Бәла үзе генә йөрми: «Былтыр әнинең йорты янган иде, быел әтиемнеке янды»
18 апрель көнне Казанның Әмәт бистәсендә чыккан янгын 5 торак йортны көл иткән. Кызыл әтәч йорт-җирсез калдырганнар арасында Айрат Галишин гаиләсе дә бар. Әлеге куркыныч янгын турында безгә аның кызы Аделина Галишина сөйләде.

Бу 2 ел – минем гаиләм өчен сынау еллары булды. Узган җәй дә бәхетсезлек килгән иде безгә. Август аенда әниемнең Восточный бистәсендәге йортында янгын чыгып, аны яңадан торгызырга туры килгән иде. (Минем әти белән әнинең аерылышканнарына күп вакыт узды инде, икесенең дә үз гаиләләре бар.) Янгын бик кызу көнне башланды, өстәвенә, җил дә көчле иде, йортны тиз чолгап алды. Шулай булуга карамастан, әниләр яши торган йортның беренче катын булса да саклап кала алдылар. Беренче каттагы җиһазлар, техникага да зыян килмәде. Көзгә кадәр йортның түбәсен ябып, икенче катын яңадан төзеп бетерергә җитештек. Әлегә эчендә ремонт эшләре бара. Әниемнең гаиләсе бу авырлыкларны җиңеп чыга алды. Әлбәттә, битараф булмаган игелекле кешеләр ярдәме белән.
Инде менә көтмәгәндә-уйламаганда әтиемә бәла килде. Янгын аның бар мал-мөлкәтен көлгә әйләндерде, – ди Аделина.
Ул көнне Әмәт бистәсендә бер ташландык йорт белән бергә санаганда 6 хуҗалык яна. Аделина сөйләвенчә, янгын иң башта нәкъ менә шул ташландык йортта чыга. Җил дә янгын файдасына эшли: утны, корыган үләннәр буйлап, күз ачып йомганчы башка йортларга да илтеп җиткерә.
Телеграм-каналларда таралган видео:
Янгынның шул аскы яктагы ташландык йорттан башлануын гына беләбез. Кемдер: «Анда йортсыз кешеләр кереп куна иде», – ди. Алар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәндер, бәлки. Ул хуҗалыктан берничә үсмернең йөгереп чыгып баруын да күргәннәр. Кыскасы, кайсы дөрестер. Янгынның ничек, ни сәбәпле башланганын без әле белмибез. Төгәл генә мәгълүмат юк.
Бистә халкы сөйләвенчә, янгын сүндерүчеләр дә озаклаганнар. Башта ялгыш адрес буенча килгәннәр, соңыннан Универсиада проспекты буенча килеп туктаганнар. Чөнки урамның аскы ягыннан машина белән үтеп булмаган.
Янгын башланганда, әти чәчтарашханәдә булган. Хәбәр килү белән үк ул да, аның тормыш иптәше белән мин дә фаҗига булган урынга ашыктык. Әти бездән алданрак кайтып өлгергән иде. Мин килеп җиткәндә, йортыбыз дөрләп яна иде инде… – дип сөйли Аделина.

Фото: © Аделина Галишинаның шәхси архивыннан
Аделина сөйләвенчә, ут телләре башта аларның иске йортларына үрләгән. Аннан инде яши торган йортларына да «кул сузган».
Иске йортта бакчада эшли торган кораллар, кирәк-яраклар саклый торган идек. Әти кайтып җиткәндә, ул янып бетә язган инде. Әти шунда ук яңа өйгә йөгереп кергән. Кайбер кием-салымнарны җыярга өлгергән. Ә менә документларның берсен дә алып чыга алмаган. Чөнки бу вакытта янгын сүндерүчеләр килеп җитеп, гидрантларын суза башлаганнар. Әти, өебезгә зыян килмәс, янгынны сүндерергә өлгерерләр, дип уйлаган. Кызганыч, өметләре акланмады – агач йортны ут санаулы мизгелләр эчендә чолгап алды, – ди ул.
Телеграм-каналлардагы видеолар:
Өстәвенә, Галишиннар гаиләсенең куанычлы хәбәрләр көтеп, шатлыклы мәшәкатьләр белән йөргән көннәре булган. Аларның гаиләләре ишәергә тора.
Әтинең тормыш иптәше йөкле, тиздән аларның игезәк сабыйлары туачак. Шуңа да алар йортның бер бүлмәсен, тулысынча ремонт ясап, җиһазлап, бәбиләр кайтуга әзерләгәннәр иде. Балаларга дип алынган кием-салымнар, кирәк-яраклар да янып бетте. Бер генә әйберне дә чыгарырга җитешмәдек.
Янгын сүндерүчеләр ялкын белән озак көрәштеләр. Тик 5 йорт янып көл булгач кына туктата алдылар шул. Әти йортының стеналары гына басып калды. Ә күршеләрнең йорты урынында, гомумән, харәбәләр генә. Мичләре кенә тырпаеп тора, – ди Аделина.
Әлеге нигез – Галишиннарның әби-бабаларыннан калган, гомерле нигез.
Иске йортыбызда үзенең зур гаиләсе белән дәү әтием яшәгән, минем әтием һәм калган балалары шушы нигездә үскән. Соңрак дәү әтигә эшеннән фатир бирәләр дә, алар шәһәргә күченәләр, ә әлегә йорт – бакча йорты буларак хезмәт итә башлый.
Дөрес, гаилә коргач, әти кире шул йортка күченде. Берничә елдан, шушы нигездә яңа йорт салырга кирәк, дигән фикергә килде. Чөнки безнең гаиләбез зур. 12 яшьлек сеңлем белән мин әти йортында даими кунак булабыз. Менә хәзер тагын 2 бәби туарга тора. Әти йортны ипотека алып төзеде. Барлык түләүләрен дә әле былтыр гына түләп бетергән иде. Рәхәтләнеп яшисе иде дә бит. Менә шушы ике йортның икесеннән дә көл өеме генә торып калды… Әлеге нигез минем үзем өчен дә бик кадерле. Безнең балачак, җәйләребез гел шунда узды, – дип аңлатты Аделина.
Галишиннар һәм янгыннан зыян күргән башка гаиләләр, ярдәм сорап, хакимият органнарына мөрәҗәгать итмәкче булалар.
Безнең хуҗалык янгын куркынычы булган хуҗалык түгел иде. Электр үткәргечләре дә, башка җиһазларыбыз да төзек булды. Әти аларның барысын да шәхсән үзе карап, контрольдә тотты. Шуңа күрә барыбыз бергә җыелып, мөрәҗәгать язмакчы булабыз. Янгын безнең хуҗалыктан түгел, кеше яшәми торган ташландык йорттан чыкты.
Район хакимиятенә зур рәхмәт, әлбәттә. Фаҗига урынына шунда ук килеп җиттеләр. Зыян күрүчеләргә яшәп тору урыннары бирделәр. Ләкин бу – вакытлыча гына шул.
Минем әти әлегә дәү әнигә күченде. Аның тормыш иптәшен, кан басымы күтәрелеп, хастаханәгә алып киттеләр. Бәбиләрен иртәрәк табу куркынычы да бар. Шуңа ул әлегә хастаханәдә калачак.
Безнең алда исә гомер иткән нигезебезне ничек тә яңадан торгызу бурычы тора, – диде Аделина.
Галишиннар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүче игелекле кешеләр өчен:
2200700179887988 («Тинькофф» картасы номеры)
2202200597626090 («Сбербанк» картасы номеры)
Ярдәмне +79172515407 номеры аша да җибәрергә була («Сбербанк», «Тинькофф»)
Реквизитлар:
Валюта получаемого перевода: Российский рубль (RUB)
Получатель: ГАЛИШИН АЙРАТ ТАГИРОВИЧ
Номер счёта: 40817810862005768325
Банк получателя: отделение «Банк Татарстан» №8610 ПАО «Сбербанк»
БИК: 049205603
Корр. счёт: 30101810600000000603
ИНН: 7707083893
КПП: 165502001
ОКПО: 09265993
ОГРН: 1027700132195
SWIFT-код: SABRRUMMNA1
Почтовый адрес банка: 420012, КАЗАНЬ, УЛ. БУТЛЕРОВА, 44
Почтовый адрес доп.офиса: 420043, Г. КАЗАНЬ, УЛ. ВИШНЕВСКОГО, 57
Шунысын да искәртәбез, Татарстанда 14 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу чорда учак ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Моннан тыш, урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә яки балалар лагерьләрендә мангалларда, мичләрдә һәм янмый торган башка савытларда ашарга пешерергә ярамый. Бу чикләү рестораннар, кафе, барлар һәм башка җәмәгать туклануы объектларына кагылмый. Бу хакта «Татар-информ» язган иде.
Аделинаның әнисенә дә ярдәм комачау итмәс иде. Аның хуҗалыгын торгызу әле дә дәвам итә. Ярдәмне Елена ханымга +7 917 250-10-03( Сбербанк) номеры буенча җибәрергә була.

Фото: © «Казань на максималках» телеграм-каналы

Фото: © Аделина Галишинаның шәхси архивыннан