Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев тормышында тарихи вакыйга: «7-10 ел элек әйткән булсалар, ышанмас идем»

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев тормышында тарихи вакыйга: «7-10 ел элек әйткән булсалар, ышанмас идем»

Әнвәр Нургалиев беренче тапкыр татар эстрадасының мэтры Салават Фәтхетдинов белән уртак концерт куйган. Җырчы социаль челтәрләрдә әлеге чарадан хис-кичерешләре белән уртаклаша.

«Кичә минем өчен тагын бер тарихи концерт узды. Салават Зәкиевич белән бер сәхнәдә, «два в одном» җырладык та, көлештек тә. Бу – чыннан да минем өчен зур вакыйга. Мин 2000 елдан сәхнәдә, елына 200 концерт куябыз. Бер 7-10 ел элек «Фәтхетдинов белән бер сәхнәдә концерт куячаксың» дип әйтсәләр, ышанмас идем. Салават абый – минем өчен яшь чактан ук мэтр, үрнәк шәхес булды, булачак та», – дип яза һәм чараны оештыручыларга рәхмәт белдерә ул.

Тамашачы концертның бер тында узуын, 2 җырчыны да бик ошатып калулары турында язган.

«Красавцы! Якыннан бер күреп буламы инде үзегезне, юкмы? Читтә яшәгәч, концертка эләгеп булмый. Җәен концертлар юк», – дип уфтанучылары да бар.

Бер ханым исә Салават Фәтхетдиновка гаеп ташлаган. «Салават Зәкиевич хәзер районнарда концерт куя. Бюджетникларны көчләп билет алдыралар. Ә яшьрәк вакытта бер дә килми иде районнарга», – дип язып калдырган.

Аңа каршы төшеп: «1989 елдан бирле карыйм Салаватны. Бер елны да калдырмый килде безгә. Быел да алган идем билет, өйдә була алмадым. Нинди районда яшәвегезгә караптыр инде. Без Актаныштан», – дип җавап кайтаручылар да табылган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 май 2025
    Исемсез
    Салаватка җитәргә генә бик ерак шул
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100