«Бу арада башка шактый гына йөк төште»: Рәфис Кәлимуллинга нинди сынаулар килгән?

Бу көннәрдә җырчы Рәфис Кәлимуллинның шактый моңсу сторислар урнаштырды. Артист хатынының хастаханәгә эләгүе, гомумән, тормышында ниндидер бер кара «полоса» башлануы хакында сөйләде. Нинди күңелсезлекләргә очрады икән дип, «Интертат», шалтыратып, артистның хәлләрен белешергә булды.
Кара «полоса» дип юкка гына сөйләмәдем. Чыннан да, бу арада башка шактый гына йөк төште, – дип башлады Рәфис сүзен. – Казан концертларымны әйбәт кенә, аншлаг белән уздырып җибәргәннән соң, техник сәбәпләр аркасында, концертларым тукталды. Казан концертыннан соң бер концерт та куя алмадым, бик каты борчылдым.
Шуның өстенә тормыш иптәшем хатын-кыз авыруы белән хастаханәгә эләкте. Авыртуын баса торган дарулар белән генә тора. Инде 8 көн дәвалана, һаман чыгармадылар әле. Безнең икенче балабыз булмау да шушы проблемалар аркасында, дөресен әйткәндә.
Тормыш иптәшем өйдә булмагач, йорт эшләре, баланы мәктәпкә озату-каршы алу кебек мәшәкатьләр дә үз өстемә калды. Шуңа да бу чорны кара «полоса» дип атадым. Шундый чор. Аның артыннан җиңеллек килер, һичшисез, Аллаһы теләсә, – ди җырчы.
Әле Рәфис Кәлимуллин ерак сәфәргә кузгалырга да тора икән. Ул махсус операция зонасындагы егетләр янына барып кайтырга җыена. Аларга багышлап махсус җыр да әзерләгән.
Май бәйрәмнәрендә егетләребезгә гуманитар ярдәм илтәчәкбез. Махсус «Алга» (Рәфис Кәлимуллин көе, Гөлзилә Фәхретдинова сүзләре) дигән җыр да яздырдым. Хәзерге вакытта шушы җырга съемкалар ясау артыннан йөрибез.
Бөтен әйбер бюджетка килеп терәлә. Алай да, әкренләп җиңеп киләм. Халыктан тора инде барысы да. Халык безнең белән булса, артист үсә дә, алга таба да бара. Юк икән – акча пичәтли торган заводың булса да, берни эшли алмыйсың, – диде Рәфис.

Фото: © Рәфис Кәлимуллинның шәхси архивыннан