Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авариядә һәлак булган Руслан турында: «Үзенә дип, өйне яңартты, үзе китеп тә барды...»

news_top_970_100
Авариядә һәлак булган Руслан турында: «Үзенә дип, өйне яңартты, үзе китеп тә барды...»
Алия Таҗетдинованың шәхси архивыннан. Егетнең фотосы әбисенең рөхсәте белән чыгарыла

29 март көнне Казанда Дәрвишләр бистәсендә җиңел машина поездга бәрелү нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булуын хәбәр иткән идек. Берсе юл һәлакәтендә үк үлә, икенчесе берничә көннән соң хастаханәдә вафат була. Икесе дә яшь кешеләр.

«Шевроле» автомобиле белән 26 яшьлек кыз идарә иткән. Ул, поезд килүен хәбәр иткән сигнал булуга карамастан, тимер юлга чыга һәм товар поезды белән бәрелешә. Ике пассажир һәлак була – 16 яшьлек егет һәм 26 яшьлек егет (соңгысы – хастаханәдә).

Авария мизгеле видеокамерага эләгә. Бу эш буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.

Фаҗига урынында ук һәлак булган егеткә нибары 16 яшь була. Ул – Руслан Шиһапов, Казан политехника көллияте һөнәри белем учреждениесе студенты була. Егет турында көллият укытучылары, аның кураторы сөйләде.

Руслан – тыныч, тәртип бозмый торган, конфликтларга керми торган егет иде. Ул волейбол, баскетбол белән шөгыльләнде. Бездә укыган вакытта үзенең мәктәбе өчен чыгыш ясаганын да беләм. Көллият данын яклап бик күп ярышларда чыгыш ясады. Дуслары күп булды, аны бөтенесе дә ярата, хөрмәт итә иде. Руслан алар өчен үзенә күрә бер авторитет та булды. Төркемендә ул лидер иде. Ул дусларына да, укытучыларына да һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торды, бервакытта да «юк» димәде. Начар гадәтләре дә юк иде аның, дәресләр калдырмады ул. Руслан 1 курста, эретеп ябыштыручы белгечлегенә укый иде. Безгә 9нчы сыйныфтан соң килде.

Аңа бит әле 16 яшь кенә иде. 13 июль көнне 17 тулган булыр иде... Руслан әбисе, бабасы белән яши иде. Без аның әбисе белән элемтәдә тордык. Русланны соңгы юлга озатырга да бардык, – дип сөйләде төркемнең кураторы Анастасия Дуплева.

Фото: © Алия Таҗетдинованың шәхси архивыннан

Көллиятнең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары Алия Таҗетдинова да Русланны бары җылы сүзләр белән искә алды.

Мин ул группада математика да укыттым, шуңа күрә алар белән тыгыз бәйләнештә торам. Көллияттә узган бөтен чараларны оештыручы буларак та Русланны еш күрә идем. Узган атнада гына көллиятебездә татар теле укытучысы Нәүрүз бәйрәме уздырды. Руслан чип-чиста, матур итеп татарча сөйләшә. Руслан үз төркеменең капитаны иде, бөтен конкурсларда катнашты, җырлап, тәкыялар үрде... Бик яхшы малай ул, без аның турыда бер генә начар сүз дә әйтә алмыйбыз. Бөтен чараларда да бик актив катнаша иде.

Русланның гаиләсенә ярдәм йөзеннән укытучылар коллективы белән матди ярдәм җыя башлаган идек. Моны балалар да ишетеп кушылдылар, ата-аналары да акча җибәрә башладылар. Җыелган матди ярдәмне гаиләсенә бирдек. Үзе яхшы булмаса, шулай ярдәм итәргә теләүчеләр күп булмас иде. Русланның җидесенә дә барып килербез дип торабыз. Әти-әнисе өчесенә дип, көллияткә студентларга, укытучыларга чәй эчәргә пироглар алып килгәннәр иде.

Руслан еш кына үзе дә әби-бабасын телгә алып, бабасына булышуы хакында сөйли иде. Әбисе оныгын бик юксына, әлбәттә. «Бөтен эшебезне ул эшли иде. Сантехниканы да үзе куя, бүлмәсенә ремонтны да үзе ясады», – дип сөйләде әбисе. Кич белән урамда йөргәндә дә әйткән вакытында кайта торган булган.

Миңа фаҗига турында шул көнне үк бер студентыбыз шалтыратып әйтте. Мин башта ышанмадым, ул түгелдер, дип уйладым. Безнең өчен дә бик авыр югалту бу, – диде ул.

Русланның әбисе Миңсылу апа белән дә элемтәгә кердек. Ул, оныгы турында сораша башлагач ук, елап җибәрде.

Алтын, алтын… алтын малай иде, – дип сүз башлады ул күз яшьләре аша. – Без бабай белән карт бит инде. Бөтен эшне белә иде ул. Карларны чистартып укуга китә иде. Яшелчә бакчасында да бөтенесен ул эшләде. Шимбә, якшәмбе көннәрендә бабасы белән икәү эшлиләр иде. Спорт белән дә актив шөгыльләнде ул. Әйтеп бетерерлек түгел... – дип, Миңсылу апа тын алырга туктап калды.

Әтисе белән әнисе аерылгач, Руслан әби-бабасы янында калган, кечкенәдән алар белән үскән. Егет әти-әнисе белән дә аралашып, күрешеп яшәгән.

Ул бит яшьтән безнең белән үсте. Әнисен дә, әтисен дә бик яратты. Аңа дип өй алган идек. Әле 7нче класста гына укый иде, шул иске өйне тышлап чыкты бит. Без әнисе белән аңа ярдәм итеп, астан тотып тордык. Барысын да үзе ясый иде. Үзенә дип, өйне яңартып та бетерде, үзе китеп тә барды...

Урамга да 2 сәгатькә генә чыга иде. Укудан кайткач, бераз эшли иде дә, «Әби, мин бераз гына йөреп керәм», – дия иде. Мин аңа 9да кайтырга куша идем. Ә ул көнне, шул сүздән соң, «Бераз соңга калсам, ачуланмыйсыңмы, әби?» – диде көлеп. «Элемтәдә бул. Телефоныңны сүндермә, алайса мин борчылам», – дип җибәрдем ул көнне. Кайтмагач, шалтыратырга тотындым, ә ул алмады да, кайтмады да... – диде дә, ачы кайгыга түзә алмыйча, Миңсылу апа кабат елап җибәрде.

Руслан Шиһаповның гаиләсе һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100