балачак иленә кайтара алган җил ияре дә ул. Чатыр тау сине, учына алып, күк гөмбәзенә чөя дә яңадан үз биеклегенә төшереп бастыра. Син шул мизгелдә бөтен уй-вөҗүдеңнән аерылып, Аллаһы катына якынаеп алганыңны, күзгә күренмәгән сәмави затның җил-канат белән башыңнан сыйпап алганын, һәм үзеңнең бер карышка олыгаеп киткәнеңне тоясың. Димәк, син бу тауның мәңгелек чишмәсеннән кәүсәр суы эчтең. Моннан соң инде, бер-бер эш кылыр алдыннан, яхшылыкмы, яманлыкмы бу, дип, икеләнгән күңелеңне Чатыр тау биеклегенә куеп кара, бөтен күзәнәкләреңә кадәр сыйпап искән самими җилен исеңә төшер; шул мәлдә син күләгәсез яктылык белән туганлашырсың.

Түбәсендә кылганнар йөгергән Чатыр тауга менеп, син Тарих хәтерен уятасың. Кара диңгез ярындагы Чатыр даг белән Урал бусагасындагы Чатыр тау – табигатьнең игезәкләре, иксез-чиксез киңлекләрне биләгән төрки-татар мәмләкәтенең тере маяклары...»

Менә шушы сүзләр белән белән дә кайтып китсен иде Чатыр тау җыенына җыелган меңәрләгән кеше. Бәлки, алар төрле елларда прологларга салынгандыр, күрмәгәч, әйтә алмыйм. Ә менә открытка итеп кунакларга таратсагыз, оештыручыларның тагын бер изге эше булыр иде. Оештыра беләсез – булдырдыгыз бит! Булган-булган – булсын инде, диюем…

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 июль 2023
    Исемсез
    Шәп булган һәм шәп язылган...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100