«Әз генә калды» дип сизенә иде» – уникаль хәтерле пианист Марат Сираҗетдинов вафат
26 мартта виртуоз пианист, Татарстанның халык артисты Марат Сираҗетдинов 76 яшендә инсульт нәтиҗәсендә вафат булган. Гаиләсе, дуслары, хезмәттәшләре аны кичә җирләгәннәр. «Интертат» Марат Сираҗетдинов турында якты истәлекләрне туплады.

«Беркайчан үзе белән ноталар йөртмәде, хәтердән уйный иде»
Марат Сираҗетдиновның хәләл җефете, эстрада-джаз җырчысы, педагог Регина Сәйфи:
Марат турында бик күп сөйләп була. Ул – бик сәләтле музыкант, күренекле пианист. Татар мәдәнияте, композиторлар берлеге өчен бик күп эшләгән шәхес. Татар композиторларының фортепиано музыкасын бик яхшы уйнады.
Аның хәтере искиткеч иде. Төркиядә эшләгәндә, ул көн саен берәр сәгать классик программа уйнарга тиеш иде. Күз алдыгызга китерегез: беркайчан үзе белән ноталар йөртмәде, хәтердән уйный иде. Көн саен шөгыльләнеп утырырга да кирәкми иде аңа, чөнки программаны кыска вакыт эчендә өйрәнә иде. Мин консерваториядә укыганда да, аның турында легенда кебек сөйлиләр иде. Оркестр белән фортепиано концертларын ул 3 көндә өйрәнә торган булган.
Марат балачактан талантлы булган. Көйләрне тиз эләктереп алган, шундук яттан өйрәнгән. Маратның әтисе дә – зур музыкант, баянист булган. 2 ел эчендә музыка училищесын тәмамлаган кеше ул Марат. Мәскәү консерваториясенә бернинди танышлыксыз, сөйләшүләрсез, танылган педагог Алексей Насеткинга кергән. Ул чакта Мәскәүдә Растропович, исеме дөньякүләм билгеле башка музыкантлар да булган. Растроповичта концертта Наталия Гутманга да аккомпаниатор булган. Алар Маратны бик хөрмәт иткәннәр. Консерваториянең чәчәк аткан чагы булган ул. Аннары Нәҗип Җиһанов аны монда чакырып китергән. Уфада фатир тәкъдим итсәләр дә, Марат Казанда калган.

Фото: © Регина Сәйфинең шәхси архивыннан: Натан Рахлинда дирижерлык буенча дәрестә
Марат симфоник оркестрда уйнады, әйдәп баручы солист булды. Бөтен фортепиано музыкасын ул, башкаларга караганда, күбрәк уйнады. Сольный концерт уйнарга дисәләр, башкалар озак өйрәнсә, Маратка өйрәнергә, күп дигәндә, ай кирәк. Бик тиз хәтеренә сеңдерә. 1 атнадан уйнарга кирәк, дисәләр, ул 1 атнадан уйный. Нинди генә җыр яңгырамасын, кем композитор булуын да, хәзер шушы өлеше була, дип, бөтенесен дөрес әйтеп, җырлап җибәрә иде дә, барысы да туры килә иде. Мин һәрвакыт аңа гаҗәпләнә, соклана идем.

Фото: © Регина Сәйфинең шәхси архивыннан: Марат Сираҗетдинов тормыш иптәше Регина Сәйфи белән
Быел бергә яшәвебезгә 40 ел тулырга тиеш иде. Беренче хатыныннан Илгиз исемле улы бар. Мин – аның икенче хатыны. Мин Казанга филармониягә килгәч, Шамил Шәрифуллинда таныштык. Ярты елдан ул инде миңа тәкъдим ясады. Алмаз һәм Алан исемле улларыбыз туды. Бер оныгыбыз бар. Ә беренче улы Илгиздән Эмир исемле оныгы бар. Холкы буенча шат күңелле, шаян кеше иде Марат. Балаларны бик яратты. Алар кечкенә чакта кая гына йөртмәде ул аларны. Гаилә өчен янып торды. Балаларыбыз безнең эздән атламады, башка юнәлештә киттеләр.

Фото: © Регина Сәйфинең шәхси архивыннан
Маратның үлеме бик кинәт булды. «Тиздән, әз генә калды», – дип күңеле сизеп әйткән вакытлары булды инде аның. Соңгы елларда шикәре дә, кан басымы да күтәрелеп, сәламәтлеге какшый башлады. Күзе начар күрде, йөрәге авырту иде. Былтыр ноябрьдә инсульт булды, аннары февральдә бик каты хәле начарайды, тик аякка бастырдык. Ә үлгән көнне өйдә үзе генә калган иде. Ул көнне ашаттым, дарулар бирдем, уколлар ясадым. Соңгы көннәрдә кан басымы да әллә ни югары түгел иде аның. Мин эшкә киттем, оныгыбыз да чыгып киткән иде. Марат бәдрәфкә барган да, шуннан чыкканда, хәле начарайган аның. Тромб өзелгәнме, көзән җыерганмы инде... Оныгыбыз кайтып күргән аны. «Ашыгыч ярдәм» килгәндә, ул инде үлгән булган.

Фото: © Регина Сәйфинең шәхси архивыннан: Марат Сираҗетдинов гаиләсе белән
«Татар композиторлары музыкасын алга сөрүче ул»
Татарстан композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камал:
Чын мәгънәсендә патриот музыкант, татар композиторлары музыкасын алга сөрүче, пропагандист ул. Бик күп композиторларыбыз аңа багышлап зур әсәрләр иҗат итте. Рөстәм Яхин үзе пианист булуга карамастан, әсәрләрен Марат Сираҗетдиновка ышанып тапшырган, чөнки ул фортепиано концертларында гаять оста концертмейстер булган. Фасил Әхмәтов үзенең фортепиано концертын Марат Сираҗетдиновка багышлаган.
Миңа да бәхет елмайды: мин 2 тапкыр аның белән чыгыш ясадым, музыка училищесында, консерваториядә укыган вакытта да миңа аккомпаниатор булды ул.
Марат Сираҗетдинов өлкәнәйгән көннәрендә дә балалар белән эшләгән, концертмейстер булган.

Фото: © Регина Сәйфинең шәхси архивыннан: Марат Сираҗетдинов Илһам Шакиров белән
«Аның белән уйнавы үзе бер рәхәт иде»
Казан дәүләт консерваториясе профессоры, кларнетчы, Татарстанның халык артисты Альберт Гыйльфанов:
Без Марат Фәритович белән бик күп тавыш язмалары яздырдык. Аның белән бергә күп язмалар телевидениедә фонд язмаларында. Бик талантлы, бик оста пианист иде. Аның белән уйнавы үзе бер рәхәт иде. Кызганыч, без аны югалттык. Миңа җитмәячәк ул, гаилә дусты иде ул безнең. Мәскәү консерваториясен тәмамлап, яшь укытучы булып безгә консерваториягә килгәненнән бирле дус булдык.
Минем олы малай тугач та, кан кирәк иде. Минем кан да, иптәшемнеке дә җитмәгәч, ул минем малайга кан да бирде әле.
«Марат уникаль хәтергә ия иде»
Татарстанның халык артисты, Казанның 5 нче балалар сәнгать мәктәбе педагогы Лариса Маслова:
Без аның белән бергә эшләдек, еш кына миңа аккомпаниатор булды ул. Уникаль кеше иде, бик ягымлы, намуслы, тыйнак. Мин аның белән безнең консерватория каршында музыкаль мәктәп интернатында яшәдем. Хәтерлим әле: без балачакта, ул безне үз акчасына «Пионер» кинотеатрына кинога алып барды. Юмарт иде, гел сыйларга яратты.
Музыкант буларак уникаль шәхес. Мәскәү консерваториясендә профессор Насеткинда укыган кеше бит ул. Марат уникаль хәтергә ия иде. Филармониядә эшләгән чакта чакырып тордылар, көнгә өчәр концерт куйган чаклар булды. Төрле аудиторияләргә программалар алмашынып торды, ә без ноталарны алмый идек. Гадәттә, концертмейстерлар композиторлар язганны нотадан карап уйнап бит. Ә ул кайсы композиторның җырын алсаң да, яттан белә иде, нотасыз да искиткеч дөрес итеп уйный иде. Бу – бик сирәк күренеш.
Музыкант буларак концертларын хәтерлим мин аның. Музыка училищесында концертта Шопен сонаталарын уйный иде. Искиткеч музыкант, беркем турында начар сөйләмәде, ә үзенең көндәшләре бар иде, аның талантына көнләшеп караучылар булды. Үз таланты белән масаймады ул. Мәскәүдә дә яраталар иде аны, ләкин ул Казанга килергә уйлаган. Татар фортепиано музыкасы үсеше өчен зур өлеш керткән кеше ул. Яхин, Җиһанов, Еникеев кебек даһи композиторларның әсәрләрен иң яхшы итеп башкаручы иде.
«Интертат» редакциясе Марат Сираҗетдиновның гаиләсе, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын!
Марат Сираҗетдинов 1948 елда Уфада туа. 70 нче еллар башында ук ул Татарстанның иң танылган виртуоз пианистларының берсе булып таныла. Аның репертуарында – Фридерик Шопен, Роберт Шуман, Сергей Рахманинов, Сергей Прокофьев һәм дөньякүләм танылган башка легендар композиторларның әсәрләре.