Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәби көтүче Алия Төхвәтуллина: «Бала тудыру йортына салырлар инде»

news_top_970_100
Бәби көтүче Алия Төхвәтуллина: «Бала тудыру йортына салырлар инде»
Фото: социаль челтәр

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар шушы көннәрдә әти-әни булырга әзерләнсә дә, әмма бәләкәч әлегә ашыкмый.

«Барыгызга да сәлам! Әлегә үзгәреш юк. Кичә табиб янында булдым, КТГ һәм УЗИ ясадылар, барысы да яхшы. Әмма иртәгә бала тудыру йортына салырлар инде, чөнки бала туарга тиешле срок узды. Бүген иртән Ришатны 2 атналык гастрольгә озаттым», – дип хәбәр итә булачак әни.

Шушы соңгы айда җырчының язылучылары 2 төркемгә бүленгән. Беренчесе, «сезнең малайдыр», икенчесе «сезнең кыз туардыр, алар шундый» дип язып торалар икән.

«Җаваплы атнада Алияне үзен генә калдырырга курыкмыйсызмы?» – дип сорау юллаган Ришатка бер язылучысы. «Әлбәттә, куркам», – дип җавап язган булачак әти.

Фото: © Алия Төхвәтуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100